|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2022 Дин
“Өч көн булса да тотып карармын инде”Халык арасында йөргәндә еш кына дип кардәшләремә болай дип мөрәҗәгать итәм: “Быел рамазанда ураза тотарга ниятлисезме? Шундый бөек айның әҗер-савапларыннан үзегезне мәхрүм итмәгез инде”... Һәм шундый җаваплар ишетәм: “Мин эшлим бит”, “Өч көн булса да тотып карармын инде”... Миңа мондый мөселманнар бик тә жәл, чөнки күземнең алдында җиде-сигез яшьлек балалар җәйге озын көннәрдә уразасын калдырмады. Илебездә шундый балалар үсеп килә, алтмыш-җитмеш яшьлекләр өчен алар зур үрнәк булып тора.
Бүген исә кулыма каләм алуымның төп сәбәбе: “Өмет” гәзитен укучы бөтен кардәшләремнең исенә тагын бер кат шул шәрәфле айның бәрәкәте хакында искә төшерәсем килә. Гафил булмыйк, олы саваплар чыганагын кулыбыздан ычкындырмыйк. Һәм уразаның тәүге өч көне генә авыр була. Чөнки электән ураза тотмаган кешеләрнең бу өч көндә тәнендәге шлаклар кузгала, авыру, ярым-йорты күзәнәкләр юкка чыга, яңа стволовый күзәнәкләр барлыкка килә. Тулы ай көннәрендә тотылган ураза чагында организм чистара, артык, агулы матдәләрдән азат була. Шуңа да сөекле пәйгамбәребез (с.г.с.) бу “ак көннәрдә” өч көн ураза тотуны өммәтенә тәкъдим иткән.
Рамазанда тәүләп ураза тотучылар әнә шул өч көндә авырлык кичерә, чөнки организм токсиннардан азат ителә. Һәм шул авырлыкны кичерүчеләр бөтен ай буенча ураза тотуны авыр гамәл итеп күрә. Менә шул “өч авыр көнне” җиңүчеләр соңыннан ураза тотуның җиңеллеген аңлый һәм бу гыйбадәтнең ләззәтен тою дәрәҗәсенә күтәрелә. Барлык мөселманнарга да Аллаһу Тәгалә бүләк итеп биргән рамазан аеның савапларына ирешү насыйп булсын, дип догалар кылам.
Хәлим Госманов.
Авыргазы районы.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|