|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2010 Җәмгыять
Мәскәү татарлары“Йөртә безне язмышлар” сәхифәсе укучыларыбыз арасында күп кызыксыну уятты. Сездән җылы эчтәлекле хатлар алдык, рәхмәт сүзләрен дә шактый ишеттек. Традициябезгә тугры калып, читтә яшәүче милләттәшләребез белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бүгенге героебыз - Искәндәр Галимов. Генерал-полковник дәрәҗәсендә булыр ул, гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Үзе турында кыска гына белешмә: 1973 елда Алабуга милиция мәктәбен тәмамлый. Аннары СССРның Эчке Эшләр Министрлыгы академиясендә белем ала. 1993-1998 елларда Татарстанның Эчке Эшләр Министры була. Россия Эчке Эшләр Министрлыгының икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенең җитәкче урынбасары вазыйфасын башкара. Соңрак Искәндәр Галимҗановичны МВДның төп матбугат үзәге башлыгы итеп билгелиләр. Россия Эчке Эшләр Министрлыгының җинаятьләрне эзләү департаменты башлыгы була. Юридик фәннәр кандидаты, самбо буенча спорт мастеры. Өйләнгән. Улы һәм өч оныгы бар. Язмыш мине Искәндәр Галимҗанович Галимов белән моннан 5-6 еллар элек очраштырган иде. Мәскәүнең татар зыялылары очрашуында уртача буйлы, түм-түгәрәк гәүдәле, гел елмаеп кына торган “абыйның” сиптереп татарча биегәнен күреп шаклар каткан идем ул чак! Шул кадәр гәүдә белән җырчы Виталий Агапов кына дөмбер-шатыр китереп биергә батырчылык итәдер дип уйлаган идем. Концертларында аның өчен дә куркып утырган чаклар булды. Хәле бетеп, башы әйләнеп, аяклары буталып егылмаса гына ярар иде дип. Һәм менә аннан да дәүрәк, кыюрак һәм җитезрәкне күрергә туры килде. Үзе шаян сүзле, галәмәт күп кызык-мызыклар белүче дә булып чыкты. Генерал-полковник Галимов икәнен белгәч, тагын бер кат аптырап калдым. Сак карашлы, кырысрак кыяфәтле, җитди һәм үтә дә эшлекле дип күз алдыма китергән идем мин аны. Бактың исә, җор телле, шаян сүзле, ачык күңелле, гап-гади татар “абыйсы” булып чыкты ул. Якыннары да аның хакында: “Дуслыкның кадерен белә торган һәм бик кешелекле”,- дип әйттеләр. Искәндәр Галимҗанович белән әңгәмәбез дә җиңел һәм ихлас килеп чыкты. Әйтелеп бетмәгән сүзләр дә булды анысы. Әңгәмәдәшем кайбер сорауларыма җавап бирми, елмаеп кына куйды. Тик күзләр яшерергә теләгән хисләрне дә, әйтәсе килгән сүзләрне дә, эчке дөньяны да ача да сала инде менә. Күңел көзгесе шул алар... - Туган яклардан аерылу авыр булгандыр? -Гаиләм өчен җиңел булгандыр дип уйламыйм. Шәхсән үземә килгәндә, иртәдән кичкә кадәр эштә булгач, хисләргә, сагыну-сагышларга вакыт калмый. Хезмәт урыны да андый түгел аның. Вакыт-вакыт ял көннәрсез эшләргә туры килә. Тәүлегенә 12-15 сәгать хезмәт урынында булу гадәти күренеш. Тә-әк, бу-баш сөйләде. Хәзер йөрәккә сүз бирик. Татарстанда якыннарым, туганнарым, хезмәттәшләрем һәм дусларым калды. Кадерле туган нигез... Бетте, бүтән сүз әйтмим. - Алайса, йөрәккә ишек шакудан файда юк? -Юк, бикләп куйдым. Олы йозакка. Анда газиз җирем, туган туфрагым, Татарстаным хакында бары якты хәтирәләр саклана. Калсын ул шулай. Җанны сүтәргә кирәкми. Хисләргә бирелү ир кешегә бик килешеп тә бетми торган эш. Горурлыгы да җитәрлек инде аның. - Хәтирәләр арасында төзәлмәгән яралар да бар, күрәсез... - Йозак эленгән. -Республикадан читтә яшәүче татарлар белән шактый очрашкан бар. Милләтнең кадерен туган яклардан чыгып киткәч кенә аңладык, диләр. Чит җирләрдә генә сагыну хисе барлыкка килгәнгә шулаймы? - Ниндидер бер тартылу, татарлыкның кадерен белү хисе күңелгә кереп оялый. Менә минем татарча җыр ишетүгә-йөрәк дәртләнеп тә китә, ярсып та куйган чаклары була, җанга җылылык та өсти. Күңел шунда ук әнкәй-әткәй йортына очып кайта. Эх, шул моңлы көйләрне, өздерә үзәкләрне, диләрме әле?!.. Мәскәүдә яшәүче татарларга килгәндә, монда без күп. Милләтне дөньяга таныткан шәхесләр бар. Ә нинди татар зыялылары! Медицина өлкәсе булсынмы, сәясәт, иҗатмы, эшмәкәрлекме, зур –зур уңышка ирешкән кешеләре белән халык горурлана ала. Безнекеләр кайда да югалмый ул! Күбесе белән аралашып яшибез, саф татарча сөйләшәбез, җырлыйбыз, биибез, тамашалар карыйбыз. Тыгыз элемтәләр урнаша, бердәмлек барлыкка килә. Мииләтнең кадерен белү шулдыр инде ул. - Эшегез турында да бераз сөйләшик әле. Гаять җаваплы хезмәт урынында Сез. Телевизорны кайчан кабызма, кайда кемне үтергәннәр, нәрсә урлаганнар...Бер тыныч көнебез юк. Искәндәр Галимҗанович, җинаятьләрнең барысы да ачыламы? Әллә инде, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, өстәлә бару күбрәкме? -Берничә мисал гына китереп үтим әле. Хәтерлисездер, Центробанк җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Козловны үтергәннәр иде.Җинаятьне башкаручылар да, “заказ” бирүче кеше дә кулга алынды. Чита шәһәрендәге Сбербанк бүлекләренең берсендә сакчыны үтереп, 38 млн.сум акчаны эләктереп качтылар. Гаеплеләрнең эзенә тиз төштек. Мәскәүдә 23 кешене үтергән җинаятьчел төркем кулга алынды. Черкиз базарында ясалма шартлаткычтан 11 кешенең гомере өзелгән иде. 46 сы зыян күрде ул чакта. Җинаять кылуда гаеплеләр ачыкланды. Саратов өлкәсенең прокуроры Евгений Григорьевны үтерүчеләрне таптык. Сөйли китсәң, җитәрлек инде. Шау-шу куптарганнарын гына санадым. Кайвакытларда, бер җинаятьне ачу өчен айлар гына түгел, еллар да үтә, меңәрләгән кешеләрдән сорау алына. - Беренче каналдан ФЭС (федераль эксперт хезмәте) сериалын күпләр яратып карыйдыр. Андагы милиция хезмәткәрләренең уздырмаган тикшерүләре, ачмаган җинаятьләре калмый. Нинди генә компьютер техникасы белән эш йөртмиләр. Әлбәттә, кино гына икәнен аңлыйбыз. Ә чынлыкта, яңа алымнар кулланыламы, гомумән, бармы алар? - Төп яңалык-мәгълүмати-телекоммуникация системасының кертелүе.Эчке эшләр идарәләренең барлык бүлекчәләрен махсус техника белән җайландыру бара. Участок инспекторларымы ул, оперхезмәткәрләрме –аларга кыска вакыт эчендә кызыксындырган мәгълүматны алу мөмкинлеге булачак. Бу инде җинаятьләрне кайнар эздән ачарга ярдәм итә. “Папилон” автоматизацияләнгән дактилоскопик мәгълүмат системасын кулланабыз. Ул җинаять булган урында калган эзләрне ачыклый. “Папилон” ярдәме белән үткәрелгән тикшерүләр меңәрләгән җинаятьне ачырга булышты. ДНК-анализын үткәрү өчен автоматлаштырылган лабораторияләр дә үз нәтиҗәсен бирә. Селәгәй, кан, чәч аша аның кемнеке булуы ачыклана. 62 регионда махсус лабораторияләр эшли. Алар тавышларны өйрәнә. Аеруча, террорисларны ачыклау, әзерләнә торган җинаятьне алдан белү өчен бу бик мөһим. - Хезмәтегез-җаваплы да, катлаулы да, тыгыз да. Иле дә бик зур шул аның. Уңышлар телибез. Искәндәр Галимҗанович юбилеегыз белән дә котлыйбыз Сезне! Йозакны гына ачтырып булмады. - Бу кадәр сөйләгәч, җитте инде. Рәхмәт, онытмавыгыз өчен димен.
Лилия ХӘМИДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|