|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2022 Шоу-бизнес
"Моннан да юләр сүз ишекәнем юк иде": Гөлназ Батталова үзен сатлыкҗан дип атаучыларга җавап бирдеВКонтактеда яңа пост урнаштырган Америкада яшәп иҗат итүче якташыбыз Гөлназ Батталованы бер язылучысы сатлыкҗан дип атаган. Ул җырчыга "Кызганыч, үзебезнең туган Татарстаныбызны саттыгыз" дип комментарий калдырган. Моңа җавап итеп Гөлназ "Моннан да юләр сүз ишекәнем юк иде. Татарстанның данын һәм мәдәниятен яклап күпме илләр гиздем, әле тагын күпме яклап гизәчәкмен. Бу очракта сатлыкҗан дип атау - минем турында түгел. Ә Америкага мин инде бик күптәннән күченеп киткән идем" дип язган. Бик күпләр җырчыны яклап комментарийлар калдырган. "Сез нәрсә инде, ник монда да сәясәтне китереп кыстырасыз. Гөлназ үз мәхәббәтен очратып гаилә корды. Бәхетле булсыннар" дип яза алар. Аңарчы "Матбугат.ру"да әле шушы айда гына Гөлназ Батталова кияүгә чыккан дип язган идек. Сөенче белән җырчы үзе уртаклашты. «Үземнең кәләш икәнлегемне сезгә күптән сөйлисем килгән иде. Ә хәзер мин — хатын. 11.03.2022», - дип бүлеште Гөлназ. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, кияү Алекс исемле. Ул - Америка егете. Фото: https://vk.com/gulnaz_battalova
--- |
Иң күп укылган
|