поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.03.2022 Шоу-бизнес

Раяз Фасыйхов: "Хатыным белән араны бозарга теләүчеләр бар"

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

– Раяз, син хатыныңнан уңдыңмы?
 
– Ир кешенең бәхете – хатын-кыздан, диләр. Кайбер кеше бәхетен тапканчы, берничә тапкыр өйләнеп карый. Ул яктан мин – бәхетле, өлешемә тигәнен тиз таптым. Люция белән очрашу минем өчен зур байлык булды. Кавышуыбызга быел 15 ел була. Ике балабыз үсеп килә, Аллаһка шөкер.
 
– Люция белән ничек таныштыгыз?
 
– Ул заманнарда көндез фольклор ансамблендә эшләсәм, кичләрен “Туган авылым”да җырлый идем. Ә Люция анда директор булып эшләгән. Бу хакта белмәдем, чөнки эшкә башка кеше кабул иткән иде. Люция мин җырлаганны залга чыгып тыңлап утыра иде. Күзләре бик моңсу иде аның. Бу нинди моңсу карашлы кеше икән, дип уйладым. Аннары танышып киттек. Аның көчле рухлы һәм горур булуы, үткенлеге ошады. Эчендә ниләр барын беләсем килде. Әнисе иртә вафат булган, үги ана белән үскән. Аның язмышы бик үзенчәлекле.
 
– Гаиләгездә кем “баш”?
 
– Безнең гаиләдә “баш” дигән нәрсә юк. Бөтен карарны да уртага салып, бергә кабул итәбез. Минем максат – гаиләнең матди ягын кайгырту, Люция өйне, балаларны карый.
 
– Кайбер артистлар кебек Люцияне үзең белән концертларга йөртү теләгең юкмы?
 
– Айлар, еллар буе бергә булган парларга сокланам, әмма Люциянең өй җылысын саклавын, балалар белән бергә булуын телим. Татарстандагы якын-тирә районнарга аны үзем белән алам, чөнки концертларда балалар да катнаша. Сүз уңаеннан, Люциянең тавышы бар, матур җырлый ул. Үзе җырламаган, күңелендә җыр-моң булмаган кеше минем кебек кешене сайламас иде.
 
– Социаль челтәрдә сезнең турында нәрсә генә язмыйлар...
 
– Ни генә булмасын, әмма гаиләгә кеше сүзе үтеп керергә тиеш түгел. Безнең эшне үзең беләсең, карап торганда гына кызык, рәхәт, җиңел кебек. Ләкин аның пычрак яклары күп. Көнләшү, ачу белән араларны бозырга теләүчеләр бар.
 
– Раяз, син еш гашыйк буласыңмы?
 
– Кызганыч, еш гашыйк булам. Яшь вакытта да сан артыннан йөрмәдем, андый гадәтем булмады. Бер кызга гашыйк булып, озак кына аның белән йөри идем. Мин гашыйк булган кеше бу турыда белми дә калырга мөмкин һәм аңа моны белергә кирәкмидер дә дип уйлыйм. Бәлки ул гашыйк булу да түгелдер, ошату гынадыр. Гашыйк булу шагыйрь һәм композиторлар өчен яхшыдыр, чөнки аларга иҗат итү өчен илһамланырга кирәк. Ә без – артистлар халыкка җиткерүче генә, официант ролен башкаручылар.
 
– Люция көнчеме?
 
– Көнләшә, әлбәттә. Янәшәдә гел матур кызлар, игътибар да күп, фанат кызлар да бар. Бераз хыяллана башласам, Люция мине шундук җиргә төшерә.
 
– Хыянәтне кичерә алыр идеңме? Гомумән, ир яки хатынның хыянәт итүенә ничек карыйсың?
 
– Хыянәт итеп карасын, аннары әйтермен. Дөресен генә әйткәндә, авыр халәттер ул, аны күрергә язмасын. Хатын-кызга йөрергә ярамый, ә ир-егеткә йөрсә дә ярый, диләр. Хәзер ничек кенә җавап бирсәм дә, йә хатын-кызлар алдында хайван булам, йә ир-егетләр аңламаячак. Һәр гаиләнең үз кагыйдәләре бардыр дип уйлыйм.
 
– Балаларың артист һөнәрен сайласа, ни диярсең?
 
– Берсен дә, җырчы бул, дип үгетләмим. Эстрада бер дә рәхәт өлкә түгел. Безнең максат – дөрес тәрбия һәм белем бирү. Венерада актриса талантын күрәм, Рамазаннан шәп программист чыгар иде.
 
– Аларга җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирәм дип уйлыйсыңмы?
 
– Бәлки әти игътибары бик җитеп тә бетмидер. Шулай да вакыт булган саен алар белән булырга тырышам. Кечкенә вакытында Венера әнисеннән кибеттә уенчык сорагач, Люция: “Әтиең кайткач алабыз, – дип җавап биргән. Шунда кызым: “Әни, кая соң ул әти? Әйдә, әтине алыштырабыз”, – дип әйткән булган. Элегрәк гастрольләрдән кайтып кергән булмады. Хәзер алай ук түгел инде.
 
– Өченче бала алып кайтырга теләмисезме?
 
– Люция, алып кайтыйк, ди. Кызыбыз да, улыбыз да бар, Аллаһка шөкер. Мин күп балалы гаиләләргә сокланам. Ләкин ике балабызны үстерергә, дөрес тәрбия бирергә иде, Аллаһ боерса.
 
– Раяз, күптән концерт куйганың юк. Кайчан тамашачыңны яңа программа белән сөендерәчәксең?
 
– Соңгы тапкыр 2020 елның мартында концерт куйган идем. Әти киткәннән соң күңел үсми. Шулай да бар көчемне җыеп концерт куярга телим. Әкренләп җырлар барлыйм. Аллаһка шөкер, үзем теләгән, хыялланган өлкәдә иҗат итәм. Бар яктан канәгатьмен. Кеше төшенкелеккә бирелгән бу заманда без халыкка аеруча кирәк вакыт дип саныйм. Безнең миссия – халыкка хезмәт итү, тамашачы күңелен җыр белән юату дип уйлыйм.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 29.03.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»