поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.03.2022 Мәдәният

«Илһамлы яшьлек» концерты Татарстанның төрле төбәкләрендә күрсәтелә

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең яшь, талантлы артистлары «Илһамлы яшьлек» концерт программалары белән мәркәзебезнең һәм Татарстанның төрле төбәкләрендә чыгыш ясыйлар.

Татарстанның халык артисты Вил Усманов җитәкләгән бу төркемдә талантлы җырчылар – Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов, халыкара конкурслар лауреатлары: Илгиз Шәйхразыев, Зәринә Хәсәншина, Илгиз Мөхетдинов, Илүсә Хуҗина, Алмас Хөсәенов, баянчы Ильяс Шәрипов эшли. Әле күптән түгел, 23 март көнне, алар Казан Федераль Университеты актлар залында чыгыш ясадылар. Мәшһүр җырчыларыбыз Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованың тормыш, иҗат юлларын искә алу булды ул. Сәхнә экранында аларның язмалары, фоторәсемнәре тәкъдим ителде.

Концертны «Пушкин картасы» кысасында Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты студентлары һәм биредә озак еллар эшләп киткән мөхтәрәм ветеран укытучылар тамаша кылды. Алар арасында күренекле мөгалимнәр, тел һәм музыка галимнәре: Р.А. Йосыпов, Р.Х. Сверигин, Р.А. Асылгәрәева, М.В. Галеев, М.Б. Җаббаров, Р.Ф. Халитов һәм башкалар бар иде. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ректоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ветеран укытучыларны сәхнәгә чакырып котлады һәм дәрәҗәле бүләкләр тапшырды. «Пушкин картасы» программасы нигезендә Россия күләмендә дә, бездә дә бик матур, эчтәлекле чаралар үткәрелеп килә. Бүгенгесе аеруча үзенчәлекле, без филармониягә түгел, филармония үзе безгә килде. Моның өчен безнең җитди сәбәпләребез дә бар.

Берничә ел дәвамында ковидка бәйле дистанцион форматта эшләдек, мондый очрашулар оештырып та булмады. Инде әлеге чикләүләр юкка чыгып бара кебек, алга таба бу авырулар кабатланмасын, элек ничек яшәгән булсак, шул рәвешчә яшәргә насыйп булсын иде. Без бу очрашуны күптән көттек. Шул форсаттан файдаланып, залда утыручы әле шушы араларда гына юбилейларын билгеләп үткән ветеран укытучыларыбызны сәхнәгә чакырып котлыйсыбыз килә», – диде ул. Озак еллар институтта ректор вазыйфасын алып барган күренекле тел галиме, профессор Рүзәл әфәнде Йосыпов сәхнәгә чыккач: «Минем монда хезмәт тәшләрем утыра, бик күп булмасалар да, алар бик кадерле, һәркайсы – йөзек кашы кебек кешеләр. Шулай ук бик күркәм егет-кызларыбызны да шундый матур очрашу белән тәбриклим», – диде ул. Шунда кырык елдан артык хезмәт куйган остаз Роза Асылгәрәева: «Укытучыга укучыларыннан бер җылы сүз җитә, бүтән бер әйбер кирәкми. Хәл белешеп торган студентларыма мин бик рәхмәтлемен, шул мине яшәтә, яшәртә, кеше булып калырга ярдәм итә, рәхмәт искә алуыгызга»,– дип сөйләде. Татарстанның халык артисты, укытучы Миңгол Галиевта хәтер яңартты:

– Кечкенә чагымда беренче укытучым Шәмсенур апа: “Үскәч, кем буласың?” – дигәч, «Укытучы булам!» – дип әйткән идем, Ходай Тәгалә мине укытучы итте. Аллага шөкер, сиксәнемне тутырдым. Безнең музыка факультеты беренчеләрдән булып ачылды, бик күп укучылар тәрбия, музыка белеме алып чыкты моннан. Чит илләрдә күп булдым, бер вакыйга бик истә калды. Болгариядә урамда джаз оркестры белән Рөстәм Яхин җырларын башкаргач, яныма бер гаилә килеп, сезне күрәсебез килде, диделәр. Алар мине түгел, татар моңын ишетеп килделәр, – диде һәм җырлап җибәрде. Күренекле шәхесләр Рәгъде Халитов та, Марсель Җаббаров та бу уку йортында булачак укытучыларда сәнгатебезгә мәхәббәт тәрбияләнүен әйттеләр, алга таба да шул матурлык дөньясында калыгыз, дигән изге теләкләрен юлладылар.

Гомерләрен педагоглыкка, фәнни эшкә багышлаган шундый олуг шәхесләрнең сәхнәдә чыгыш ясавы концертка ямь өстәде. Остазларның да, артистларның да чыгышларын укучы тамашачылар көчле алкышларга күмде. Мәдәни һәм милли белем учагыбызда булган шушы чара тамашачыларның күңеленә илһам өстәсә иде, дигән теләктә калды алар.

Чыганак


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»