|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.03.2022 Язмыш
Вәгъдә билгесе (Булган хәл)Ул урамнан үткән саен Нәсимә колачларын як-якка киң җәеп, яфраклары ямь биреп утыручы, инде тамырлары белән җиргә нык урнашкан, бернинди җил-бураннарга да бирешмәслек тирәккә карап китә. Әгәр дә бу урамнан шушы тирәкне алсалар, урамдагы йортларны, каралты-кураларны көчле җилләр бөтереп алып китәр төсле тоела аңа. Әйтерсең лә бу тирәк урамны табигатьнең барлык афәтләреннән саклаучы баһадир. Тирәк Нәсимәгә үзенең шушы матурлыгы, баһадирлыгы белән генә түгел, яшьлегендә йөрәк түренә кереп урнашкан иң беренче хисләре, иң изге сүзләр белән дә кадерле. Шул хисләрне, шул сүзләрне бервакытта да оныттырмаучы, сөйләнеп бетмичә калган серләрен сөйләүче булып та тоела аңа бу тирәк. Ул хисләр еллар узган саен кимеми, киресенчә, тирәк калынайган саен арта да, тирәк яшел күлмәген кигән саен яңара. Шушы тирәк яныннан үткәндә Нәсимә үзенең Рөстәме белән сөйләшә, аңа үзенең шатлыкларын әйтеп бирергә ашыга, борчуларын уртаклаша. Күпме тирән сулауларны ишеткән дә, күпме киңәш сорап ялварулы күз карашларын тойган бу тирәк!
Көн дә бер тапкыр шушы урамнан узмаса Нәсимәнең күңеле тыныч түгел. Тирәк яныннан үтмәгән көндә ул үзен ниндидер бер мөһим эше калган кебек хис итә, тынычлыгы югала, Рөстәменең үпкәле карашын тойган төсле була.
Бүген Нәсимә йокысыннан авыраеп торды. Әллә нинди куркыныч, ямьсез төшләр дә күрде, тик берсен дә хәтерли генә алмады. Авырткан җире дә юк үзенең, шулай да күңеле тыныч түгел. Йөрәк ниндидер күңелсезлек буласын сизгәндәй сулкылдап тибә. Нинди генә эшкә барып тотынса да, кулы ябышмый, әле кулыннан савыт-сабасы төшеп китә, әле эләгеп китеп берәр әйбер ава. Үзенең бу халәтен нәрсәгә юрарга да белмәде Нәсимә. Шулай берникадәр бер эшкә дә кулы бармыйча йөри торгач, ул үзе шикелле ялгыз гына яшәп яучы, балачактан бергә уйнап үскән дусты Хәмдиягә барып килергә булды. Хәмдия белән бер сөйләшеп утырсалар тынычланып китә торганнар иде.
Нәсимә кайчандыр аның Рөстәме яшәгән урамга килеп керде. Ул бер мәлгә, әллә ялгыш киләмме дигәндәй, аптырап калды. Урам бөтенләй ят тоелды аңа. Алай дисәң... Менә монысы Фәритләр йорты, монысы Зөлфияләр, әнә тегендәрәк Хәмдиянеке, тагын өч йорт узгач аның Рөстәме торган өй (хәзер инде анда бөтенләй башка кешеләр яши). Тик нәрсә булган соң бу урамга, нәрсә җитми, нигә шомлы монда? Шундый уйлар белән Нәсимә урам буйлап атлавын дәвам итте. Урамдагы үзгәрешне һаман аңламый, төшенә алмый иде әле ул. Рөстәмнәр йорты янына җитәрәк, Нәсимә башына күсәк белән суккандай туктап калды, аяклары атламас булды аның. Каршыда аның сердәш, чордаш тирәге, атып төшерелгән бөркет шикелле, тирә-якка ботакларын җәеп авып ята иде. Ә төбендә яңа пычкы эзе, йомычкалар.
Нәсимә бу күренештән тораташ кебек катып тора бирде. Шушы мизгел эчендә аның күз алдыннан Рөстәмнең болыннан кечкенә генә агач үсентесе алып кайтуы һәм шул агачны аларның икәү таң атканда утыртулары, чишмәдән учлары белән ташып су сибүләре, шушы үсентегә карап үзләренең матур, бәхетле тормышлары турында хыялланулары үтте. Колак төбендә Рөстәменең “безнең мәхәббәтебез дә шушы агач кебек үскәннән-үсә барыр, тормышыбыз да һәр яз саен ямьләнер, бу тирәк безнең вәгъдә билгесе” дигән сүзләре ишетелгәндәй булды. Рөстәм армиягә китәр алдыннан да шушы тирәк буенда очрашканнар иде алар, тирәкнең яфрак яра башлавын, үсеп китүен күреп чын күңелдән сөенгәннәр иде. Бу көнне Рөстәм, тирәкне җил сындырмасын дип, аның янына казык утыртып бәйләп куйды. Һәм шул вакытта әллә уйнап, әллә чынлап: “Син бу тирәкне сакла, Нәсимә. Сереңне башкаларга түгел, шушы тирәккә генә сөйлә. Армиядән кайткач мин дә аны тыңлармын. Юк, без аны синең белән икәү тыңларбыз”, — дигән иде Рөстәм. Шушы көннән башлап тирәк Нәсимәнең күңел юаткычына, сер сандыгына әверелде. Әллә Рөстәмен артык сагынып көткәнгә баштарак тирәк акрын үскән кебек тоелды Нәсимәгә. Ә инде Рөстәмнең гәүдәсен әфган җиреннән цинк табутта алып кайткач, әллә тирәк төбенә тамган тозлы күз яшьләре, әллә сөйгәне белән кавышырга өлгерми калган кызның йөрәгеннән чыккан пышылдаулар тәэсир итте — тирәк көн саен үсә, калыная башлады. Урамның күркенә әверелде ул. Тирәк Нәсимәгә көннән-көн кадерлерәк, якынрак була барды. Әфган җилләре тынып, шактый еллар узгач, үзен кияүгә сорап килгәндә дә киңәшкә шушы тирәге янына барды ул һәм аның яныннан гомерем буена Рөстәмемә тугры калам дип кайтты.
Вәгъдә билгесе булган тирәкне, Рөстәмнең бердәнбер истәлеген, Нәсимәнең иң кадерле юанычын, тәрәзәгә күләгә төшерә дип, кемнеңдер ерткыч куллары кисеп аударган. Тирәкнең инде шиңә башлаган яфракларының соңгы көчләрен җыеп шыбырдауларында Нәсимәгә вәгъдәсенә хыянәт итмәве өчен рәхмәт сүзләре дә ишетелгәндәй булды.
Наҗия ГЫЙМАДИЕВА, Казан |
Иң күп укылган
|