поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
28.03.2022 Дин

Рамазан аена керәбез: аның төп үзенчәлекләре

Тиздән Рамазан аена керәчәкбез. Ул – мөселман кешесе өчен бик фазыйләтле айларның берсе. Шул сәбәпле, аның кадерен белеп, аны тулысынча файдалану өчен, кайбер үзенчәлекләрен искә төшереп китү урынлы булыр.

Иң беренчесе, Рамазан аеның асылы – ураза тоту, ягъни иртәнге намаздан алып ахшам намазына кадәр ашау-эчүдән тыелып тору. Бу – тәне сәламәт, акылы төзек булган мөселманнарның Аллаһы каршындагы бурычлары. Моны Раббыбыз безгә Коръәндә әмер итте: «Ии, иман китерүчеләр! Сезгә кадәр булган өммәтләргә фарыз ителгән кебек, ураза тоту сезгә дә фарыз ителде. Бәлки сез тәкъва булырсыз» («Бәкара» сүрәсе, 183нче аять).
 
Ураза тоту ислам дине- нең бер нигезе дә булып тора, Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Ислам дине биш терәккә нигезләнә: «Аллаһыдан башка гыйбадәткә лаеклы илаһы юк һәм Мөхәммәд (с.г.с.) – Аның Илчесе» дип шаһәдәт бирү, намаз уку, зәкят түләү, хаҗ кылу, Рамазан аенда ураза тоту», – дигән (Бохари риваяте).
 
Шуңа да: «Тотсам да ярый, тотмасам да була», – дип, ураза тотуга җиңел карарга ярамый. Сау-сәламәт килеш ялкауланып, «ашамыйча тора алмыйм» дип, бер сәбәпсез ураза тотмау зур гөнаһлардан санала, һәм Аллаһы каршында булган бурычыңны үтәмәгән буласың. Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Рамазан аен каршы алып та, гөнаһларыннан пакьләнмәгән кеше хәсрәттә булыр», – дип әйткән (Бухари риваяте). Раббыбыз безгә биргән ризыкларның кадерен дә ураза тота башлагач кына беләсең. Әле шунысын да әйтергә кирәк: кем ай буе гөнаһлардан тыелып, Рамазан аен ураза тотып үткәрсә, аның бу айга кадәр булган гөнаһлары гафу ителәчәк.
 
Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Кем Рамазан аенда иман белән Аллаһы Тәгаләнең әҗерен өмет итеп ураза тотса, Аллаһ Тәгалә аның Рамазанга хәтле булган гөнаһларын кичерәчәк», – дип әйтеп калдырган (Бохари һәм Мөслим риваяте). Хата-кимчелекләребез күп бит, шушы бөек гыйбадәтне үтәп, рухи чисталыкка омтылыйк.
 
Әйе, Аллаһы Тәгалә булдыра алмаганны өстебезгә йөкләми. Әгәр дә авырып китсәк яки ерак сәфәргә чыксак, безгә ураза тотмаска рөхсәт ителә. «Уразаның көннәре санаулы. Әгәр инде берәрегез авырса яки сәфәрдә булса, елның башка көннәрендә уразасын тотып бетерергә тиеш була» («Бәкара» сүрәсе, 184нче аять). Шуңа да бу рөхсәтне без куллана алабыз.
 
Бу айның тагын бер үзенчәлеге шунда: ул – Коръән иңгән ай. «Рамазан аенда кешеләргә туры юлны күрсәтә һәм һидиятне ачык бәян кыла торган Коръән иңдерелде» («Бәкара» сүрәсе, 185нче аять). Шул сәбәпле, бу айда ураза тоту белән бергә, күп итеп Коръән уку хәерле сөннәт гамәл булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.с.) бу айда тулысынча Коръәнне укып чыга торган булган. Без дә Пәйгамбәребездән (с.г.с.) үрнәк алып, көчебездән килгән кадәр Коръәнне күбрәк укырга, Раббыбызның сүзләрен тулысынча укып чыгарга тырышырга тиешбез. Бу мөбарәк айда иң хәерле сүзләрне укып, күпме әҗер-савапка лаек булачакбыз. Пәйгамбәребезнең (с.г.с.): «Кем дә кем Коръән укый, аның бер хәрефенә – ун әҗер-савап.
 
Мин әйтмим Әлиф, Ләм, Мим бер хәреф дип. Әлиф – бер хәреф, Ләм – бер хәреф, Мим – бер хәреф», – дип әйткәнен истән чыгармыйк (Тирмизи риваяте).
 
Рамазан ае – юмартлык ае да. Ибн Габбас (Аллаһы аннан риза булсын) әйткән: «Пәйгамбәребез (с.г.с.) бик юмарт кеше иде, ә Рамазан аенда тагын да юмартрак кешегә әйләнә иде» (Боха- ри һәм Муслим риваяте). Әйе, бу айның аермасы тагын шунда: күбрәк сәдака бирү, ризык өләшү, ифтар мәҗлесләре ясау хәерле гамәлләрдән булып тора.
 
Чөнки ураза тотучыны ифтар кылдырсаң, ашатсаң, сиңа да ураза тоткан әҗерләр булачак. Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Кем ураза тотучыны ифтар (авыз ачтырса) кылдырса, аңа да ураза тотучының әҗере булачак һәмураза тотучының да әҗере бер дә кимемәс», – дигән сүзен онытмыйк (Тирмизи риваяте). Өйдәме яки кафедамы, ураза тотучы кардәшләребезне җыеп, ифтар мәҗлесләре ясарга, андый мөмкинчелек булмаса, хөрмәләр алып, мәчетләргә таратып чыгарга, алай да булмаса, ураза тотучы берничә кардәшкә су биреп булса да бу әҗерне эшләргә тырышырга кирәк. Мөселманның максаты – күбрәк игелек кылу, ә бу айда юмартлык күрсәтү тагын да хәерлерәк.
 
Раббыбыз безгә динебезнең асылын аңлау бәхете бирсә иде. Һәрберебезгә югарыда санап үтелгән аять-хәдисләр белән гамәл кылырга, ураза тотарга, Коръән укып, бу айны тулысынча игелектә үткәрү һәм юмарт булып, әҗер үлчәүләрен тутыру мөмкинлеге, тәүфыйк, калеб дөреслеге насыйп булсын.
Раил Фәйзрахманов.
Фото: http://dumrt.ru/
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 28.03.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»