поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
27.03.2022 Шоу-бизнес

Данир Сабиров: "Яшәүне бер яме юк. Яшисе килми! Үземә кул салу теләге көчле иде"

Данир Сабиров ВКонтакте челтәрендә моннан 5 ел элек булган бик авыр вакытларын искә алып язган. Җырчы ул вакытта бик көчле депрессиягә, апатиягә бирелгән булган, хәтта үз-үзенә кул салырга теләгән. Бу хакта Данир бик зур пост урнаштырып, болай дип яза:

«2017нче елда күңел төшенкелегенә бирелдем мин. Ул вакытта гел киләсе сезонда тамашачыны нәрсә белән шаккаттырырмын, тагы нәрсә уйлап табармын икән дип уйлана идем. Аеруча юмор авыррак бирелә. Тамашачыны чыгып көлдерү нәрсә инде ул диләр кайберәүләр. Беләсезме, көлдерүгә караганда елатуы җиңелрәк. Элек бит бөтен эшне үзем эшли идем: сценарий авторы да мин, режиссер да… Хәзер бар да җайланды, Аллаһка шөкер, иҗади командам бар. Үз өстеңә бар әйберне дә йөкләү — ул зур хата. Менә шул уйланулар, борчылулар мине депрессиягә китереп терәде дә. 30 яшем тулар алдыннан, юбилей тамашасына әзерләнгәндә…
 
Депрессиянең беренче көнен Миләүшә яхшы хәтерли. «1 гыйнвар, 2017нче ел. Икенче этаждан төшеп киләсең. Күзләрең тонык, йөзеңнең төсе юк. Бөтенләй башка кеше идең, әйтерсең дә сине алыштырганнар», — ди.
 
Ул вакытта депрессия дигән чир турында бөтенләй белми идек бит. «Ярар, тиз генә үтәр», — дип уйлаган якыннарым. Инде айга сузылгач, табибка бардык. «Д витамины кирәк, кояш кирәк сезгә», — диде табиб. Киттек 10 көнгә Доминиканага. Бер айдан соң Төркиягә бардык. Әмма минем кәеф үзгәрми. Кешегә күңелле, ә мин үземә урын таба алмыйм. Апатия! Бер нәрсә дә эшлисем килми.
 
Больницада ятып чыктым, системалар куйдылар, әмма анда да хәл яхшырган кебек булмады. «Ты там вообще в овоща превратился», — дип сөйли Миләүшә.
 
Психологларга йөри башладык. Алар берничә һәм төрле булды, бер сеанс өчен хәтта 12 мен сум алдылар. Психологларга тоткан акчаларны кушсаң, ярты миллион тирәсе чыгадыр. Әмма алардан да миңа файда булмады.
 
Алып киттек Мәрьямне Мәскәүгә «Лучше всех» тапшыруына кастингка. Миләүшә инде мине һаман нәрсә белән булса да мәшгуль итмәкче, бәлки шуның файдасы тияр дигән кебек. Бардык, Мәрьям чыгыш ясады, тапшыруга эләгәме-юкмы икәнен ике көннән шалтыратып әйтербез диделәр.
 
Мәскәүдән кайткач, Миләүшә мине бер мари әбисенә өшкертергә алып китте. «Өегезгә кайтканчы сөйләшергә тиеш түгелсез», — ди. Ике әпә кебек бер сүз дә дәшми кайттык. Ә Миләүшәгә юл буе бертуктаусыз шалтыраталар, ул трубканы алмый. Мәскәү номеры, таныш түгел… Өйгә кайткач, Миләүшә электрон почтасын ачса, анда «Лучше всех» редакциясе хат язган: «Кызыгыз кастингны узды. Сезгә шалтыратабыз, ә сез трубкагызны алмыйсыз». Миләүшә сөенеченнән нәрсә эшләргә белми, ә мин инде, кәеф булмагач: «Иртә сөенәсен, хәзер әйтерләр 1-2 миллион түләргә кирәк дип», — дим.
 
Нәтиҗәдә, бар чыгымнарны да Беренче канал үз өстенә алды. Хәтта өйдән аэропортка кадәр такси өчен дә үз кесәбездән түләмәдек. Самолетка билетлар алдылар, кунакханәгә урнаштырдылар.
 
Бу — минем депрессиянең пик чоры. Идәнгә ятып, идәнне сугып, елап яткан чакларым. Ашау түгел, хәтта дару да керми миңа. Дару кабам, шундук кире косып чыгарам. Яшәүне бер яме юк. Яшисе килми! Үземә кул салу теләге көчле иде.
 
Мәрьям, Миләүшә һәм мин киттек Мәскәүгә «Лучше всех»ка. Урнаштык кунакханәгә. Ә кунакханә 15нче катта. Миләүшә берүземне бүлмәдә калдырырга курка, чөнки тәрәзәдән ташлануым бар. Гомумән, ул вакытта мине берүземне бөтенләй калдырмый иделәр, кем дә булса артымнан ияреп йөри иде.
 
Кунакханәдә иртән хатын белән кызга иртәнге ашка беренче катка төшәргә кирәк. Ә мин төшмим, чөнки бер грамм да ризык ашамыйм. Ә алар мине берүземне бүлмәдә калдырмый иде…» - дип уртаклашкан Данир Сабиров.
Фото: Татар-информ

---
Матбугат.ру
№ --- | 27.03.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»