поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.03.2022 Язмыш

"10 ел буена баланы аякка бастырырга тырыша, табибтан табибка йөри"

Тормышта төрле хәлләр була. Күршем сөйләгән яшь хатын язмышы бүтәннәргә гыйбрәт булсын.

Лилия күп балалы гаиләдә үсте. Әтисе белән әнисе иртәннән кичкә кадәр эштә булдылар. Өч бала мәктәпкә үзләре бардылар, үзләре кайттылар. Кайтуларына өстәлдә әнисе калдырган язу булыр иде. Нинди йорт эшләрен эшләргә кирәклеген язган. Өчәүләп тиз-тиз йорт эшләрен эшләп алгач, дәрес әзерләделәр. Кызлар бик тырышып укыдылар, өчесе дә югары белем алдылар. Лилия, институтны тәмамлагач та, кияүгә чыкты. Туйдан соң яшьләр иренең әти-әнисе фатирына күчтеп яши башладылар. Лилия эшкә керде. Акрынлап тормыш көйләнде.

Ире – төзелештә шабашкаларга йөреп эшләде. Ялланып эшләүченең бер ягы бар: бер көн эшләсә, атна буе өйдә компьютерда уен уйнап, сыра эчеп утыруга сабышты. Лилия өчен бу хәл коточкыч булды, шул арада балага узды...

Лилия йөклелекне яхшы үткәрде, баланың да бар җире сәламәт, диделәр. 
 
Бала тудыру йортында мөдир белән алдан килешеп, акча түләп куйган иделәр, чөнки ул елларда яңа туган балаларның үлем очраклары күп булды. Тулгак тота башлагач, Лилияне бала тудыру йортына алып киттеләр. Тик сөйләшеп куйган табибның сменасы тәмамланган булып чыкты. 
 
Ашыга-ашыга уколлар кадап, тулгакны көчәйтмәкче булдылар, барып чыкмады. Аннары ярып алырга карар кылдылар. Баланы ярып алгач, сабыйны көзән җыера башлый, шунда ук аны реанимациягә алып китәләр.
 
Сабыйны республика шифаханәсенә күчерделәр, шунда балада церебраль паралич булуы ачыкланды. Әти кеше авыру баланы ташлап качты, алименты да бик аз.
 
Лилия ун ел буена баланы аякка бастырырга тырыша, табибтан табибка йөри.  Өйдән иртән баланы күтәреп чыгып китә, кичкә кайтып егыла. Сылау, төрле гимнастика, энә кадау... Кыскасы, нинди төрле дәвалау бар, шуларның барысын да үттеләр. Кая гына алып бармый, хәтта әти-әнисе булышлыгы белән Кытайга барып, ярты ел дәвалыйлар. Бернинди дә алга китеш юк. Улы сөйләшми дә, йөрми дә. Лилия Мәскәүдә авыру балалар өчен махсус интернат барлыгын белешеп, шунда да бара. Тырышып-тырмашып, әллә никадәр каршылыклар үтеп, баланы интернатка урнаштырды. Үзе, ниһаять, эшкә урнашты. Бер бүлмәле фатирны арендага алып, ял көннәрендә баланы өйгә алып кайтып, бассейнга, атта йөртергә алып барды.
 
Тора-бара ипотекага студия-бүлмә сатып алды, инде дөнья жайланды дигәндә генә, баланың бер аягына тиз рәвештә операция ясарга кирәк була. Эштән китәргә мөмкинлеге булмагач, улы белән больницага ятырга баланың әтисенә мөрәҗәгать итте. Әтисе ризалашмады. Лилия гарьлегеннән әрнеп елый. Үз каны, гөнаһсыз сабый өчен шуны да эшли алмыймыни ул?! Рәхмәт яусын, әнисе киләм дип хәбәр бирде. Улы бәхетенә ярый алар исән-сау. Аллаһка шөкер, операция уңышлы чыкты. Тормыш өчен көрәш дәвам итә.
 
Фәния Шәрипова.
 
Фото: https://pixabay.com/
 

---
Шәһри Чаллы
№ --- | 27.03.2022
Шәһри Чаллы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»