|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.03.2022 Криминал
Илназ Галәвиев эше буенча 600 кеше зыян күрүче дип табылган
Казанның Идел буе районы суды 175нче гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиевнең сак астында булу вакытын озайтты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына судның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 21 мартта тикшерүчеләр аның изоляторда булу вакытын озайтуны сорады. Нәтиҗәдә, суд Галәвиевне тикшерү изоляторында калдырды, ул анда 11 майга кадәр утырачак.
Шунысын да искәртик: Илназ Галәвиевне үз акылында дип таптылар.
Узган елның 11 маенда ул Казан гимназиясенә бәреп керә һәм атыш оештыра – тугыз кеше һәлак була.
Үткән елның декабрендә Галәвиевкә хәлиткеч гаепләү белдерелде. Әлеге эш буенча 600 кеше зыян күрүче дип табылган.
--- |
Иң күп укылган
|