|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2022 Киңәш-табыш
Эшләп кеше үлми!"Сезгә әйтер сүзем бар, дусларым! Әйдәгез әле, шушындый авыр, кыйммәтчелек заманда бакчаларыбызны тик яткырмыйк! Моңарчы буш яткан бакчаларны, җир участокларын әйбәтләп эшкәртеп, яшелчәләр үстерик! Бәрәңгенең бүген бәясе 55 сум! 1 кг га 6-7 бәрәңге керә. Елдан-ел яхшы якка үзгәрми бит, күреп торабыз. Үзебез үстергән сыйфатлы ризыкны санамыйча, рәхәтләнеп авыз тутырып ашыйк әле. Сатып алган – сарымсак, ди бит халык мәкале дә. (Сарымсак гомергә кыйммәт булган).
Бакча эше, сүз дә юк, мәшәкатьле инде ул. Шулай булса да, хезмәтенә күрә хөрмәте. Белмәгәнне өйрәнергә төрле мөмкинлекләр бар хәзер, теләк кенә кирәк. Яхшы сортлы яшелчәләр мул уңыш бирә, кул эшен җиңеләйтер өчен төрле эш кораллары бар. Авылларда печән, шәһәр читләрендәге бакчаларда газон үстермик әле, җәмәгать. Үзебез күңел җылысын биреп үстергән ризыкларны балалар, оныклар рәхәтләнеп, курыкмыйча, шикләнмичә ашасыннар! Читтән, әллә кайлардан кайткан, кайда үскәнен, ничек сакланганын да белмәгән ризыкларга карап яшәмик!
Бәрәңге җирен дә арттырыйк, кишер, суган, чөгендерне дә санамыйча ашарлык, балаларга, туган-тумачага да өлеш чыгарырлык итеп үстерик.
Ә инде эшләп кеше үлми. Үз җаең белән, эшнең тәмен тоеп эшләү күптөрле авырулардан, эч пошулардан дәва бит ул.
Әйтәсе сүзем шушы иде, дусларым.
Сез минем белән килешәсезме? Кемдә нинди фикерләр?" - дип яза блогер-бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина.
Фото: архив
--- |
Иң күп укылган
|