поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.03.2022 Сәясәт

Бүген Рөстәм Миңнеханов өчен истәлекле көн

Март башында 65 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Рөстәм Нургали улы Миңнеханов өчен 25 март та истәлекле көн. 12 ел элек Р.Миңнеханов респуб­ликаның беренче җитәкчесе — президенты вазифасын башкаруга кереште.

арихка күз салыйк: 2010 елның 22 гыйнварында Минтимер Шәймиев Русия Федерациясенең ул чактагы Президенты Дмитрий Медведев белән шәхси очрашуы вакытында, 2010 елның 25 мартында вәка­ләтләре чоры тәмамланганнан соң, республика җитәкчесе урынына үз кандидатурасын карамау турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итте.
 
2010 елның 27 гыйнварында Д.Медведев “Русия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вә­каләтле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” федераль законның 18 нче, “Сәяси партияләр турында” федераль законның 26 нчы маддәләре нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каравына Татарстан Президенты вәкаләтләрен бирү өчен Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын кертте.
 
2010 елның 4 февралендә Рөстәм Миңнехановка Татарстан Президенты вәкаләтләрен бирү турында Русия Президенты тәкъдиме дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының сигезенче утырышында каралды. Республика Президенты урынына кандидатура Идел буе федераль округында Русия Президентының вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота тарафыннан тәкъдим ителде һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары аны бертавыштан хуплады.
 
2010 елның 25 мартында Казан шәһәренең С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты вазифасына керешү тантанасы булды. Татарстан Конституциясенең 93 нче маддәсе нигезендә Р.Миңнеханов халыкка, Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләренә тугрылыгы турында ант итте. Әлеге тантана мөһимлеген искә алып, телевидение һәм радио аша турыдан-туры трансляцияләнде.
 
Республика күләмендә эшләү дәверендә болай да тырыш Рөстәм Нургали улының эшлеклелек сыйфатлары киңрәк ачылып китә, абруе тагын да ныграк үсә. Боларның барысы да аны җитәкчелекнең бер баскычыннан икенчесенә күтәрү өчен нигез булып тора. Р.Миңнеханов дәүләт идарәсе ысулларын камилләштерүгә аерым игътибар бирә. Аның тарафыннан хөкү­мәтне камилләштерү, эш алымнарын яңарту буенча күп чаралар күрелә. Ул министрлыклар эшчәнлеген активлаштыруга, алар­ның инновацияләрне кабул итүгә әзерлекләрен арттыруга, республиканың муниципаль берәм­лекләре һәм икътисадый эшчәнлек субъектлары белән мөнәсәбәтләрне нәтиҗәлерәк урнаштыру өчен шартлар тудыру өчен зур көч куя.
 
Республикада идарә итүнең программа-максатчан ысулын концептуаль эшләү һәм аны кулланышка кертү, һичшиксез, Р.Миңнеханов казанышы булып тора. Татарстанда дәүләтнең берсеннән-берсе катлаулырак икътисади һәм социаль бурычларны этаплап хәл итәргә мөмкинлек бирә торган 70тән артык төрле үсеш программалары тормышка ашырылды, тагын берничәсе үтәлү алдында.
 
Рөстәм Нургали улының таләпчәнлек һәм үз дигәненә ирешү кебек сыйфатлары нәтиҗәсендә республикабызда “Сәламәтлек саклау”, “Һәркем сатып алырлык һәм уңайлы торак”, “Агросәнәгать комплексын үстерү” өс­тен­лекле илкүләм проектлары уңышлы үтәлә.
 
Иң истә калган вакыйгаларның берсе булган республика башкаласы Казанның 1000 еллыгын үткәрүгә Р.Миңнеханов шактый зур өлеш кертте. Нәтиҗәле җитәкчелек итү аркасында Казан шәһәрен комплекслы үстерү буенча максатчан программаларны билгеләнгән вакытларда тормышка ашырырга мөмкин булды. Р.Миңнеханов Казан шә­һә­ренең 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада башкаласы итеп сайлануы өчен дә күп көч куйды. Ул универсиада алдыннан Казан шәһәрендә төзелә торган барлык спорт корылмалары төзелешенә шәхсән җитәкчелек итте.
 
Р.Миңнеханов сәнәгать сәясәтендә тормышка ашы­рыла торган төп прин­цип — икътисадта инновация активлыгын үстерүне тәэмин итү һәм аның югары технологияле секторларын, иң элек нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгатен, шулай ук машина төзелешен алдан үстерүне стимуллаштыру. Кабул ителгән курс нигезендә технопарклар һәм бизнес-инкубаторлар, сәнәгать-җитештерү зоналары челтәре формалаштырылды, югары технологияле җитештерү кла­с­терлары оештырылды.
 
Сәнәгать-җитештерү тибындагы “Алабуга” махсус икътисадый зонасы республикада инновация активлыгының яңа үзәге буларак үсте. Аны төзү турындагы карар Русия хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән иде. Р.Миң­неханов махсус икъ­тисадый зонаның күзәтү советы рәисе сыйфатында аның үсешен даими тикшерүдә тота.
 
Рөстәм Нургали улы Русиядә иң яхшы дип танылган “Электрон хөкү­мәт” проектын эшләү һәм гамәлгә кертүнең инициаторы булды. Бүген дәүләт хакимияте органнарында һәр җирдә электрон документлар әйләнеше кертелгән; барлык министрлыклар, ведомстволар, республиканың җирле үзидарә органнары эшчәнлеге чагылдырылган Татарстан хөкүмәте порталы оештырылды; анда Татарстан халкына һәм эш­мәкәрләренә электрон дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча актив рәвештә тулы бер комплекс үстерелә.
 
Татарстан Республикасы электрон хөкүмәте проектын тормышка ашыру республикада мәгълүмат коммуникацияләре технологияләре тармагын үстерү өчен җитди нигез салды. Русия хөкүмәте ярдәме белән Р.Миңнеханов республикада югары технологияләр өлкәсендә технопарк оештыру баш­лангычы белән чыкты.
 
Икътисадны административ җайга салу ысулы буларак республикада дәүләт заказы системасы да шактый мөһим үзгәрешләр кичерде. Дәүләт заказы буенча сатуның барлык күләмен электрон рәвештә үткәрүне тәэмин итү бурычы куелды. Татарстан электрон сәүдә мәйданчыгы сату-алу үткәрү өчен биш федераль электрон мәйданчык исә­бенә керде. Бу да республика җитәкчесенең шәхси казанышы булып тора.
 
Идарә итүнең барлык баскычларын эзлекле рәвештә үткән җитәкче буларак, Р.Миңнеханов икътисад өчен эшмәкәрләр инициативасының әһәмиятен яхшы аңлый. Аның җитәкчелегендә республика, кече эшмәкәрлеккә ярдәм программасын кабул итеп, кече бизнесны үстерүгә ныклы курс алды. Татарстанда микрокредитлау программасы буенча инвестиция — венчур фонды аша кече бизнес субъектларын финанслауның нәтиҗәле эшли торган системасы формалаштырылды. Икътисадның реаль секторындагы проектларны тормышка ашыра торган кече эшмәкәрлек субъектларын кредитлау программасы эшли. Татарстанның кече бизнес лизинг компаниясе оештырылды. Р.Миңнехановның республикада кече һәм урта бизнесны үстерүгә керткән өлеше федераль дәрәҗәдә дә бәяләнде — ул кече һәм урта эшмә­кәр­лекне үстерү буенча хөкүмәт комиссиясе әгъзасы булып тора. Яңа ел башында республикабыз җитәкчесенә тагын да җаваплырак бурыч йөкләнде — ул Русия төбәкләре баш­лыклары ассоциациясе рәисе итеп билгеләнде.
 
Р.Миңнеханов мәгарифне үстерүгә аеруча зур ярдәм күрсәтә. Аның инициативасы буенча республиканың барлык мәктәпләре компьютерлаштырылды һәм интернетның тиз эшли торган челтәренә тоташтырылды. Махсус әзерләнгән “Алгарыш” республика программасы кысаларында талантлы яшьләргә булышлык күрсәтелә. Һәр ел саен якынча 700 яшь укытучы, аспирант һәм бел­геч бу программа буенча белем ала. Ул шулай ук федераль университет төзү проектын тормышка ашыруга да күп көч куйды.
 
Татарстан республикасы җитәкчесе дәүләт хезмәткәрләре квалификациясен күтәрүгә аеруча зур игътибар бирә. Ул барлык республика министрлыклары җитәкчеләрен, Русия Федерациясе хөкү­мәте җитәкчеләрен Русия Федерациясе хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясендә, Сколково мәктәбендә, Сингапур, АКШ, Германия, Финляндия һәм Франциянең белем бирү оешмаларында укыту чараларының тулы комплексын тормышка ашыру инициаторы булды.
 
Үзе дә илнең атказанган спорт остасы исемен йөртүче Президентыбыз Татарстанда спортны үс­терүгә менә күп еллар инде төрле яклап ярдәм күр­сәтә. Бүгенге көндә республиканың һәр районы диярлек заманча спорт инфраструктурасы белән тәэмин ителгән. Сәламәтлек чаралары халыкның барлык категорияләре өчен дә файдалана алырлык дәрәҗәдә.
 
Милләтләр арасындагы татулыкны һәм халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту, җәмгыятьне рухи үстерү мәсьәләләре дә Рөстәм Миңнехановның игътибар үзәгендә. Менә күп еллар инде ул милли үзенчәлекне, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның традицияләрен һәм мә­дә­ниятләрен торгызу мәсьә­ләләрен хәл итүдә актив катнаша. Республикабыз җитәкчесе үзенең барлык тармаклар буенча талантлы шәхес булуын күптән раслады инде.
 
 

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 25.03.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»