поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.03.2022 Җәмгыять

Йолдыз Шәрапова: “Акча, дан кирәк булгандыр инде боларга” диючеләр дә булды...

Йолдыз Шәрапова исеме татар дөньясына яхшы таныш. Мин дә аның шигырьләрен укып үстем, хәзер балаларны шулар ярдәмендә тәрбиялим, ана телебезгә мәхәббәт уятам. 10 апрельдә 60 яшьлеген каршы алачак Йолдыз апа белән әңгәмә кордык.

– Йолдыз апа, исемегез дә, үзегез дә, шигырьләрегез дә кешеләргә яхшы таныш. Моның сере нидә дип уйлыйсыз?
– Мине гади халык үзе күтәрде. Аның сәбәбен төгәл генә әйтә дә алмыйм. Бәлки канатыбыз астына, дүрт улыбыз янына ятимә кызны сыендырудадыр. Безнең халык игелекне, яхшылык эшләгәнне ярата. Бала алгач, бик күпләр кызыксына башлады, гаиләбез турында тапшырулар төшерделәр. Кешеләр мине күргәч: “Әй, син шул бит әле ул! Кызың ничек?” – дип сорый. Үзеңнең дүрт балаңны уйлаган кеше юк. “Кызың үскәндер инде, име?” – дигән сораулар бетеп тә тормый. Менә безнең халык шундый, игелеккә, игелек кылучыларга тартыла.

– Сүз ирештерүчеләре дә булгандыр?
– Булды. “Акча, дан кирәк булгандыр инде боларга” дигән сүзләрне дә ишетергә туры килгәләде. Язучы халкы сүзгә кесәгә керми бит. “Алыгыз сез дә. Дөньяның соңгы ятимен алмадым бит. Тагын бар. Икене, өчне алыгыз. Ләкин аны өеңә генә түгел, җаныңа да кертә алырга кирәк, –” дип әйтә идем.
 
– Сез дә, ирегез дә кыз үстерергә бик теләгәнсез. Ә улларыгыз ничек кабул итте?
– Бик әйбәт, бик җылы! Беренче көннән үк бертуган сеңелкәшкә карата булган мөнәсәбәттә булдылар. Кайтуыбызны көтеп алып, машинадан төшүгә үк өйгә күтәреп алып кереп киттеләр. Әдилә дә балалар күп булгангадыр бәлки бик тиз ияләште. Кайтканда ук миңа әни диде. Улыбыз Газиз белән аралары ун гына көн. Бер сыйныфта укыдылар, игезәкләр кебек үстеләр.
 
– Сезнең балалар өчен чыгарылган 16 китабыгыз бар. Кайсысы аеруча кадерле?
– Мөгаен, беренчеседер. 1994 елда “Антенналы бәрәңге” дип аталып, зур тираж белән басылды. Бакчаларда балалар күтәреп киләләр иде... Ул китапка кем күбрәк сөенүен әйтүе дә кыен: әллә мин, әллә алар. Исемем дә таныш булмаган, Язучылар берлегенә кермәгән килеш, “Антенналы бәрәңге” “Ел китабы” бәйгесендә икенче урын алды.
 
– Балалар әдәбиятына кереп китүгә ана булу этәргеч ясадымы?
– Алар белән  үз балаларыбызны тәрбияләдем. Шул гына. Иҗатым шуңа корылган. Үзебезнекеләргә багышланган шигырьләр аша бүтән балаларның да күңеленә күркәм сыйфатлар орлыклары салынуы нык сөендерә. Ул шигырьләр берсе дә уйлап чыгарылмаган, барысы да тормыштан алынган.

– Әкиятләрегез дә бар бит әле. Ни өчен тезмә формада язарга булдыгыз? Шигърияттә үзегезне иркенрәк хис иткәнгәме?
– Үзеннән үзе шулай килеп чыга. Аны болай языйм әле дип утырмыйсың, бер җебен тотып алсаң, сүтелә дә сүтелә. Аннары рифмалар белән прозада да эшләп була бит. Әнә Абдулла Алишның әкиятләре шуңа корылган. Бер сүзне икенче җөмләдә охшаш яңгырашлы сүз көтеп торса, балаларга истә калдырырга җиңелрәк. Прозада иҗат итмим дисәм дә, күңел өчен генә язган чәчмә әкиятем белән бер нәни кыз, бәйгедә катнашып, икенче урынны яулаган.
 
– Быел тулысынча телебезгә багышланган “Тәмле сүзләр” исемле китабыгыз дөнья күрде. Бик актуаль темага алынгансыз.
– “Тәмле сүзләр” эченә еллар дәвамында җан әрнүе кушып сугарылган шигырьләр керде. Хәзерге вазгыятьнең чагылышы ул. Күршем дә шалтыратып рәхмәт әйтте әле. “Китапны укып көлдек тә, еладык та. Безнең оныклар да туган теллләрен белмиләр бит. Кызга, иртәгә үк балаларны безгә китерегез, татарча сөйләшергә өйрәтә башлыйбыз, дип әйттем. Бу безнең төп бурыч икән бит!” – диде. Китапның максаты шул иде. Аны укыган һәрбер дәү әни дәү әти  шушы фикердә булса, ничек әйбәт булыр иде!
 
– Бүген балалар өчен язучылар бик күренми. Бу хәл сезне борчыймы?
– Бик борчый. Әмма, Аллаһка шөкер, соңгы араларда үткәрелгән бәйгеләрдә күпмеседер табылды. Мин гел әйтә киләм: бала үстергән кешеләргә рәхәтләнеп үзләренә язарга, бер юлы ике көймәнең койрыгын тотарга мөмкин.
 
– Шушы юлны сайлаганыгызга үкенмисезме?
– Һич юк. Үземне зур язучы дип санамыйм. Романнар, повестьлар язмыйм. Әмма балалар әдәбияты юлыннан китеп, йөрәгем авазына колак салып, дөрес эшләгәнмен дип уйлыйм. Өстә хәл ителгән инде ул, әлбәттә. Биш бала үстерәсе булгангадыр бәлки.
Хәзер уйлап карыйм да: иҗатымның укучылар арасында киң таралуы шигырьләремә ана җанының бер кисәге салынудадыр, дигән нәтиҗәгә киләм. Бер генә әни дә баласына начарлык теләми бит. Башка аналарның да әйтер сүзләрен шигъри юлларга төреп җиткерә алганмындыр, күрәсең.

– Балалар өчен язу авыррак та әле...
– Килешәм, чөнки син балачактан шактый ерагайган, шуңа хисләрең, сүзләрең ихлас булмаска мөмкин. Ә балаларның тоемлавы көчле. Алар алдаганны яратмый.
 
Хезмәтемнең әҗерен һәрдаим күрәм. Кая барсам да, балалар да, әниләре дә, укытучылар да яныма килеп: “Йолдыз апа, сезнең шигырьләрне шулхәтле яратабыз! Шулар белән бәйгеләрдә катнашабыз. Рәхмәт иҗатыгыз өчен!” – диләр. Шул сүзләр барлык бүләкләрдән дә кыйммәтрәк.
Балалар әдәбиятына кереп китәргә “Сабантуй” газетасы да зур этәргеч биргәндер. Мәктәптә укыганда ук “Яшь ленинчы”да эшләргә хыялландым. Бик яратып озак еллар эшләдем анда.
 
– “Сабантуй”ны сагынасызмы?
– Сагынам, әмма ул мине сагынмый бугай. Хәзер заманалар үзгәрде инде, ул да үзгәрде. Мин Илдар, Шәүкәт, Роберт абыйлар белән эшли алганыма бик сөенәм. Алар бик ихлас иде.
 
– Ирегез Сирин абый белән әле яңа гына очраша башлаган пар шикелле. Хәтта яшьләрне дә көнләштерерлек! Аның сере нидә?
– Өйләнешкәнебезгә быел 32 ел була. 28 еллыкка “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаль дә бирделәр. Сиринне әле дә яратып яшим. Йоклаган чагында сулаганын да карап утыра алам. Ул балачактан, ялгыз үсүдән килгәндер, мөгаен. Мин бит әни һәм әби белән генә үскән кыз. Шунлыктан элек-электән кешеләргә тартылдым, кешеләрне яраттым. Теләсә кем белән уртак тел таба алам. Урамда бер белмәгән кешеләр белән танышып, нык дуслашып киткәннәре бар.

– Күп бала алып кайтуыгыз да үзегез генә үскәнлектәнме икән?
– Бары тик шуңа! Без үскән вакытта гаиләләрдә бишәр-алтышар бала иде. Ә мин берүзем. Урамда күрше балалары белән бергә уйныйсың, аннары алар тезелешеп кереп китә, мин исә ялгызым калам. Шундый авыр иде ул! Миңа кеше җитмәде.
 
– Әтиегезне гафу итә алдыгызмы?
– Мин иттем, балачагым – юк, чөнки ул әтисез үтте. Кешегә озак ачу саклап йөрергә ярамый бит, шуңа үзем кичердем. Шул ягы да бар: әтиле, түгәрәк гаиләдә генә үссәм, мин мин була алмас идем. Бер кулым әниемә тотынса, икенче кулым каләмгә таянды.
 
– Сезнең өчен әдәбият зур әйбер. Әтиле булыр өчен аннан ваз кичә алыр идегезме?
– Бу мөмкин әйбер түгел инде. Сүз дә юк, бала пар канат астында үсәргә тиеш. Авыр сорау бирдең... Юктыр... Үткәннәр үткәндә калсын, аңа әйләнеп кайтмыйк. Ничек бар – шулай кабул итәргә кирәк. Димәк, язмышыма шулай язылган булган.
 

Дания НӘГЫЙМ
Шәһри Казан
№ --- | 24.03.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»