поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.03.2022 Җәмгыять

Аның бөтен тормышы көрәш иде

Якташыбыз, классик көрәш буенча ике мәртәбә СССР, өч мәртәбә РСФСР чемпионы, СССР хәрби көчләренең XII җәйге спартакиадасы, Иван Поддубный истәлегенә уздырылган турнир, Болгария, ГДР, Финляндия, Швециядә уздырылган ярышлар җиңүчесе Наил ГӘРӘЕВнең тууына 22 мартта - 90 яшь, вафатына 4 апрельдә 6 ел тула.

Беренче санлы Куйбышев авиация заводы (хәзерге “Прогресс”) цехларының берсендә эшләүче яшь кенә слесарь Наил Гәрәев, классик көрәш сек¬циясенә егетләр кабул ите¬лүе турындагы белдерүне күрә дә шул ук көнне “Маяк” спорт комплексына йөгерә. Тренер Иван Халаджи аны баштан көрәштереп карый һәм егеттә табигый зирәклек тә, көч тә, тырышлык та булуын күреп ала.

Тренировкалар “Маяк” спорт комплексының икенче катында үткәрелә. Көрәшчеләр белән бергә штангистлар һәм боксерлар да, башка спортчылар да шөгыльләнә. Ләкин Наилне бу кысрыклык борчымый. Ул эшкә барганда да, кайтканда да йөгереп йөри, вакыты булганда цехта авыр әйберләр күтәреп күнегүләр ясый. Өстәмә тренировкалар һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә егет шәһәр һәм өлкә ярышларында катнаша башлый, ә 1953 елда классик көрәш чемпионатында кө¬рәшеп, 52 килограмм авырлык категориясендә җиңүгә ирешә.

Бер ай да үтмәгәндер, ул “Зенит” спорт җәмгыяте уздырган чемпионатта, Пензада уз¬дырылган зональ ярышларда беренчелекне яулый, тагын бер елдан Ижевскида уздырылган шундый ук ярышларда икенче урынга чыга.
 
Бу җиңү егеткә Ленинградта уздырылачак республикакүләм ярышларда катнашырга хокук бирә. Тик беренче урын булмагач, ул Ленинградка үз акчасына барырга тиеш була.
 
Үҗәтле Гали авылы егете чигенергә өйрәнмәгән. Акчасы булмаса да, гармуны бар бит! Егет Ижевски базарына чыгып тальянкасын сата һәм шул акча аңа багаж киштәсендә Ленинградка кадәр барып җитәргә мөмкинлек бирә. Ә Ленинград почтамтында слесарьны завод директоры Виктор Литвинов җибәргән акча көтә инде…
 
Нәтиҗәдә, 1954 елның 4 декабрендә “Волжская коммуна” газетасы: “Бөтенроссия көрәш бәйгесендә Куйбышев данын иң көчле спортчыларыбыз яклады. «Крылья Советов» спорт җәмгыятендә шөгыльләнүче Наил Гәрәев РСФСР чемпионы исемен яулап алды”, дигән хәбәр бастырып чыгара.
 
Шуннан соң егет СССР чемпионатында катнашу хокукын ала да инде. Яхшы гына әзерләнеп, ул Ригада узган шундый ярышларда да беренчелекне яулый. Куйбышевка Наил ал төстәге җиңүче майкасын киеп, күкрәгенә алтын медаль тагып, кулына I дәрәҗә Диплом тотып кайтып керә.
 
Гәрәев, көрәш белән әле өч ел гына шөгыльләнүенә карамастан, 1955 елда спорт мастеры исеменә лаек була, грек-рим көрәше чемпионатында икенче урынны яулап, көмеш медаль алып кайта, СССРның җыелма командасына кабул ителә, 1956 елда Мельбурнда уздырылган Олимпия уеннарына да бара ул. Ләкин анда көрәшми, запас¬та утыра. Шулай да, Олимпия уеннарында катнашкан беренче спортчы буларак, аның исеме өлкә тарихына язылып кала.
 
Гомер узган саен Наил Гә¬рәев катнашкан ярышлар саны арта гына бара. Ул җиде мәртәбә ил чемпионатларында катнашып, ике мәртәбә җиңү яулап кайта, өч мәртәбә РСФСР чемпионаты, СССР хәрби көчләренең XII җәйге спартакиадасы, Иван Поддубный истәлегенә уздырылган турнир, Болгария, ГДР, Финляндия, Швециядә уздырылган ярышлар җиңүчесе…
 
Наил үзен команда ярышларында да бик яхшы күрсәтә: башта РСФСР, соңрак Хәрби көчләр җыелма командасы белән бергә СССР беренчелеге өчен ярышларда катнашып, җиңүгә ирешә.
 
Наил Гәрәев үзе белгән алымнарны башкаларга да бик теләп күрсәтә, яшьләрне көрәшергә өйрәтә. Утыз бер яшендә ул көрәшче карьерасына нокта куя һәм профессиональ тренер булып эшли башлый. Моның өчен аңа Ленинградның физкультура техникумын, аннары Омскиның физкультура һәм спорт институтын тәмамларга туры килә. Шуннан соң 13 ел буе Идел буе хәрби округында иртән балаларны, кичен солдатларны көрәшергә өйрәтә ул. Нәтиҗәдә, Идел буе округы командасы 10 мәртәбә призер була, Наил Гәрәев тәрбияләгән Земков, Краснов, Арчибасов, Козин кебек көрәшчеләр дә җи¬ңү артыннан җиңү яулый. Го¬мумән, Гәрәев Халыкара дә¬рәҗәдәге 24 спорт мастерын тәрбияләп, келәмгә чыгара, моның өчен 143 диплом ала, ә 1971 елда аңа РСФСРның атказанган тренеры исеме бирелә.
 
Ә Самарада Сабан туе, Нәүрүз бәйрәмнәре уздырыла башлагач, Наил әфәнде бик теләп милләттәшләренең иҗ¬тимагый эшләрендә катнаша башлый, татар көрәше буенча хөкемдар булып китә.
 
60 яшендә лаеклы ялга чыккан Наил Мөхәммәтгәрәй улы туган авылы Галидә яшьләр һәм яшүсмерләр өчен көрәш секциясе оештырып җибәрә. Наил әфәнденең тәҗрибәсе һәм спорт өлкәсендәге танышлары яр¬дәмендә авыл клубында өлкә ярышлары үткәрелә, галилеләр башка районнар һәм авыллар егетләре белән көрәшә башлый. Спорт, сәламәт тормыш рәвеше егетләрнең көндәлек тормышына кереп сеңә. 1999 елда Гали авылында Наил Гәрәев исемендәге беренче көрәш бәйгесе үткәрелә. 
 
Наил абый Гәрәев соңгы елларында бик каты авырды. Башта яшь чагында алган күпсанлы җәрәхәтләре белән интекте, аннары көчле инсульт кичерде. Хатыны София апа, кызлары Эльмира һәм Нәфисә, кияүләре һәм оныклары аны соңгы мизгеленә кадәр кадерләп карадылар, вафат булгач, зурлап соңгы юлына озаттылар.
 
Ләкин бүген дә Похвистнево районының Подбельск, Яңа Мансур, Гали авыллары малайлары тренерлары Равил Карабанов, Рифкать Әһлиуллин һәм Хәйдәр Гәрәев җитәкчелегендә татар көрәше нечкәлекләренә өйрәнәләр, Сабантуйларында гына түгел, өлкә, район ярышларында да, «Надежды России» Бөтенроссия турнирында да катнашалар. Ә Наил абый вафат булгач, 2018 елның 13 апрелендә туган авылында аның истәлегенә стелла куелды, 2019 елда Самараның “Металлург” спорт комплексында грек-рим көрәше буенча XX төбәкара турнир узды. Унтугыз ел буе бу чара Наил әфәнде туган Похвистнево районында үткәрелеп килгән иде. Турнирда Тольятти, Сызран, Октябрьск шәһәрләреннән, Оренбург өл¬кә¬сеннән, Башкортостаннан кил¬гән көрәшчеләр, Похвистнево районы спортчылары – барлыгы 120 кеше катнашты. 
Менә шулай Наил Гәрә¬ев¬нең истәлеге саклана. Наил абыйның спорттагы уңышлары, тормышы әле күп буын малайлары өчен үрнәк булып хезмәт итәр.
 
 
 

Эльвира РӘФЫЙКОВА
Бердәмлек
№ --- | 24.03.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»