поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.03.2022 Фаҗига

«Баламны күз алдымда КамАЗ таптап үтерде»

Бала таптатып үтергән шоферга хөкем карары чыгардылар. Казанда Горький шоссесында 7 яшьлек малайны бәрдереп үтергән су ташучы машина шоферы колония-җирлеккә юл тотачак.

Һәлак булган баланың әти-әнисе татулашырга әзер булулары турында белдерүгә карамастан, суд җинаять эшен карауны дәвам итте һәм ахыр чиктә хөкем карары чыгарды.
 
"45 ел вакыт эчендә руль артында йөргәндә беркайчан да явызларча хокук бозганым булмады. Миңа хәзер 66 яшь. Мин чын күңелдән үкенәм һәм барыгыздан да гафу үтенәм”, - дип мөрәҗәгать итте судка гаепләнүче шофер Илдар Саттаров. Судның соңгы утырышында ул соңгы сүз белән чыгыш ясады.
 
Юл-транспорт һәлакәтендә гаепләнүчегә хөкем карары чыгарыр өчен судка берничә утырыш кирәк булды, карар кыска вакыт эчендә кабул ителде. Саттаров ике елын колония-җирлектә үткәрәчәк, ә прокурор әлеге җинаять өчен өч ел сораган иде. Моннан тыш Саттаровка тагын ике ел ярым руль артына утыру тыела.
 
Фаҗига узган елның ноябрендә Казанның Можайский һәм Горький шоссесы урамнары чатында булган иде: малай светофорның яшел утына җәяүлеләр юлын үтә, шул вакытта аны “КамАЗ” машинасы бәрдереп китә. Алынган җәрәхәтләрдән бала фаҗига урынында ук җан бирә.
 
Һәлакәт видеокүзәтү камераларына дә эләккән. Кадрларда "КамАЗ"ның уңга борылуы һәм бер секундтан җәяүлеләр юлындагы малайны бәрдереп китүе күренә. Барысы да баланың әнисе күз алдында килеп чыга. Ул бу вакытта улын мәктәпкә озатырга чыккан була.
 
Булган хәлдән соң Саттаровны тоткарлыйлар, ә февраль ахырында җинаять эше Казанның Киров район судына тапшырыла. Бу вакытта су ташучы ймашина йөртүче йорт арестында булган.
 
Фаҗига булганнан соң ярты ел үтте, әмма үлгән баланың әнисе Габделхар Сирукова барысын да бүгенгедәй хәтерли. Аның сүзләренә караганда, бу иртә салкын булган. Кече улы белән бергә әни кеше өлкән улын мәктәпкә озата чыккан. Малай юлга чыгар алдыннан Габделхар аңа капюшонын кидергән һәм алар саубуллашкан. Әмма ул җәяүле кичүдән читкә китәргә өлгермәгән, әнисе күз алдында "КаМАЗ" аның баласын бәрдереп киткән.
 
"Мин су ташучы машинаны күрдем. Ул, юлга борылганда, тизлеген киметмәде дә, ә бит алда җәяүле кичү булуын күрде. Мин “КаМАЗ”ның башта балама кабинасы белән орынуын, аннары баламның арткы тәгәрмәч астында калуын күрдем. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, улым юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белә иде", - дип сөйләгән иде алдагы утырышларның берсендә һәлак булган малайның әнисе.
 
Машина йөртүче малайны вакытында күреп, туктый алуына Габделхарның ире Илшат та ышана. Баланың "үле" зонага эләгүе ата-аналарга сафсата булып тоелды.
 
Әти-әни фикеренчә, шоферның фаҗигане булдырмый калу мөмкинлеге булган – ике якка да игътибарлы карау һәм вакытында тормозга басу да җиткән.
 
«Ул барысын да күрергә тиеш иде. Һәрхәлдә, ул җәяүлеләр кичүенә килеп җиткәнне алдан күрү мөмкинлеге булган. Икенче яктан да кешеләр бара, димәк, ул алар өстенә дә чак кына менмәгән бит», – диде һәлак булган малайның әтисе
 
Һәлак булган малайның әти-әнисе башта юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кеше өчен иң югары җәза бирүне сорасалар дә, суд тикшерүләре ахырында алар татулашырга булган.
 
Машина йөртүченең малайны вакытында күреп туктарга мөмкин булуында һәлак булган малайның әтисе дә ышана.
 
«Вөҗданың кайда? Хатының кайда? Хатын-кыз буларак ул мине аңларга тиеш. Минем баламнан, минем канымнан бернәрсә дә калмаган диярлек, тик ике аягы гына! Ә син тагын мәрхәмәт сорыйсыңмы?» – дип ярсыган иде алдагы утырышта һәлак булган малайның әнисе.
 
Әмма судья киңәшмә бүлмәсенә кереп киткәнче, ата-аналар мораль зыянны кайтару белән генә чикләнергә риза, дип белдерделәр. Саттаровка каршы биргән дәгъва суммасы ике миллион сум тәшкил иткән - гаепләнүче аларга түләргә әзер булганнан чирек өлеше.
 
"Мин күмәргә йөз мең сум бирдем, ашларын уздыру өчен - йөз мең. Мин бит пенсионер, менә кредит алдым. Мин ярдәм иттем, гафу үтендем, өйләренә бардым. Әлбәттә, мин бик нык борчылам, - дип сөйләде журналистларга Илдар Саттаров. Гаепләнүче белдерүенчә, һәлак булган баланың әти-әнисенә вәгьдә иткән акчаны ул инде түләгән.
 
"Дөнья буенча җыйдым ул акчаларны, кредит алдым, кемнәндер бурычка сорап тордым"... - дип ачыклык кертте гаепләнүче.
Алар адвокат белән хөкемгә шикаять бирерме, әлегә билгеле түгел, карар суд карарын өйрәнгәннән соң кабул ителәчәк.
Елена Саляхова
«Татар Информ»
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 24.03.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»