|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2022 Җәмгыять
Равил Фәйзуллинның дусты рәссам Әхсән Фәтхетдинов турында бастырган китап презентациясе булаРавил Фәйзуллин үзенең дусты рәссам, сынчы Әхсән Фәтхетдинов язган хатларны чирек гасыр буе туплап, китап итеп чыгарган, дип хәбәр иткән идек. Узган гасырның 70нче елларыннан башлап 2000нче елларга кадәр Әхсән әфәнде Равил абыйга даими хат язып торган икән. Равил Фәйзуллин иң беренче булып моның турында "Матбугат.ру" укучылары белән бүлеште. "Бу хатлар күп еллар ятты миндә. Бу зур хезмәт. Әлеге китапны булдыруга 3 елга якын гомеремне бирдем. Хәзер өстемнән зур йөк төшкән сыман хис итәм үземне", - дигән иде безгә Равил абый. 30 март көнне 14.00 сәгатьтә Казанның Декабристлар урамы, 2 йорт адресы буенча урнашкан "Татмедиа" бинасының 1нче катында әлеге китапның презентациясе узачак. Фойеда Әхсән Фәтхетдиновның эшләреннән күргәзмә оештырылып, концеренц-залда язмабызның әлеге ике герое мисалында язучылар-рәссамнар дуслыгы турында җылы әңгәмә булыр дип көтелә. Әлеге очрашуның күмәк оештыру эшләрен Татарстан китап нәшрияты, "Татмедиа" агентлыгы, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан Рәссамнар берлеге күтәргән. Әхсән Фәтхетдинов - Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты. Ул Түбән Кама шәһәрендә яшәгән. 2012 елда якты дөньядан киткән. Әйткәнебезчә, "Әхсән хатлары" китабының нигезен Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга язган хатлары тәшкил итә. Бу язмаларда үткән гасырның соңгы чирегендәге рухи яшәешебез, әдәбият-сәнгать дөньясындагы хәят һәм конкрет шәхесләр турында бәян ителә. Хаттан хатка күчә барган саен, рәссамның оста каләм иясе - философ-публицист икәнлегенә инанасың. Интернет заманында күләмле хатлар язышу, рәссам һәм шагыйрь арасындагы ихлас иҗади дуслык - яңа буын иҗатчылары өчен бик матур үрнәк. Әдәбиятыбыз тарихында әлегәчә очрамаган 30 табак күләмендәге бу уникаль эпистоляр хезмәт зыялы укучыларыбыз өчен, һичшиксез, Татарстан китап нәшриятыннан зур бүләк.
--- |
Иң күп укылган
|