|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2010 Экология
Радиация зарарсыз була аламы, яки Нигә безнең табынга нурланышка дучар булган ризыкларны кертергә җыеналар?“Росатом” дәүләт корпорациясе авыл хуҗалыгы продукциясен гамма-стерильләштерү буенча федераль программа оештырды. Һәм, ни хикмәт, Татарстан әлеге проектны тормышка ашыруда пилот төбәк буларак сайлап алынды. Чөнки моңа ТР Хөкүмәте белән ике арада имзаланган килешү нигез булып тора. Россиядә тиңе булмаган проектны моннан бер ел элек үк, узган елның көзендә тормышка ашыра башлаганнар. Тәҗрибә өчен Спас районының “Болгар-Арыш” предприятисе җирләре сайлап алынган. Раслауларынча, җәй коры килүгә дә карамастан, радиоактив изотопларның гамма-нурлары белән эшкәртелгән орлыклар уңышны 20 процентка күбрәк биргән икән. Хәзерге вакытта җыеп алынган бөртекләрне КФУның биология факультетында тикшерәләр.
Белгечләр, орлыкларны шушы рәвешле нурландыру кеше сәламәтлеге өчен зыянлы түгел, дип белдерә. Аннан соң гамма-нурландыру барышында орлык тарафыннан алынган стресс аңа чыныгырга мөмкинлек бирә, шуның бәрабәренә аның саклану вакыты да арта икән. Атомчыларыбыз алга таба гамма-нурларны яшелчә, балык ризыкларында сынап карарга җыена.
Татарстанда атом-төш коралына каршы көрәшүче җәмәгатьчелек, кеше сәламәтлегенә зур зыян янау сәбәпле, әлеге тәҗрибәне туктатуны таләп итә. Экологик куркынычсызлык һәм авыл хуҗалыгы продукциясен гамма-стерильләштерү темасына Казанда Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрү дә шуңа бәйле. Новосибирскидан килгән агроном-галим Анатолий Конев 20-40 процент өстәмә табыш белән килешми. Аның сүзләренә караганда, комбайн, төяп-бушату кебек җайланмалар аша үткәндә ашлыкның күп өлеше яраксызга чыга, гарипләнә. Ә бактерияләр үрчемәслек температура шартларында сакланган бөртекләрне нурландыру йогышлы авыруларны үрчетә генә. Нәтиҗәдә ашлык мутацияләнә.
– Югары ешлыклы ток белән суктырганда да орлыкның корткычларга каршы торучанлыгын арттырырга мөмкин. Новосибирскида бу уңайдан ирешкән уңышларыбыз да бар. Гамма-нурланыштан аермалы буларак, ток матдәдә сакланмыйча, аны үтәли уза, шулай итеп орлыкның авыруларга каршы тору үзенчәлеге арта, – ди себер галиме.
КФУның ботаника музее директоры, биолог Сергей Любарский исә 20 процентлык артымга аптырамый. Аның фикеренчә, бу – гадәти күренеш. Чөнки гамма-стерильләштерүме ул, свч-радиацияләштерүме, кайнар яисә салкын һава белән термик эшкәртүме – бу мөһим түгел, һәр очракта да орлыкка стресс ясала. Лаборатория шартларында мондый тәҗрибәгә “юлыккан” һәр орлык җавап реакциясе итеп 20 процентлык артым бирә. Әмма бу әле лаборатория кысаларыннан чыккан орлык бездәге гадәти агротехника ярдәмендә дә шундый ук уңыш бирә ала дигән сүз түгел, ди белгеч.
Әйе, алга киткән илләрдә гамма-нурландыру күптәннән кулланыла. Америкада, Япониядә, мәсәлән, ризык продуктларын шушы ысул ярдәмендә озак вакыт саклыйлар. Әмма ел саен Американың 22 процент халкы яман шеш авыруыннан дөнья куя. Онкология, йөрәк-кан тамырлары авырулары бу илләрдә беренче урында.
– Халыкны бутыйлар, зарарсыз радиация була ала, дип ышандырырга тырышалар, – ди медицина фәннәре докторы, невролог, генетик Нияз Әхмәров. – Радиация берничек тә зарарсыз була алмый. Бу мутациягә дә кагыла, нәтиҗәдә аның 99,9 проценты зарарлы булачак. Хәзерге вакытта радиация турында гына сөйлиләр, ә Татарстанда инде тупланган гомуми инфекция хакында әйтергә оныталар. Гербицид, пестицид куллану нәтиҗәсендә бездәге радиоактив фон табигый рәвештә дә зур үсеш алды. Моның яман шеш, лейкоз кебек авыруларга сәбәпче булганлыгы да күптән билгеле. Тикшерүләрне бездә генә түгел, чит илләрдә дә уздырдылар. Радиоактив орлыкларны әйләнешкә кертү иң беренче чиратта авыл халкына куркыныч тудыра. Аннан әкренләп кенә бу орлыклардан җитештерелгән ризыклар шәһәр табыннарына да эләгәчәк. Бу исә сәламәтлек саклау өлкәсенә өстәмә финанс таләп итеп, кеше гомеренең кыскаруына китерәчәк, – ди табиб.
Нияз Әхмәров сүзләреннән аңлашылганча, радиацияле орлыклар кешеләрнең сәламәтлегендә үзләрен берничә ел эчендә үк белгертәчәк. Барысыннан да бигрәк йөкле аналарның яралгыларына зыян киләчәк. Моннан тыш яшерен мутацияләнүне дә онытырга ярамый. Ул аз-азлап күзәнәкләрдә җыелып бара икән. Соңыннан ир яисә хатын-кыз гаилә корып, бала табарга теләсә, сабый гарип булып дөньяга килергә мөмкин.
Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|