поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.03.2022 Язмыш

Утыз елдан соң кавышу...(булган хәл)

Сәгыйдә апа шушы көннәрдә короновирустан вафат булды... Ә аның тормыш юлын сүтә башласаң, роман язарлык... Бик чибәр иде ул яшьлегендә. Билләрен каплап торырлык озын кара чәч, янып торган куе-коңгырт күзләр, алсу-түгәрәк бит...

Әмма шушы чибәрлегенә өстәп озын буй гына бирмәгән аңа Ходай. Кечкенә дә төш кенә дип әйтәләр аның кебекләр хакында. Шул кечкенә буе аркасында аның язмышы һич көтмәгән борылыш алды...
 
Озын буйлы, киң җилкәле, зәңгәр күзле Зариф белән алар заводта эшләгәндә танышты. Бик матур итеп, үзара хөрмәт итешеп, кадерләп очрашып йөрде яшьләр. Инде бер-берсен өзелеп сөйгән яр чәчләрне чәчкә бәйләү нияте белән яна башлады. Зариф кызны әти-әнисе белән таныштырырга дип авылларына алып кайтып китте.
 
Бер күрүдә ошатмады кызны Зарифның әнисе. Артык чибәр, артык сөйкемле, артык самими, артык әдәпле, артык кечкенә буйлы... артык!  дип фикер йөртте ул. “Бигрәк кечкенә буйлы! Көянтә белән су ташырга да ярамас мондый килен!” – дигән фикерне улына да сеңдерде. Үз дигәненә иреште ана кеше – аерды яшьләрне.
 
“Бер дигән” хатын тапты әнисе улы өчен! Бер елдан уллары туды. Әмма нигезе мәхәббәткә корылмаган гаилә ныклы була алмады – озакламый аерылыштылар. 
 
Сәгыйдә дә башкага кияүгә чыкты, ике бала үстерделәр. Аның гомере кискен сюжетка корылган бәян төсен алды – башта ире, соңрак бер юлы ике баласын җирләде Сәгыйдә. Ничек акылдан язмаган да, ничек яшәү өчен көч таба алган – анысын үзе генә беләдер. Әмма китабының ул битен япкач, Аллаһы Тәгалә аны яңадан яшьлек яры белән кавыштыра – утыз елдан соң Зариф белән Сәгыйдә кушылып бергә яши башлыйлар. Парлы озын гомер язган иде аларга. Туксанның аргы ягына чыккач кына авырып Зариф бакыйлыкка күчте. Инде Сәгыйдә апа тагын ялгыз калды. Дөрес, күрше-күлән, таныш-белеш, ерак туганнары аны ташламады – даими рәвештә хәл белеп, ярдәм итеп торды. Һәм менә шул дәвердә пандемия дигән дәһшәт дөньяга килеп кереп, үзизоляция чоры башланды. Беркемне фатирына кертмәде, беркем белән күрешмәде Сәгыйдә апа ике ел буена. Таныш-белеш белән телефон аша аралашты, ризыкны да фатир ишек төбенә генә куеп китә иде туганнары. Әмма Әҗәлетдин аны барыбер эзләп тапты. Инде дөньялар тынычланды, авырулар кимеде дигәндә, коронавирус йоктырып, Сәгыйдә апа да мәңгелек йортка күченде. 
 
Ике ел буена беркем белән күзгә-күз аралашмаган Сәгыйдә апа янына берничә көн элек кенә чит илдән кайткан оныгын ияртеп күршесе хәл белергә кергән булган...
 
Ландыш Тимерова
Фото: https://pixabay.com/
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 23.03.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»