|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2022 Җәмгыять
Ике пенсионерны үлемнән коткарган 14 яшьлек балага дәүләт бүләге биреләчәк14 мартта Башкортстанда Күгәрчен районының Морак авылында шәхси хуҗалыкта янгын чыккан. Биредә яшәүче ир белән хатын янгын сүндерүчеләр килгәнче эвакуацияләнә, зыян күрми. Аларның гомеренә бернәрсә дә янамый. Барысы да - биредәге мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы Арслан Шәфыйковның уяулык, кыюлык һәм тәвәккәллек күрсәтүе нәтиҗәсендә. Мунчада башланган янгынны ул беренче булып күрә. Бер минут та үтми, ул күршеләренә йөгерә һәм янгын чыгу турында хәбәр итә, шулай ук янгын сүндерүчеләрне чакырта, — дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
- Ул аяксыз калган 68 яшьлек иргә чыгарга ярдәм итә. Аның инвалид арбасын һәм култык таякларын да коткара. Аның 67 яшьлек хатынына да Арслан тәрәзә аша чыгарга ярдәм итә.
Янгын сүндерүчеләр 117 квадрат метр мәйданда утны сүндерделәр.
Арслан Шәфыйков дәүләт бүләгенә лаек булачак.
--- |
Иң күп укылган
|