поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.03.2022 Мәдәният

24 мартта Хәлил һәи Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була

Мәдәният хезмәткәрләре һәм Халыкара театр көннәре алдыннан, 24 март, 11:00 сәгатьтә, Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтов һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була.

Мемориаль такта К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының легендар артистлары яшәгән Жуковский урамындагы 9 йорт диварына куелачак. 

Исегезгә төшерәбез, сынчы Рөстәм Габбасовның әлеге проекты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы мемориаль такталар буенча комиссиясе тарафыннан сайлап алынды. 
 
Татар театрының йөзек кашлары Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар 50 елдан артык гомерләрен Кәрим Тинчурин театрына багышладылар. Алар Ясминә (Исламия Мәхмүтова) һәм Малик (Хәлил Мәхмүтов) («Кыр казлары артыннан»), Беатриче («Ике хуҗаның хезмәтчесе»), Койтым бикә һәм Күрән би («Итил суы ака торур»), Рәшидә («Ефәк баулы былбыл кош»), Шәмсекамәр («Шәмсекамәр»), Зәмзәмбану («Ташкыннар»), Ана («Әниемнең ак күлмәге») һәм башка күп кенә халык мәхәббәтен яулаган образлар тудырдылар. 
 
Мәшһүр гаилә династиясен бүгенгесе көндә театрда кызлары Лилә Мәхмүтова белән кияүләре Ренат Шәмсетдинов дәвам итә. Исламия Мәхмүтова язган һәм сәхнәләштергән «Күрәсем килгән иде» һәм «Син бит минем бергенәм» спектакльләре исә театрда зур уңыш белән бара. 
Мәхмүтова Исламия Һидиятулла кызы (01.12.1939 – 03.12.2019) ТАССРның Әлки районы Югары Әлки авылында туа. ТАССРның атказанган артисткасы (1973), ТАССРның халык артисткасы (1981), РСФСРның атказанган артисткасы (1987), «Тантана» театраль премия лауреаты (2011). Ул 1963 елда 19 яшендә Казанга килә һәм элеккеге Республика күчмә, бүгенге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый. Башта ул бутафор һәм техник хезмәтен, аннан икенче пландагы рольләр башкара. Соңыннан Исламия Мәхмүтова чын театр йолдызына әверелә. 
 
И.Мәхмүтова театрда 1963-2019 елларда эшли. 1991-1992 елларда исә театрның сәнгать җитәкчесе була. 55 ел иҗат дәверендә ул бихисап образлар тудыра. Режиссер буларак Данил Салиховның «Яшьлек хатам, йөрәк ярам», Наил Гаетбайның «Аты барның – дәрте бар», Илдар Юзеев белән Шакир Мәҗитовның «Резидәкәй», Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзек» әсәрләрен сәхнәләштерә. Бүген дә театр сәхнәсендә гөрләп барган «Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде» һәм «Син бит минем бергенәм» пьесаларын яза. Б.Брехтның «Кураж ана һәм аның балалары» әсәрен татарчага тәрҗемә итә, телефильмнарда катнаша. Шул ук вакытта татар җырларын оста башкаручы булып таныла. 
 
Мәхмүтов Хәлил Зәки улы (10.03.1939 – 28.09.2012) ТАССРның Мамадыш районы Катмыш авылында туа. ТАССРның атказанган артисты (1982), ТАССРның халык артисты (1989). 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Республика күчмә театрына (бүгенге К.Тинчурин исеммендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) эшкә чакырыла. Театрда ул Флориндо («Ике хуҗаның хезмәтчесе» К. Гольдони), Бенедикт («Юктан чыккан гауга» В. Шекспир) кебек классик рольләрне югары осталык белән башкара. Ул башкарган рольләр арасында Костя («Чит бала» В. Шкваркин), эшче-машинист Нил («Мещаннар» М. Горький) да бар. Нил роле өчен Х.Мәхмүтов Бөтенсоюз яшь актерлар смотрында диплом белән бүләкләнә, дип хәбәр итә К.Тинчурин театрының матбугат хезмәте.
 
 

---
Тинчурин театры
№ --- | 23.03.2022
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»