поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
22.03.2022 Җәмгыять

Бәрәңге – барлык халыкларның яраткан ризыгы

Бу хәл моннан күп еллар элек булды. Абыем Илгиз өйгә кайтып керде дә.
– Мәскәүдән зур кунак кайткан. Ярты сәгатьтән безгә дә керә. Берәр тәмле әйбер әзерләгәндә яхшы булыр иде дә бит!?, - диде. Йөзе аптырап калганлыгын күрсәтә.

Ярты сәгатьтә нәрсә әзерләп өлгәшәсең. Тавык суйдырып, токмачлы шулпа пешерер идең, вакыт аз. Шуңа күрә, булган мөмкинлектән генә тулысынча файдаланырга булдым.

Бик күп итеп бәрәңге алып кердем, юдым, чистарттым. Бер өлешен табага кыздырырга салдым, беразын мич төбенә кабыгы белән тәгәрәттем, тагын берничәсен бөтен килеш кәстрүлдә пешерергә куйдым.

Кунакны бәрәңге белән сыйларга җыенганымны белгәч, абыем авыз чите белән генә көлемсерәп куйды. Аның бөтен кыяфәте: бәрәңге, Мәскәү кунагына бәрәңге… дигән ирония белән тулы иде.

Менә ишектә Мәскәү кунагы да күренде. Кунак бик ягымлы, сөйкемле кеше булып чыкты. Аны хөрмәт белән зур корсаклы самавыр кайнап утырган өстәлгә чакырдык. Табында пешкән, кыздырылган һәм мич төбенә тәгәрәткән өч төрле бәрәңге пар чыгарып үзенә чакырып тора. Алар янына күпереп пешкән икмәк, авыл каймагы, катык, эремчек һәм куе сөтле мәтрүшкәле, карлыган яфраклы чәй, җиләк кайнатмасы (вареньесы )да куелды.

– Күптән мондый тәмле бәрәңге ашаганым юк иде,-дип кунак мактый -мактый сыйланды. Тәмле чәй һәм бәрәңге өчен кат-кат рәхмәт әйтте.

Бу вакыйганы без 8 Март көннәрендә көлә-көлә искә төшердек.

Әмма көлке артында зур хакыйкать ята.

Бәрәңге – барлык халыкларның яраткан ризыгы. Ул безнең ашханәдәге иң демократик һәм универсаль ризык. Аңардан төрле аш, кайнар һәм салкын ризыклар әзерләргә, пешерергә, кыздырырга һәм бөтен килеш тәгәрәтергә, фаршларга, котлет, коймак һәм башка тәмле ризыклар әзерләргә мөмкин. Аны икенче икмәк, диләр. Ә бит бу яшелчәнең кызыклы тарихы бар.

Бәрәңгенең туган ягы Көньяк Америка. Аның кыргый төрләре әле дә очрый икән. Һиндлар бәрәңгенең җаны бар дип ышанып, хәтта аңа табынганнар.

БӘРӘҢГЕНЕ КЕМ АЧКАН?

Бәрәңге турында тәүге тапкыр испанлы Педро Чеза де Леоне тасвирлап яза. Льерена шәһәрендә аңа һәйкәл куелган.

Дөньядагы иң зур бәрәңгене – 11 кг 294 гр ливанлы Халил Семхат үстергән.

Русиядә бәрәңге тәүге тапкыр XVII гасыр азагында күренә һәм Петр Беренче исеме белән бәйләнгән. Император аны Ауропадан (Голландиядән) башка яңа ризыклар, көнкүреш әйберләре белән бергә алып кайта. Крәстиәннәр бәрәңгене патша боерыгы буенча чәчә башлый, әмма кадерен белмиләр һәм бәяләмиләр. Тәмсез дип уйлыйлар һәм шикләнеп карыйлар. Русиядә тәүдә бәрәңгене экзотик үсемлек дип исәпләгәннәр. Бары тик Николай I вакытында гына “бәрәңге революциясе” уңышка ирешә. Тәүдә ул аристократлар йортларында гына бирелгән.

1758 елда Петербург фәннәр академиясе “Җир алмаларын үстерү турында” мәкалә бастырып чыгара. 1767 елда Я.Е. Сиверс һәм 1770 елда А.Т.Болотов та шушы темага мәкаләләр яза.

Совет властеның тәүге елларында Коренев селекция станциясе төзелә. Арытаба ул бәрәңге хуҗалыгының Фәнни – тикшеренү институтына әйләнә. Бәрәңге хакындагы фәнне үстерүгә Ленинградтагы Бөтенсоюз үсемлекчелек институты галимнәре күп көч сала.

XIX гасыр азагына Русиядә 1, 5 млн гектар җиргә бәрәңге чәчелә. XX гасыр башына бу яшелчә илебездә “икенче икмәк”кә әйләнә – төп ризыкның берсе булып исәпләнә.

БӘРӘҢГЕНЕҢ ФАЙДАСЫ

Бәрәңгенең йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта.

Кабыгында пешерелгән бәрәңге калийга бай. Бу тәмле яшелчәнең агуларның, шул исәптән, алкогольле агуның көчен нейтральләштерүе, эчәкләр микрофлорасын яхшыртуы билгеле.

Яшь бәрәңгедә аскорбин кислотасы күп, В витамины төркеме бар. Ул иммунитетны ныгыта.

La Bonnotte сортлы бәрәңге иң югары бәялесе дип исәпләнә. Аны дөньяның иң кыйммәтле һәм затлы рестораннарында гына бирәләр. Бу бәрәңге бер генә җирдә Франциянең Нуармутье утравында гына чәчелә һәм ел саен 100 тонна үстерелә. Аның бер килограммы бәясе 700 долларга кадәр җитәргә мөмкин.

УФА ГАЛИМНӘРЕ УҢЫШЫ

Башкортостан галимнәре бәрәңгенең югары уңышлы, тәмле сортын чыгару өстендә эшли. Республиканың Аграр университеты берничә сортны иҗат итүгә 34 млн сумга 2025 елга кадәр грант алган.

Уфа галимнәренең максаты яңа сәламәт бәрәңге чыгару. Ул урындагы җирлеккә һәм климатка яраклашырга, вирусларга һәм корткычларга каршы тора алырга тиеш.

Тагын бер сорт өстендә эшлиләр. Аны галимнәр үзара “Үлемсез” дип атаган, ул колорада коңгызына бирешмәячәк, дип ышаналар, дип хәбәр иткән иде Башкортостан телевидениесе.

Нинди генә кунак килсә дә, безнең һәрчак табынга куярлык сыебыз бар. Ул икенче икмәк -бәрәңге. Бәрәңге булса, ач булмыйсың.

Язманы әзерләгәндә ачык мәгълүмат чаралары һәм фоторәсемнәре файдаланылды.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 22.03.2022
Piter.tatar печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»