|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2022 Җәмгыять
"Бер түбәтәйгә 3 атна китә": Казан егете Нурислам Сираҗиев укалап чигү чигәМондый гаҗәеп укалап чигелгән эшләрне музейда гына күргәнем булгандыр, мөгаен. Төсләре зәвык белән туры китерелгән, чын татар чигүле сөлгеләр, калфаклар, мендәр тышлары... Кул эшләнмәләренә бер соклансам, боларны чигүче — егет кеше, Казаннан Нурислам Сираҗиев икәнен белгәч, тагын бер кат гаҗәпләндем. — Нурислам, син тел белгече, чигү белән ничек кызыксына башладың?
— Укыган чакта төрле илләрдә булырга туры килде. Хәзерге көнгәчә сакланган чигелгән, тукылган әйберләрне күреп, хәйран кала идем. 1990 елларда бүрек тегүчеләрдән чын Казан кәләпүше ясарга өйрәндем. Аларны бизисем килде, шулай акрынлап чигү белән кызыксына башладым.
Беренче эшләнмәләрем — сәйлән белән чигелгән түбәтәйләр. Мәскәүдә эшләгән чакта төрек теле тәрҗемәчесе булырга туры килде. Төп эшемнән соң Мәскәү буйлап төрек, гарәп, фарсы, татар теле дәресе укыттым. Кризис чорында эш кимеп, буш вакыт барлыкка килгәч, тегү-чигү белән ныклап шөгыльләнергә булдым.
— Чигәргә кемнән өйрәндең?
— Тамбур (элмәле) чигүе милләтебездә киң таралган булганлыктан, шуны өйрәнәсем килде. Ләкин бу хакта мәгълүмат юк диярлек. Булганы да рус телендә. Ыргак сатып алып, берничә көн үзем ул төр чигүне үзләштердем. Гаиләбездә Кукмарада яшәүче туганыбыз, райондагы “Ак калфак” оешмасын җитәкләүче Зөмәра ападан башка берәү дә чикми.
— Хәзер бу һөнәргә социаль челтәрдә үзең өйрәтәсең бугай?
— Биш ел элек “ВКонтакте”да “Татар (каю, укалап) чигүе” дигән төркем оештырдым. Аны татарча алып барам. Киңәш-ярдәм сораганнарга җавап бирәм. Бергә рәсем-бизәк туплыйбыз, киңәшләшәбез, тәҗрибә, эшләребез белән уртаклашабыз.
— Чигү өстәмә керем чыганагымы?
— Чигү — минем өчен яраткан эш, ял, күңелгә тынычлык бирә торган шөгыль. Ниятем акча эшләү түгел, матур үрнәкләрне торгызу, тарату. Затлы тукыма сайлыйм, укалар белән чигәм, кул белән сырам, сүс җебе (җитен шпагат) кулланам. Бар эш кулдан башкарыла.
— Алай бик озактыр?
— Кулдан сырып, сүс җебе кертеп тегелгән, ука белән чигелгән түбәтәй ясар өчен 3 атна чамасы вакыт кирәк. Әйе, болай озак, аның каравы ул эксклюзив, берничә буынга җитә торган затлы әйбер була. Хәзер эшләнмәләрне синтетик материалдан машинада сырып ясыйлар, арзан Кытай үрнәкләре ябыштыралар да, кул эше дип тәкъдим итәләр. Зәвыкны аңлый торган кеше андый әйбер сайламый, әлбәттә.
— Ука белән чигелгән эшләнмәләр кыйммәтме?
— Ука (канитель) бик юка тимер чыбыктан көпшәсыман үрелеп эшләнә. Гадәттә, ул көмеш яки алтын. Укалы түбәтәй, калфак арзан түгел, әлбәттә, чөнки 5 грамм ука бәясе — 100-130 сум.
— Тагын ниләр белән кызыксынасың?
— Телләр, тарих белән кызыксынам. Соңгы елда үзлегемнән албан телен өйрәнәм. Ул телдә дә төрек, хәтта татар сүзләрен табуым зур ачыш булды. Табигатькә чыгарга, шифалы үләннәр җыярга, балык тотарга, сәяхәт итәргә яратам.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|