поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.03.2022 Әдәбият

Айсылу (АХЫРЫ)

Уку алдынгылары слеты бара. Сәхнәдә өстәл артында уку алдынгылары, укытучылар утырган. Алар укуның тормышта ни өчен кирәклеген аңлатып, мәктәптән нигезле белем алып чыгу өчен, ничек уку, кемнәргә тиңләшү, тормыш юлын дөрес итеп сайлау турында киңәшләр бирәләр.

Язманың башын биредә укырга мөмкин. 
 
Айсылу да өстәл артында утыра. Залдагы бөтен кеше дә аңа карап тора кебек. Әллә шуңа инде аның бит очлары кызарган. Икегә аерып үргән чәч толымнарына кадаган ак бантиклар аның йөзенә сафлык биреп торалар. Ул да, дружина советы рәисе буларак, бөтен дружина пионерлары исеменнән укучыларга киләчәк мәктәп тормышында уңышлар теләде, ә бүген үзләрен иң бәхетле итеп сизгән алдынгы укучыларны, белем дөньясының серләренә төшенү өчен, тагын да тырышыбрак укырга, үз белемнәрен арттыру өчен, мәктәп программасыннан тыш китаплар укырга өндәде. Айсылу чыгыш ясап, урынына кереп утыргач, иптәшләре аңа елмаеп баш кагып куйдылар. «Бигрәк тә яхшы килеп чыкты, Айсылу. Синең укытучы гына буласың калган инде», -дип, күңелен күтәреп җибәрделәр хәтта. 
 
Тантаналы өлештән соң алдынгы укучылар хөрмәтенә әзерләнгән концерт башланды. Биюләр җырлар белән алмашынды, нәфис сүз сөйләүчеләр дә күп булды. Менә сәхнәгә кечкенә буйлы нечкә генә кыз йөгереп чыкты да «тәгәрмәч» кебек күнегүләр ясый башлады. Әнә ничек бөгелә бит ул, ничек итеп аягы башына җитә икән аның? Ә өстенә кигән кара төстәге гимнаст костюмы үзенә ничек килешеп тора. Чү! Зал гөр килеп кул чаба -гимнастка программасының иң соңгы күнегүен ясап бетерә иде. Ничек булды әле бу? Үзе шпагатка утырырга уйламаган да иде, күпме тырышты, ләкин булдыра алмады. Ә менә бүген, көтмәгәндә-уйламаганда шпагатка утырды да куйды. Бөтен зал сәхнәдән вак-вак адымнар атлап кереп киткән Айсылуга кул чаба иде. Бу юлы ул кулына берни дә алмыйча гына ясады күнегүләрне. Ә аның тасма һәм кыршау белән эшләнгән программасы да бар. Тасмалысын ул районда узган фестивальдә күрсәтте. Айсылу үзен гимнастика дөньясына җитәкләп алып кереп киткән Энҗене һәр физзарядка саен искә төшерә. Энҗе аның иң якын балачак дусты булып гомерлеккә калачак. Алар кыш көннәрендә бергәләшеп чаңгы шуарга чыгып китәләр иде. Шарты да бар бит әле -кем таудан шуганда күбрәк карга чума, шул шигырь чыгара. Айсылуның шушы уңайдан язган шигыре әле дә булса күңелендә. Ул анда исемнәрен генә үзгәртеп язган иде. Шигырь Энҗегә дә бик ошады. Ул Айсылудан ике яшькә өлкәнрәк. Шуның өчен Энҗе Айсылуга апасы кебек якын иде. 
 
Алар укыган китаплары турында фикер алышалар, биюләр өйрәнәләр, шигырьләрнең үзләренә ошаганнарын хәтта ятлап та алалар. Ә җәй көнне урманга җиләк-җимеш җыярга йөриләр. Айсылу әле дә булса Энҗе белән үткән көннәрен якты истәлек итеп исенә төшерә. Мөгаен, Энҗе киләчәктә чын кеше булыр, ә бәлки, ул Айсылуны онытыр да. Ләкин, күңеленә ул балачак дусты булып, гомерлеккә кереп калыр. 
 
14 
Түземсезлек белән көткән, күңелдә шатлык та, аерылышу билгесе дә булып калган «Соңгы кыңгырау» бәйрәме дә үтеп китте. Аккошлар кебек тезелешеп, «Кыңгыраулы мәктәп еллары» җыры астында линейкадан таралдылар. Ата-аналарның, укытучыларның йөзендә шатлык та, тагын ниндидер әйтеп бирә алмаслык сагыш та чагыла кебек. Менә яңа гына кулларына үзләреннән дә зур портфельләр тотып, мәктәп ишеген ачканнар гына иде бит алар... Бүген алар өчен соңгы кыңгырау яңгырады. 
Чәчәкләр, чәчәкләр... Яңа тормыш юлына аяк басучы егет һәм кызларның укытучыларга, әти-әниләренә үзләренең иң изге теләкләрен, рәхмәтләрен белдереп бирә ала торган иң яхшы бүләк бит алар. Сезнең күңелләрегез һәрвакыт шушы чәчәкләр кебек керләнмичә, саф булып калсыннар. Ак юл, бәхет сезгә, мәктәп карлыгачлары! 
 
15 
Көн кичкә авышып килә. Ләкин җәйге кояш әле бу гүзәл дөньяны калдырып, диңгез аръягына тәгәрәп төшеп китәргә бер дә ашыкмый. Сирәк кенә күренгәләп киткән сары яфраклары булса да, яшелгә төренеп утырган агачларның башларыннан туйганчы сыйпыйсы, чәчәкләргә кичке ал шәфәкъ нурларын сеңдереп калдырасы, үзенең елмаюы белән кешеләрнең күңелләрен күтәрәсе килә. 
Әнә бит, күк йөзенә манган кебек зәп-зәңгәр күлмәк кигән, җилкәсенә көянтә-чиләк аскан кыз да шат елмаеп, әледән-әле кояшка әйләнеп карый. Ә көнчыгышта йөзгән ак болытлар ал төскә манчылганнар. Ул шушы сихерлеккә хозурланып, нидер уйланып бара. Унҗиде яшьлек кызның табигатькә соклануы юкка гына түгел, әлбәттә. Аның нәрсә уйлаганын кем генә белсен? Бәлки, иптәш кызы Айгөл беләдер? Ул аның иң якын дусты бит. 
 
Айгөлнең әнисе Мария Ивановна бөтен тормышын медицинага багышлаган. Ул авыл больницасында шәфкать туташы булып эшли. Нинди генә авыруларны дәваларга туры килмәгән аңа, күпме йокысыз төннәр үткәргән ул?! Ә гаиләдә?! Ришат абый да электән үк бик эчә иде. Моңа күпме түзәргә мөмкин соң? Мария Ивановна өеннән чыгып киткән һәм балалары белән больница биргән фатирда яши башлаган. Айгөлнең Юлай исемле абыйсы да бар. Ул хәзер эшли инде. Үткән атнада гына кайтып киткән иде. 
Айсылу чиләкләрен капка төбендә калдырды да чирәм өстеннән генә йөгереп килеп тәрәзә шакыды. Җавап бирүче булмагач, бәләкәй капканы ачты һәм чәчәкләр дәрьясына чумды. Веранданың буеннан-буена чәчәк түтәлләре сузылып киткән. Чәчәк яраткан кешеләр иң изге күңелле кешеләр бит алар. 
 
Бә-ә-й, Айсылуның су да алып кайтасы бар бит әле, тиз генә Айгөлне күреп сөйләшәсе дә килә. 
Мария Ивановна бүген төнге дежурда икән, Айгөл берүзе генә яңа гына теккән юбкасына чәчәк чигеп утыра. Айсылуны күргәч, шатланып китте. 
-Көне буе берүзем утырам, ярый әле син килдең. Әйдә, түрдән уз, -дип, сөйләнә-сөйләнә, хәстәрле әниләр кебек, чәй куярга дип икенче якка чыгып китте. 
-Әй, ахирәткәем, чәй-мазар куеп мәшәкатьләнмә, мин суга барган уңайдан гына, хәлеңне белим дип кердем. Нинди эшләр бетереп йөрисең? Берәр кая урнаштыңмы? 
Айгөл озын буйлы, сап-сары чәчле матур кыз иде. Аның калын чәч толымнары гәүдәсенә зифалык өстәп торалар.
 
 16 
Менә бервакыт, шау-гөр ки¬леп, Людмила белән Оксана кайтып керделәр. 
- Беләсеңме, Маша (алар Айсылуны шулай атыйлар иде), магазинда шундый матур паль¬то күрдек! Сиңа үлчәп тегелгән диярсең. 
- Эх, аны алырга минем ак¬чам юк шул, - дип көрсенеп куй¬ды Айсылу. 
- Туганнарыңнан алып торырсың да, каникулга кайткач, әти-әниеңнән алып килерсең, - дип кызлар Айсылуны тыныч¬ландырырга тотындылар. 
Әлбәттә, Айсылуның Дема¬да да, Уфада да туганнары күп. Бәләкәй апаларыннан алып торса да була инде. 
Икенче көнне иптәшләре Айсылуны яңа пальтосы белән котлыйлар иде инде. Котламас¬лык та түгел! Әнә ничек киле¬шеп тора үзенә. Хәтта бүреге дә кара төстә, ничек туры килгән диген! 
 
Ә ике көннән Яңа ел кичәсе иде. Айсылу беренче мәртәбә Яңа ел балына барды. Әйтсәң – кеше ышанмас: Рөстәмне күрергә... Ә ул күренеп кенә алды да югалды. Икенче көнне кичен Айсылу беренче мәртәбә Рөстәм өчен елады. Яңа елга каршы төндә ул бер кыз белән йөргән, имеш. Кызлар күргәннәр. Беренче январьда беренче тапкыр гашыйк булган кыз баланың беренче ачыну яшьләре бәреп чыкты... 
Имтиханнарны тапшыру да Айсылуга бик кыен булды. Шулчаклы булыр дип, уена да килмәгән иде. Китабына карый да Рөстәм турында уйга бата... Хәтта иптәш кызлары да моны сизеп алдылар. Люда әйтә: “Га¬шыйк булган ул. Шуңа күрә ба¬шына берни дә керми”. Дөрес уйлый, ни әйтәсең инде. Моны алар белмиләр һәм беркайчан да белмәсләр инде. 
 
Ни генә булмасын, бәхет Ай¬сылуга елмаеп карады, имтиха¬нын бишлегә тапшырды. 
"Әгәр берәр имтиханымны тапшыра алмасам, барам да Рөстәмгә әйтәм. Син генә гаепле, диям. Син генә башымны әйләндердең, дип әйтәм", - дип ачуланды ул үзен дә, Рөстәмне дә. Ләкин җәйге имтиханнарын гел бишле билгеләренә тап¬шырды. 
Элек бик авырый иде ул. Икенче курста кышкы сессия ва¬кытында бик нык башы авырт¬ты. Ләкин, ятып булса да укып, имтиханнарын бирде. Өченче курста да шулай ук кышкы сес¬сия вакытында грипп белән авырды. Ләкин аңа ул вакыт¬та җиңелрәк булды. Янында һәрвакыт Рөстәме саклап тор¬ган кебек тоелды. Менә килеп елмаер да: ”Терелеп чык инде, акыллым, кар бәрешеп уйнар идек”, - дип әйтер кебек иде. Әйтер кебек кенә булып калды шул... 
 
17 
Шуннан соң тагын бер ел үтте. Менә Айсылу бүген дә авырып ята. Янында һаман Рөстәме. Хәзер ул аның белән зурларча сөйләшә инде. Ләкин барыбер күңеле белән генә... Шушы бер ел эчендә Айсылу сизелерлек үзгәрде. Кеше шулай үзгәрсә дә үзгәрер икән. Күңелле, шат кызга әйләнде, авырлыкларны тыныч кына кичерергә, кеше күңеленә сизгер булырга өйрәнде. Аның сүз белән түгел, хәтта карашы белән дә кешеләрне рәнҗетәсе килми иде. Ул гел шат булып күренә иде. Күренә генә иде шул... Ә үзенең йөрәгендә ут яна. Кая куярга белмичә йөри ул үзен. 
 
Җәйге практикадан соң Ай¬сылу өйләренә кайтты. Әти- әнисенә яфрак әзерләшергә бу¬лышты, печән җыешты. Бу елны урманда җиләк-җимеш күп бул¬ды. Айсылу җиләк, бөрлегән, кура җиләге, карлыган җыйды быел. 
Аңа быел 20 яшь тулды. Картәнисе белән чагыштырган¬да, чирек гомер дә түгел, әлбәттә. Ә бер уйлаганда, бик күп тә кебек. Кеше туганнан башлап 20 яшенә кадәр үзгәргән кебек, башкача бервакытта да үзгәрә алмый бит. Аннан соң инде тор¬мыш аңа акыл гына өйрәтә. 
Әгәр кеше гомерендәге елларны ничек күз алдына китерәсең дисәләр, Айсылу бер 20 яшькә кадәр булган сызыкны астан башлап, туп-туры өскә таба сузар иде. Аннан соң гына горизонталь буенча баскычлап үстерә барыр иде. Башкалар ничек уйлыйдыр, ә менә Айсы¬лу тик шулай гына күз алдына китерә гомер баскычларын. Ул менә шушы бер ел эчендә генә дә бик күпкә олыгайды да куй¬ды. Сәбәпчесе, әлбәттә, Рөстәм иде. 
 
18 
- Сине, Айсылу, бүген шун¬дый матур итеп төштә күрдем, белсәң икән. Имеш, син гашыйк булгансың. Сезнең мәхәббәтегез шундый саф, серле. Син күк йөзе төсендәге җилбәзәк күлмәк кигәнсең дә, шатланып, елмаеп, чәчәкләр арасында йөзеп йөрисең, имеш. 
Сезнең шартыгыз да бар: әгәр болында сез билгеләгән ак чәчәк таҗларын ачса, сез, имеш, бүген очрашасыз, әгәр ачмаса – юк. Сезнең бер-берегезгә булган мәхәббәт, имеш, дөньяда юк, - дип сөйли Оксана лекция вакытында, ә Айсылу елмая гына. Күңеленнән сөенә, төштә булса да шундый мәхәббәт яшәгәнгә шатлана, әлбәттә. Ичмасам, төштә булса да... 
 
* * * 
Ләйсән тынычландырган була бит әле. Я җырлап күрсәткән була, һәрвакытта да ях¬шылык кына көтеп яшә, ди. Ул үзе, әлбәттә, тик яхшылыкка, киләчәгенең бәхетле буласы¬на ышанып яши. Дустының да күңелен күтәрергә тырыша. Ә үзе соң, үзе дә бит Айсылу ке¬бек ут эчендә. 
...Алар нишләптер бу җәйне бик якын булып киттеләр. Ләйсән стройотрядта чакта хатлар алыштылар. Көз җиткәч тә гел бергә генә йөрделәр. Ә йөрәкләрендәге серләрне... колхозга эшкә баргач белделәр. 
Айсылуның түзәр хәле кал¬маган иде инде: 
- И, мин сантыймын да инде, Ләйсәнкәем, - дигәнен үзе дә сизми калды. Ә тегесенә шул җитә калды: 
- Нигә алай үзеңне әрлисең әле, - дип Айсылуны аптыратып бетерде. 
- Их, белсәң иде. Менә инде бер елга якын бер кеше турын¬да уйлап йөрим, үзе әйбәт тә түгел. Кызы да бар. Ә мин, сан¬тый, шуны уйлап йөрим, - дип, Айсылу серен ачты. 
- Син үзеңне гаепләмә. Монда синең йөрәгең гаепле, беләсеңме, йөрәк бит ул аңны тыңламый. Мин үзем дә менә ике ел инде... Ә ул белми, бернәрсә дә белми... - Ләйсән уйга чумды. 
Тукта, тукта! Айсылу бит Ләйсәннең мондый уйчан ва¬кытын бик еш күргәне бар иде. Нишләп ул бер дә аңламады икән дустын?! 
Бәй, хәзер Ләйсән Айсылу¬ны тагын аптырата башлар бит инде. “Кем?” дә, “Кем?”, дияр. 
- Ун көннән белерсең, үзем күрсәтермен. Тик син егылып китмә, яме, - дип тынычланды¬рырга тырышты Айсылу дустын. Әйтмәскә булды. 
Әйе, ун көн генә көтәсе калган иде шул. “Генә” дисәң яра¬мас та. Чөнки бу көннәр Айсылу¬ны мең кат утка салып, күкләргә очырачаклар әле. 
Җәй көннәрен көч-хәл белән үткәреп җибәргән иде ул. Ә менә укырга килгәч, тулай торакта бөтен нәрсә Рөстәм ту¬рында искә төшереп торганга¬дырмы, егерме көнен ут эчендә үткәрде. Тагын көтәсе бар бит әле. Айсылу хәзер укымый да, бернәрсә дә эшли алмый. Хәтта ашамас булды. Ә бит ни өчен?! Бер күрер өчен! Ерактан булса да, бер күрер өчен... 
 
* * * 
Уф! Шул будильникны! Төшнең иң кызыклы җирендә уят¬ты! 
...Янәдә, ул диңгездә су керә. Еракта кемдер күренә. Тик көтәргә генә, тик аз гына түзәргә кирәк. Хәзер йөзеп чыга ул, менә якыная... Тагын авыз- борынга су тулды, кычкырып та булмый, ичмасам. Диңгез дигәне дә очсыз-кырыйсыз, бер терәк тә юк. Тик яр, каршын¬да гына – яр. Ә яр башында - Рөстәм. Нишләп күрми ул?! Айсылуның хәле бетте бит инде, бата бит!... 
- Рөстә-ә-әм!!! 
 
Ишетте. Икенче караганда ул суда иде инде. Менә якынла¬ша, менә килеп җитә, менә... Ә диңгез дулкыны хәлсезләнгән Айсылуны һаман эчкә алып ки¬теп бара. Бата, бата, бата... Юк, батмады. Кемдер аны чәченнән тотып алды... 
Шул вакытта будильник шалтырады. Торырга кирәк. Башта юынып килергә. Аннан... Аннан соң нәрсә булганын Ай¬сылу тик үзе генә белә. 
Бит-тешләрен юып, бүлмәсенә кереп барганда, ул Рөстәмне күрде. Бер караш кына җитә калды Айсылуга... Керде дә караватка ауды. Үз хәлен үзе генә белә иде кыз. Ничә ай күрми торганнан соң бер ка¬раш... 
Шул көннән соң ике ай үтте инде. Айсылу да тынычлан¬ды. Чөнки хәзер Рөстәме аның янында гына йөри, Айсылу белән бергә түгел, әлбәттә, алар¬ны таш стеналар аерып тора. Айсылуга Рөстәм якында бул¬са, шул җитә иде. Димәк, ул барыбер аның янында, монда гына. Көненә бер күрсә дә риза Айсылу... Тик бер генә күрсә дә риза... 
 
* * * 
Кар ява. Ябалак-ябалак кар... 
Айсылу белән Ләйсән Алек¬сандр Матросов исемендәге паркта бер-берсенә кар бәрешеп уйныйлар. Көлешә-көлешә, бер-берсен карга чумдыралар да тагын йөгереп китәләр. Менә Ләйсәнне шушы килеш кенә фотога төшереп алсаң иде. Ак каеннар арасында, ап-ак кар яуганда. Кечкенә зифа буе¬на килешеп торган ак якалы пальто кигән, башына ак шәл бәйләгән, ак карга манчылган итеп рәсемен төшерсәң дә була да, ләкин Айсылу табигатьнең шушы гүзәллеген барыбер чын¬барлыктагы кебек төшерә ал¬мас иде шул. Рәссам булу хыя¬лы тормышка ашмады инде. Ә бәлки, кем белә... Язмышыңа нәрсә язылган бит... 
Әнә нинди көләч йөзле, шат күңелле ул Ләйсән. Үзе моңлы кыз. Белмәгән җыры юктыр. Һәрвакыт җыр белән генә яши ул, күңелен җыр белән тынычландыра. Табигатьнең ак кар¬ларына сокланса да, язны көтә, ләйсән яңгыр яуган вакытны көтә, мәхәббәтен көтә. “Ышан син, Ләйсән, һәрвакыт шундый көләч бул, киләчәкнең гүзәллегенә ышанып яшә, яме”. 
Ләйсән белән Айсылу һаман көлешәләр, шатланалар. Һәрвакыт шулай булсын иде. Теләкләре гел тормышка ашсын иде. Ак саф карлар сезгә тик бәхет кенә китерсен, кызлар-аккош л ар! 
 
19 
Шуннан соң ярты ел үтте. Урамда тагын кар ява. Әйе, аптырамагыз, май аенда да буранлап-буранлап, ябалак- ябалак кар яуган чаклар була. Яңа гына шытып чыккан яшел үләннәр, нәни яфраклар өстенә ак юрган бөркәп, кар ява. 
Бүлмәдә суык. 
 
Айсылу тәрәзәгә караган да, боек күзләрен төбәп, вакыт¬сыз яуган карларга карап уты¬ра. Ләкин шатланмый ул хәзер ак карларга. Өзелеп көткән язгы гүзәллекне каплап, аның күңеленә боз катырып ява бит алар. Кайчандыр ул кар яуган¬ны сокланып карап тора иде, күңеле каядыр оча, ашкына иде... Ә бүген... Юк, ул хәзер бервакытта да кышны шулай өзелеп көтмәячәк. Быелгы кыш аның күңелен туңдырып китте. Моңсу, күңелсез бит ул кышкы суык көннәр. Ә бит кай¬чан гына ул шатланып, ак кар бөртекләренең бер-берсе белән шаярышып уйнаганнарын ка¬рап, мәхәббәт утында яна иде... Шигырь дә язган иде: 
Белсәң иде, иркәм: 
Ак кар яуса - 
Гүя минем ак-саф 
мәхәббәтем 
Сиңа барып аша. 
Тик син генә һаман шулай - 
Борылып карамыйсың. 
Ябалак карлар артында 
Бик еракта калгансың. 
Гомерем буе мин сине, 
Тырышып та, оныта алмам, 
Кышкы салкын кичтә уйлап, 
Җылыныр бер җан. 
Мин дә керермен беркайчан 
Иң матур төшләреңә. 
Димәк, сагынып килгәнмен, 
Бәхетле бул, дияргә... 
 
Дөрес әйтәләр икән. Мәхәббәтле йөрәк җырлый да, шатла¬на да, теләсә нинди батырлык та эшли ала. Хәтта, Айсылу ке¬бек, шигырьләр дә иҗат итә ала. Әлбәттә, аның шигырьләре чын шагыйрьләрнеке кебек рифмага туры килеп бетми, ләкин аның үзенә никтер ошый иде. Ул үзе язган шигырьне берничә көннән соң укып караса, үзе язганына ышанмый иде. “Мин дә шулай яза алам икән, булмас ла”, - дип уйлап куя. 
Айсылуның гомерендә икенче яз килде, әйе, икенче мәхәббәтле яз гына. Ләкин быел ул аны бөтен йөрәге белән түземсезләнеп көтте. Җылы кояш нурлары аның күңелен эретер, йөрәген дәвалар, яшь яф¬раклар күз нурын назлар кебек тоелды. 
Ә менә бүген тагын кар ява. Түземсезләнеп көткән яңа бәхет өстенә ... Ә ул бәхет бу¬лырмы икән соң бер заман?! Айсылуның өмете бетте инде. Ул Рөстәмне әллә нигә бер генә очрата хәзер. Очраганда да күтәрелеп карамый. Ә бит кайчан гына мәхәббәтен бер күрү өчен әллә ни эшләргә дә риза иде! Кайда инде ул сөйләшү! Ул аның өчен зур бәхет булыр иде. 
Чү! Кыш көне бер хәл булган иде бит. Имтиханнар биргән ва¬кыт. Айсылу хәзер дә имтихан¬нарын ничек итеп биргәнен күз алдына китерә алмый. Әзерләнә алмады шул ул... Чөнки Рөстәм чирле иде. 
 
Азат кухняда табак-савыт юа иде. Айсылу аш пешерә, ә ашны бутарга кашык алып килмәгән икән. 
- Азат, кашыгыңны биреп тормассыңмы икән, - дип, ка¬шыгын алды да ашны тәмләп карады. Ә Азат бүлмәләренә йөгерде. 
- Тукта, Азат, хәзер бирәм, - дип тә карады, ләкин өлгермәде. Ә Азат бит Рөстәм белән бер бүлмәдә яши. Айсылу уйлап-нитеп тормады, ишекне ачты да кашыкны сузды. Шул¬вакыт... Рөстәм, караватыннан башын күтәреп, Айсылуга ка¬рады... Ничек үзгәргән иде ул! Күзләре эчкә баткан, йөзе суы¬рылып төшкән, үзе кып-кызыл булган. 
Айсылу, элекке кебек башын иеп чыгып китә алмады. Акыл белән эш итмәде, әлбәттә, ул бу чакта. Йөрәге борылып китәргә кушмады. 
- Исәнме, Рөстәм, авырыйсыңмени? - дип сораганын үзе дә сизмичә калды. Тагын нәрсәдер сорады, ул җавап бирде. Ләкин ул аны аңларлык хәлдә түгел иде. Яна иде ул. Тыштан түгел, йөрәге яна иде. Ярый әле “Тизрәк терел инде” дип әйтергә көче җитте. 
Күпмедер вакыт үткәч кенә Айсылу шушы минутларның иң бәхетле вакыт булуын аңлаячак. Хәтта, берничә ай вакыт үткәч тә, дулкынланмыйча уйлый ал¬мас. 
 
Шул ук көнне кич белән Люд¬мила Айсылуга аптыратырлык хәбәр әйтте: 
- Азат бүген миңа “Әллә Айсылуның Рөстәмгә карата берәр серле ягы бармы? Мин бит аны беренче күргән көнемнән яра¬тып йөрим”. 
Менә хикмәт нәрсәдә! Рөстәм белән Айсылу сөйләшкәндә, Азат бер Айсылуга, бер Рөстәмгә карап торган иде шул. Азатның шул вакыттагы карашы яңа гына Айсылуның күз алды¬на килеп басты. Әйе, ул кузгал-мыйча да аптырап карап торган иде шул. Гашыйк йөрәк икенче гашыйк йөрәкне сизә, диләр бит. Сизгәндер инде, шуңа күрә Людмилага да серен тишкән...
 
 20 
Бу вакыйгадан соң бик күп вакыт үтте. Айсылу беренче мәртәбә балаларга дәрес бир¬де, укытучының нинди булырга тиешлеген үзе эшләп белде. Аның практикасы 2 ай дәвам итте. Айсылу, әлбәттә, Уфада калды, Рөстәмне көненә бер мәртәбә күрү өчен булса да. Ләкин ул аны атналар буе күрә алмый иде кайчакта. 
 
Ә мәктәптә бөтен кайгы¬лар онытыла икән. Анда син үз тормышың белән яшәмисең, дәрестән соң да төрле кичәләр, җыелышлар, газета, альбомнар чыгару – менә шулар барысы да Айсылуны икенче дөньяга алып кереп киттеләр. Күңелсез уйларыннан арындырдылар. 
Айсылуга да балалар белән бергә булу, дәресләр бирү бик тә ошады. Шушы практика ва¬кытында ул укытучы әнисенең бик кыен якларын да, шатлыклы якларын да күрде. Һәр дәрестән чыккан саен әнисе исенә килеп төшә иде. Аңа бит мәктәптә генә түгел, өйдә дә нинди кыен бул¬ган. Ә аны берсе дә аңламый иде. Менә Айсылу да хәзер генә аңлый башлады әнисен. Бала¬ларга дәрес бирү күп түземлек, көч таләп итә икән. Нишләп Ай¬сылу шуны элегрәк аңламады икән? Барысын да әнисенә сөйлисе килә иде аның. Ул сөйләр әле, һәрбер дәресен ни¬чек үткәргәнен, һәрбер укучы¬сын сөйләр әле. 
21 
Айсылу авырый... Күп табибларга да күренде инде, ләкин дәвасын таба алмыйлар. Ә өянке бик еш кабатлана. Башы авыртудан башлана да йөрәгенә күчә, аннан, хуштан язар хәлгә җитеп, хәле бетә, ятасы гына кала. Нидән шулай булган¬ны да белми ул. Бик тереләсе килә дә бит... 
Хәзер бөтенләй диярлек укый алмый инде. Дәресләрдән кайтып киткән чаклары да күп булды. Ләкин барыбер түзәргә тырыша. Ул чирле түгел, сәламәт, дип үзен күпме тыныч¬ландырырга тырышты. Эх... Янында Рөстәме булса иде шул вакытта, бер генә сүз дәшсә иде. 
 
* * * 
Бүлмәдәшләре аның кайгы¬сын беләләр инде хәзер. Яңа елга кадәр белделәр. Оксана сизде аны. Лекциядә Рөстәм белән бергә туры килеп, сөйләшеп утыралар иде, ә Айсылу аларның алларына туры килде. Әлбәттә, лекторның бер сүзен дә тыңлый алмады ул. Җитмәсә, Рөстәм дә аның белән шаяр¬тып утырды. Ә Оксана сизгән: 
-Менә, әйтми йөргән идең, барыбер белдем, -ди. Айсылу дулкынлануын яшерә алмады, әлбәттә. Шуннан соң ул Окса¬нага серен сөйләп бирде. 
Ә соңыннан шундый кешегә иң изге серләрен сөйләгәненә бик нык үкенде. Бик күп тап¬кырлар үкенәчәк әле ул. Чөнки Оксана Айсылу алдын¬да Рөстәм белән юри биеп, сөйләшеп йөрде. Монысы Яңа ел кичәсендә булды. 
* * * 
... Бу Яңа елда Айсылу¬га чыннан да бик кыен булды. Беркайчан да бу кадәр авыр булганы юк иде. Ярый әле авылдан иптәш кызы Айгөл килде. Югыйсә Айсылу үләр иде. Мәхәббәте йөрәген ти¬мер кыршау белән уратып алган кебек тоелды аңа. Ул кыршауны тик Рөстәм генә вата ала иде. Ләкин ул югал¬ды, күренмәде. Айсылуның кичерешләрен сизмәде, караш¬ларын аңламады. Ә бит Яңа ел кичендә биегәндә, хәтта Айсы¬лу ул биегән түгәрәккә кереп биергә дә батырчылык итте, ул аерылып китсә – гел аны эзләде. 
Беренче январь көнне Ай¬сылу ачынып-ачынып елады. Исенә төшсә, хәзер дә дерт итеп куя ул. Юк, мондый кай¬гылы көннәр аның күңелендә кабатланмасын! 
Ни өчен соң 
Миңа шундый ачынулар? 
Бирә алсам икән 
Сиңа шундый сораулар. 
Өметләнеп көткән көннәр 
Үтте инде... 
Йөрәк янып, көеп 
Сүрелә инде... 
Бу Айсылуның соңгы шигырьләренең берсе. 
 
Азат нинди хәлдә дисезме? Ул һаман Айсылуны ярата, чын ярату белән, яшерен ярата. Ләкин Айсылу өчен беренче мәхәббәте онытылмаслык бу¬лып йөргәндә, мәңгегә сакла¬ныр. Шигырьләрендәге кебек мәңге яшәр. Бәхет телим аңа, гомерендә шатлыкны бик аз күргән кыз балага киләчәктә тик бәхет кенә телик. Бәхетле бул, без барыбыз да яратып өлгергән кызыбыз, Айсылу! Ак юл сиңа тормышыңда! 
22 
Бишенче курс... Беренче сентябрь. Аяз, кояшлы җылы көн. Быел җәй буе шундый җылы булды көннәр. 
Айсылу, әлбәттә, җәй буена өйдә тормады. 
Бергә укыган иптәш сту¬дентлары белән Прибалтикага барып кайтты. Латвия, Литва, Эстония республикаларында, Калининград өлкәсендә экскурсиядә булдылар, завод-фабрикалар, музейлар ка-радылар. Ул көннәр Айсылу күңелендә якты бер эз калды¬рып китте. 
Язмышыма үкенмәс тә 
идем, 
Йөрәгемнән каннар 
таммаса, 
Яшьли сөйгән ярым, 
туганнарым 
Гомерлеккә ташлап 
китмәсә... 
Үзе дә сизмәстән ул лекция дәфтәренә йөрәгеннән сыты¬лып чыккан шушы сүзләрне язып куйды. Хәтта ничек языйм икән, дип уйлап та тормады. Күңеле кушты, бик тулган иде шул кыз баланың күңеле. 
...Ул башка дәресләрдә уты¬ра алмады. Общежитиегә кайт¬ты да, күңеле бушаганчы ела¬ды. Еларлык иде дә шул. 
* * * 
26 август көнне кич белән булды бу хәл. Айсылу, тулай торакта урын алырга дип, ал¬данрак килгән иде. Кунарга Де¬мадагы туганнарында тукталган иде, картинәсе дә монда икән. 
Бәләкәй апасы (әтисенең иң кече сеңлесе) кыз килеп керү белән ачы сүзләр белән ташланды. Айсылу әйберләрен алырга дип кулын сузган иде -апасы бирмәде. Айсылу чыгып йөгерде. Зур апаларына кереп барганда, артыннан бәләкәй апасы килеп җитте. Әнисе дә аның белән иде... Картинәсе Айсылуны яклап бер сүз дә әйтмәде. Ул кече кызына килене турында булмаган нәрсәләрне дә булды дип сөйләгән, мине өйдә яшәтмиләр, миңа гел кычкыралар, дигән. Ул карт инде хәзер, 82 яшендә, тик... үз улына "тизрәк үлсәң иде" дип кычкырган ананы аңлавы кыен. Ә әтисе дүртенче ел инде аягына баса алмый, урын өстендә ята. 
...Айсылу, бу сүзләрне ишетмәс өчен, икенче бүлмәгә йөгереп керде дә җизнәсенә ишекне бикләргә кушты. Ан¬нан... аннан соң ул бернәрсә дә хәтерләми. Елаудан шешенгән күзләрен ачканда янында зур апасы белән җизнәсе генә иде. Кычкыручы да юк, бернинди тавыш-тын да ишетелми иде. 
Төнлә кыз бөтенләй йоклый алмады -елады да ела¬ды. Бөтен кыска гына гомере күз алдына килеп басты. "Син әтиеңнең кызы түгел, без сине ничә ел буена туган итеп кара¬дык, ә син бит безгә бөтенләй чит кеше..." 
Чит кеше... Ничек инде ул әтисенең кызы түгел, ә чит кеше? Димәк, алар Айсылуны бала чагыннан ук чит кешегә санаганнар? Ә ул аларны нинди якын күреп йөри иде бит... 
"Сез әниең белән әтиеңне сихерләдегез. Сез кара эчле кешеләр. Синнән яхшы кеше чыкмаячак, укытучы булам дип уйлама да... Синең монда туганнарың юк, Уфада да юк. Берсенә дә барасы булма! Эзең булмасын"... 
Юк, бармас Айсылу. Гомерендә бер тапкыр да бармас... 
* * * 
Ә өенә кайткач, Айсылу боларны әнисенә сөйләмәде. Тик бәләкәй апасының авылга кайтып, йортны урталай бүлеп, инәсенә өй салдырачагын гына әйтте. Башкача ул берни дә сөйләмәячәк. Чөнки ул үзе дә бу сүзләргә ышанмый, ышаныр¬га теләми дә иде. Өйгә кайткач та, тынычлана алмады ул, чөнки әти-әнисе күз алдында иде. 
Кыз Уфага китте. Бу көннәрдә, аңсыз кеше кебек, бернәрсә дә аңламый иде ул. Тик аның йөрәген азрак кына җылытып торучы очкын кебек Рөстәме бар иде. 
* * * 
31 август көнне Айсылу Уфада иде. Бүлмәсен ачып керде. Лариса да (ул аның белән 4 ел буе тора), Ләйсән дә, яңа кыз Дания дә килмәгән иде әле. Урын кирәк-яраклары алып йөргәндә ул кызлардан тетрәндергеч хәбәр ишетте -4 сентябрьдә Рөстәмнәрнең туе була икән, ди... Кем?! Рөстәм?! Өйләнә?! Ничек инде ул?! 
Айсылуның ышанасы килмәде, чак кына егылып китмәде. Акрын гына атлап бүлмәсенә кайтып җитте дә караватына егылды... 
Бу Айсылу өчен гомерлек кайгы иде. Әле берничә көн элек кенә булган вакыйгадан арынып бетмәгән йөрәккә тагын да авыр кайгы килде. Аны җир өстендә йөрткән, күңелсезлекләргә баш идермәгән мәхәббәте югалды. Айсылуның яшәүгә өметен, көләч елмаюын, йөрәк җылысын алып китте ул. Башкорт иде шул аның Рөстәме. Хәзер аныкы түгел инде... Шуның өчен шигырь юлларын да үзе дә сизмәстән башкортча язып куйган: 
Язмышыма үкенмәс тә инем 
Йөрәгемдән кандар 
таммаһа... 
"Акыллым, бик өзгәләнмә, яшисең бар бит әле. Тормышың башланып кына килә, туа¬чак таңнарың алда әле. Син көчле ихтыярлы кеше, әлеге авыр көннәрдә түзем бул! Чын мәхәббәтең эзләп табачак әле. Башыңны түбән имә, кыз бала, үз-үзеңне кулга ал", -дип юа¬тучы булса иде... Тик әлегә барыбер аңлап бетерә алмас шул, вакыт кына кайгыларын таратыр. Айсылу үскән кыз инде, үз-үзен киләчәк тормыш¬ка әйбәтләп әзерләде, димәк, бәхетле булырга да хаклы ул. Күп тә үтмәс, балалар укыта башлар, насыйп ярын очратып гаилә корыр, үз балаларын үстерә башлар... Айсылу хатын-кыз бәхетенә, һичшиксез, лаек!
 

---
Бердәмлек
№ --- | 21.03.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»