|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2022 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда ике көн буе югалган баланы эзлиләрТатарстанда инде икенче көн 14 яшьлек Раиф Собировны эзлиләр. 18 мартта Тукай районының Кызыл Байрак авылында ул өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Бу хакта Татарстанның «Лиза Алерт» эзтабарлар отряды хәбәр итә. Үсмернең буе – 160 сантиметр, ябык гәүдәле, коңгырт чәчле, коңгырт-кара күзле. Ике яклы куртка (ул кызыл яки кара төстә булырга мөмкин), кара чалбар һәм караңгы зәңгәр ботинка кигән. Үзе белән кара төстәге биштәр алган, дип яза Татар-информ.
Үсмернең кайда икәнлеге турында ниндидер мәгълүматыгыз булса, 8 800 700-54-52 яки 112 телефоны буенча шалтыратыгыз.
Соңрак баланың исән-сау килеш табылуы билгеле булды.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|