поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.03.2022 Авыл

«Язны 52 ел куркып көтәм»

Быел кар күп яуды. Республика халкы шуңа язны шикләнебрәк көтә, су басулар булыр, дип куркучылар бар. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев, март ае беткәнче Атлантика циклоннары өстенлек итсә, язның беренче ае җылы булачак, кар тиз эреячәк, ди. Ул бу хәлләр кайбер урыннарда су басуга китерергә мөмкин дип фаразлый. Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев исә, кар күп булса да, су басмас, дип тынычландыра.

«Алдан хәстәрен күрәм»
Кайбыч районының Борындык авылында яшәүче Роза Саттарованың йортына бер елны да су кермичә калмый. Кар аз яуган елларны да идән асларына керә икән.
 
– Язны 52 ел куркып көтәм инде. Йортыбыз үзәнлерәк җирдә салынган. Азаплансак азапланабыз, әмма башка җиргә күчәргә уйламадык та. Гомерем буе февраль ахырында бөтен кирәк-яракны барлап җыя башлыйм. Шулай өйрәнелгән. Ташу зур була, дисәләр дә, быел булмый, дисәләр дә, барыбер хәстәрен күрәм, – ди ул.
 
Роза апа ике авыру баласы белән яши. Алар олы яшьтә булсалар да, әниләренең ярдәме кирәк үзләренә. Язгы ташу аның өчен икеләтә мәшәкатьле. Йорттагы әйберләрне, мал-туар, кош-кортларны да күчерергә кирәк. Балаларын да яныннан җибәрә алмый. Үзләре дә әниләреннән башка туганнарына да барып тормый икән.
 
– Ничә еллар шулай яшибез инде. Безнең гараж өсте бар. Бар әйберне шунда ташып куябыз. Баз астындагы кирәк-яракны да өскә күтәрәбез. Өйдәге җиһазлар болай идәннән метр ярымга күтәртелеп куелган инде безнең. Ташу булыр дип торсак та, быелгы һава торышы белән су кермәс дип уйлыйм. Кар күп яуса да, ул җиргә сеңеп барды. Салкын көннәр торганда да кояш үз эшен эшләде. Карны эретте. Булса да сүз юк – ташу күрмәгән кешеләр түгел лә инде без.
 
Яшел Үзән районның Татар Танае авылын ел да су баса. Авыл янәшәсеннән узучы Гөбенә, Ышналы елгаларының күтәрелми калганы юк икән.
 
– Узган ел авылга су кермәсен өчен дамба ясап куйдылар. Шуңа да быел тынычрак торабыз. Авылга су кермәс дип өметләнәбез. Кар күп яуса да, ул куркыныч түгел, басу, урманнардагы сулар төшеп, елга ташырга бик мөмкин. Әмма су кермәс дип, кул кушырып утырмыйбыз. Өйрәнелгән инде. Бөтен кирәк-яракны җыештырып куйдык, – ди ул.
 
Башка районнарда хәлләр ничек икән?  Тукай районының Теләнче Тамак  җирлеге башлыгы Рамил Шәрипҗанов белән дә сөйләштек. Ул су басмас дигән фикердә. «Бездә елга-ярлар биек. Кар да әкренләп басылды. Шуңа да су басар дип курыкмыйбыз», – ди ул.
 
Арчаның 12 авылына су төшәргә мөмкин икән. Районның гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе Гөлнар Шәрипова әйтүенчә, бу авылларга су керсә, 232 хуҗалык су астында калырга мөмкин икән.
 
– Социаль объектларга, икътисад, тормыш иминлеген тәэмин итүче объектлар, үләт базлары, күперләр, гидротехник корылмаларга су басу куркынычы янамый, – ди ул. – Районда язгы ташуны бәла-казаларсыз уздырып җибәрү өчен барлык чаралар да күрелә. Су үткәрүче канаулар, су торбалары, күперләр кардан һәм чүп-чардан вакытында чистартылып тора. Район халкыннан да әзер торулары сорала. Әмма кешеләр бик аңлап бетерми әле. Әзерләнергә ашыкмыйлар. Кайдандыр ярдәм килгәнен көтәләр. Күпләп кар эрегәндә күңелсез нәтиҗәләрне киметергә мөмкин. Үз йортлары белән яшәүчеләргә кар суы ага торган канаулар казырга, йорт яннарын чистартырга кирәк.
 
«Ташу булса, суга тиенер идек»
Буа районына яз иртә килә. Аларда ташу да башкаларга караганда бер атна алдан башлана. Халыкның кәефе ничек, ташуга әзерләнәләрме икән дип, Түбән Наратбаш авылында яшәүче Нурдания Низамиевага шалтыраттык. Алар ташудан курыкмый, аны дүрт күз белән көтә.
 
– Авылны су басса, сөенер идек әле, – дип башлады сүзен Нурдания апа. –  Без бер ел буе сусыз утырабыз. Күз юарга да суыбыз юк. Түбән Наратбаш һәм Бикмураз авылларына су килми. Күлебез дә кипте. Ичмаса, ул булса да, суга тиенер идек. Кичә кич Ульяннан концерт куеп кайтып кердек. Битне юарга дип кранны ачкан булам. Бер тамчы су юк! Бар өмет язгы ташуда. Зөя ташып, безнең күлебезгә су керсә иде, дип телибез.
 
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус Гыйззәтов сүзләренә караганда, ташуга әзерлек башланган инде. Карларны читкә чыгаралар, су юлларын, юллардагы торбаларны чистарталар икән.
 
–  Элек Кыят елгасы күтәрелеп авылларны су баса иде. Быел яңа асфальт юл салынды, су баса торган урыннар күтәртелде. Шуңа да күперне су басса да, авылларга кермәячәк. Бәбки авылына су басу куркынычы бар. Кирәк-яраклар әзерләнде. Халык та кисәтелде, – ди ул.
 
Форсаттан файдаланып, Түбән Наратбаш авылындагы сусызлык мәсьәләсен дә күтәрдек. «Без бу хакта беләбез, җир астында су кипте. Әлеге авылларга су кертеләчәк. Финанс мөмкинлекләр җитсә, быел ук кертергә җыенабыз», – диде җитәкче.
 
Узган ел редакциягә, су басудан зарланып, Мамадыш районының Күкчишмә авылыннан шалтыратканнар иде. Ул чакта авылга кайтучылар, керә алмыйбыз, күпер юк, дигәннәр иде. Быел алар ташуга әзерме икән? Усәли авыл җирлеге башлыгы Альмир Зыятдинов хәлне аңлатып бирде.
 
– Күкчишмә авылын халык Ташлык дип йөртә. Берсут елгасы күтәрелгәч, күпергә су керә. Югары Әрнәш авылы буасын да алып китә ул ташу. Әмма Күкчишмәгә өч яктан кереп була. Анда яшәүчеләрне беркайчан да ташламыйбыз. Мин аларга әйтеп тә куйдым – кемгә нәрсә кирәк, алып килеп бирәчәкмен. Без ташуга әзер. Күпергә керү – бер хәл, йортларга зыян салмасын иде, – ди ул.
 
Казанны да басачак
Башкалада язгы ташу иртәрәк, 20 мартта ук күзәтелергә мөмкин. Казанның Башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов шулай ди.
 
– Су басуны киметү максатында, шәһәр эченнән кыш дәвамында 900 мең тонна кар чыгарылды. «Шәһәр күперләре» оешмасы Киндери, Вертлевка, Нокса һәм Коры Елга елгаларындагы күперләр астын чистартты. Төрле урыннарда төзелгән 34 җәяүлеләр җир асты кичүләре тирәләре кардан арындырылды, – диде ул. – Казанда су баса калса, 9395 кешене йортларыннан вакытлыча күчерергә туры киләчәк. Моның өчен 20 пункт әзерләнеп куелды инде. Кинәт җылытып җибәрсә, су басу ихтималы зур.
 
Республикада су басу куркынычы булган 220 торак пункты бар.  Быел Азнакай районының – 18, Биектауның – 16, Лениногорскида – 15, Арчада – 12, Апас, Кайбыч, Яшел Үзән районнарында 10 авылына су керергә мөмкин. Су басу куркынычы янаган районнар арасында Мамадыш, Минзәлә, Тукай, Питрәч, Балтач, Буа, Мөслим, Сарман, Теләче, Яңа Чишмә, Әлки, Әлмәт, Баулы, Кама Тамагы, Нурлат, Әгерҗе, Ютазы, Әтнә, Кукмара, Чирмешән, Лаеш, Түбән Кама районнары да бар.
 
 Татарстанда 12 мартка кар катламы 54 сантиметрны тәшкил иткән, бу соңгы еллардагы күрсәткечтән 20 сантиметрга биегрәк. Казанда кар катламы 67 сантиметрга җиткән иде. Карда су запасы уртача күрсәткечтән 1,5 мәртәбә күбрәк.  Җирдә туң катламы – 46 сантиметр.
 
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы су басу очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртә:
 
– иң беренче газ һәм электрны өзегез;
 
– су акрын күтәрелгән очракта кыйммәтле әйберләрне югары катларга яки чормага менгерегез, хайваннарны чыгарыгыз;
 
– күршеләрегезне кисәтегез, балаларга, өлкәннәргә, инвалидларга куркыныч янаган урыннан китәргә ярдәм итегез. Югары катларга, чормаларга, түбәләргә менегез. Гражданлык хәлләре штабы хәбәрләрен тыңлагыз һәм алар әйткәннәрне төгәл үтәгез;
 
– эвакуациягә әзер булыгыз. Тиз арада куркынычсыз урынга чыгарга тырышыгыз;
 
– үзегез белән документлар, акча, кыйммәтле әйберләр, җылы киемнәр, берничә көнгә җитәрлек азык-төлек, су, шәхси гигиена әйберләре, медицина аптечкасы алыгыз;
 
– су эчендә калсагыз, җылы киемнәрне, аяк киемен салыгыз һәм якын-тирәдә су өстендә йөзүче предметларга ябышырга тырышып, коткару хезмәте килгәнен көтегез;
 
– сулы юлдан машина белән йөрүдән тыелыгыз, агым белән алып китәргә мөмкин. Әгәр су баскан урында калып, машинагыз ватылса, ярдәм чакырыгыз;
 
– иң мөһиме – тынычлык саклагыз һәм куркуга бирелмәгез!
 
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.03.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»