поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.03.2022 Әдәбият

Айсылу (ДӘВАМЫ)

“Орленок” белән саубуллашырга да вакыт җитте. Яңа гына килгән кебек тоелса да, кырык көн үтеп тә киткән иде инде. Күпме күңелле кичәләр, отряд җыелышлары, пионер учаклары, кызыклы дәресләр артта калды. Дуслары да күбәйде Айсылуның. Алар да шушы бәләкәй генә буйлы, озын сары чәчле башкорт кызын якын күрделәр, шатлыкларын да, кыенлыкларын да бергә җиңделәр.

Язманың башын биредә укырга мөмкин.
 
Ә бит башта Айсылуның бик тә өйгә кайтасы килә иде. Иптәшләре аңа ярдәм кулы суздылар: төрле пионер эшләренә җәлеп итәргә тырыштылар. Аларга Айсылуның башкорт кызлары биюе, җырлары бик ошады. Ул мәктәптә дә гел яхшы билгеләргә генә укыды. Монда ул пионер линейкалары, җыелышлар үткәрергә өйрәнде. Мәктәпләренә кайткач, барабанчылар клубы оештыру турында да уйлап куйды инде ул. Төрле уеннарны укучылар белән тәнәфес вакытында уйнап була, җырларны дружина белән бергә өйрәнербез инде дип, уенда гына булса да, кайткач нинди эшкә тотыначагын уйлый иде ул. 
...Соңгы пионер учагы. Отряд пионерлары түгәрәк ясап утырганнар. Нәкъ уртадагы ялкын аларның йөзенә  җылылык, яктылык сибә, дулкынланудан болай да кызарган йөзләрен, муеннарына таккан галстук кебек, кызыл итеп күрсәтә. 
Вожатыйлары Саша һәм Оля пионерлары арасында: “Сезнең белән саубуллашуы без¬гә ничек кыен икәнен бел¬сә¬гез иде”, - дигән кебек моңсу гына утыралар. 
Бер пионер үзенең иптәше турында сөйли: ул үзен “Орленок” исеменә тап төшермәслек итеп күрсәттеме, ул исемгә лаек була алырлыкмы? Бүген шушы соңгы пионер учагында менә нәрсә турында сөйләшә иде алар. Айсылуга да чират җитте.  “Кемнән үзем турыда сөйләргә үтеним икән”, - дип уйлап торгач, ул вожатыйда тукталды. Оля сүз башлады... Ләкин Айсылу каушавыннан, дулкынлануыннан аны тыңлый алмады. Оля дәвам итте:
- Безнең Айсылу беркайчан да “Орленок” исеменә тап төшермәс, аңа значокны без ышанып тапшырабыз. Шу¬лай¬мы, пионерлар? - дигән сүз¬ләр¬дән соң гына ул, йокысыннан уянган кебек, дерт итеп куйды. Бу вакытта икенче вожатый Саша кызның күкрәгенә значокны кадап өлгергән иде инде. 
Куанычыннан Айсылуның йө¬рәге шулчаклы нык тибә иде, аны  башкалар да ишетә ке¬бек тоелды. Ул әле һаман ип¬тәшләренә күтәрелеп карарга оялып, башын түбән иеп утыра бирде. 
 
* * * 
“Безне онытмагыз, хат языгыз! Хәерле юл сезгә!” дигән тавышлар һаман Айсылуның колак төбендә яңгырап тора әле. Көн буе иптәшләрен озаттылар, ә аларга төнлә генә, иң соңгы булып китәргә туры килде. Әллә шуңамы, вожатыйларын гына калдырып китүе дә кыен булды аңа, хәтта елап та алды. Тагын беркайчан да, беркайда да күрә алмасмы икән инде ул аларны?
Ә нинди кешелекле, чын йөрәкле булдылар бит алар! Һәрбер минутның кадерен бе¬лергә өйрәтмәдемени алар? Аңа бигрәк тә вожатыйларның балаларны яратуы, игътибарлы булуы ошады. “Эх, мин дә тиз генә үсеп, алар кебек тәрбияче булсам иде!” - дип уйлап куя иде Айсылу сокланып. Хәзер аларны сагынып искә аласы гына калды инде. 
“Сау бул, “Орленок”! Мин сине бер дә онытмам! Тәрбияң, күрсәткән яхшылыгың өчен зур рәхмәт сиңа. Җырларың мәң¬ге минем колагымда яң¬гы¬рап, яңарып торыр. Син дә дус¬ла¬рыңны онытма!”
 
6
Яшь кызлар кебек зифа буйлы ак каеннар... Җырларда җырланып макталган, рәссам¬нар яратып эшләгән нәзек бил¬ле, ак ефәк күлмәк кигән, ба¬шына җилбәзәк яулык бәй¬ләгән ак каеннар... Әнә шул яф¬ракларның тибрәлүе бер-берсе белән сөйләшүе кебек тоела. 
- Айсылу! Кызым! Кил әле монда!
“Тукта, әни кычкыра тү¬гел¬ме?” Ул тавыш килгән якка таба йө¬герде. Әнисе нәрсәдер җыеп маташа иде. Хәзер җиләк вакыты үткән инде, нәрсә җыя икән? Игътибар белән караса - яфрак¬лар астына яшеренеп үскән кып-кызыл бөрлегәннәрне күр¬де.
- Менә, кызым, күпме җыеп өлгердем инде. Җый, әйдә, син дә. Бәлки, варенье кайнатырбыз әле, - дип чакырды әнисе.
Чыннан да, өлгергәннәр! Ә алар бит бүген урманга каен себеркесе әзерләргә килгәннәр иде. Дәү әнисе дә монда. Ул Айсылу белән әнисе җыйган ботак¬лардан себерке бәйләп утыра. 
Менә машина тавышы ки¬лә, әйе, әтисе килә ахры. Айсылу, җыйган бөрлегәннәрен алып, әнисе янына китте. Дәү әнисе себеркеләрне бәйләп бетергән иде инде, ә әнисе җирдә, се¬беркеләргә башын куеп ятып тора иде. 
- Әни, җыйган бөрлегәнеңне кая куйдың? 
- Сумкада, кызым, үзеңнекен дә шунда куй. Башым нигәдер авыртып тора бит әле, - дип әнисе, машина килгәнне күреп, торып утырды. 
Менә әтисе төшәр дә: “Тиз булыгыз, эшкә ашыгам!” - дип ашыктыра башлар хәзер. Лә¬кин Айсылу аның йөзендә мо¬ңа кадәр бер дә булмаган моң¬сулык күрде. Ул тыныч кына себеркеләрне машина башына төяде дә, барысы да утырып беткәч, кузгалып китте. 
Машина әрҗәсенә менеп утырган Айсылуга әнисе сырган бишмәт сузды:
- Менә, Гөлназ апаң сырган бишмәтне ки әле, өшемәссең, - диде. Айсылуга эссе булып китте, ул сырмасын салып, себеркеләр өстенә куйды.
Кайтып кергәч тә, шулай сүзсез генә, себеркеләрне бушаттылар. Кичә генә кунакка килгән икетуган сеңлесе Миңлегөл дә Айсылуга нигәдер моңсу күренде. 
Нишләптер Бибисара апасы да дәшмичә генә себерке ташырга булышты. Ул почтада эшли иде. 
Айсылу белән Миңлегөл тышта торып калдылар, ә зурлар өйгә кереп киттеләр. Шунда гына Миңлегөл, сер ачкан тавыш белән, ишеттермәслек итеп кенә:
- Бәләсеңме, апа, Бибисара апа миннән нәрсә сорады? “Син Гөлназ апаңны беләсеңме?” - ди.
- Беләм. Ул Уфада укытучылыкка укый, - дим. 
- Син соңгы тапкыр аны кайчан күрдең?
- Бер атна элек кенә безгә кунакка килеп киткән иде, - дим. Шуннан соң ул сез кайтканчы берни дә сорашмады. 
- Әллә Гөлназ апа чир¬ләдеме икән, - дип сорап куйды нидер сизенә башлаган Айсылу. - Әйдә, өйгә керик, нишләп монда торабыз әле...
Ишегалдыннан ук әнисенең елаган тавышы ишетелде. Бибисара апасы Айсылуны күрү белән:
- Сылу, әниеңнең әйбәт киемнәрен чыгар әле, хәзер алар Юлдашка китәләр, - диде. Юлдашта әнисенең әти-әнисе яши иде. 
“Яңа гына анда булып кайткан иде бит ул, ни булды икән?” дип уйлый-уйлый, әнисенең ки-емнәрен барларга тотынды. 
Сеңлесе кыздырган бә¬рәңгене дә авыз итмичә, әнисе белән әтисе, машинага утырып, Юлдашка киттеләр. Өйдә Миңсылу әби, Миңлегөл һәм Айсылу гына калды.
- Яшь кенә иде шул әле, тәкъдире җиткәндер инде ба¬ланың, - дип акрын гына сөй¬ләнеп йөргән дәү әнисеннән Миңнегөл:
- Нигә алар Юлдашка кит¬теләр, ни булган? - дип сорады.
- Әйтмәделәрмени сезгә? Гөлназ апагыз суга батып үлгән бит, мәрхүмкәй. Бик яшь иде бит әле, - дип, тагын үз-үзенә сөйләнеп йөри башлады. 
Быел кышын “Орленок”та булган чакта Айсылу Гөлназ апа¬сының туган көненә котлау открыткасы салырга уйлаган иде. Тик нигәдер сала алмый калды – әллә открыткасы булмады, әллә онытты... Хәзер менә ак каеннар, Гөлназ апасы теккән сырма... Менә ни өчен моңсу тоелган икән аңа каеннар. Ачы күз яшьләре түгеп утырган кыз кебек, ботакларын түбән игәннәр иде алар. Гөлназ апасының да шушы ак каеннар кебек яшь, матур чагы иде бит. Ул ничә ел буена укырга керү теләге белән янып, үткән ел теләгенә ирешкән иде. Педагогия институтының физика-математика факультетына  кереп, бер курсны гына бетергән иде бит. 
Айсылу Гөлназ апасын соң¬гы мәртәбә үткән кышта күргән иде. Ап-ак куян шапкасын кигән апасы әле дә булса аның күз алдында тора. Ә быел күрәлми калды. Кыш көне Гөлназ апасы килгәндә ул “Орленок”та иде. Әнә шул килүендә әнисенә сырма тегеп биргән дә инде ул. Җәй көне телевизордан чыгыш ясарга баргач, Гөлназ апасы, Айсылуны күреп, елап та алган әле. Бер күрәсе иде шул баланы, бигрәк сагындым, дигән булган. Менә шул апа юк инде хәзер, суга батып үлгән, ди. Юк, булмас бу! Исәндер! Шундый әйбәт апа үлә ди мени! Юк, юк... Айсылу, яшьләренә төелеп, чыгып йөгерде.
* * * 
Икенче көнне иртән әтисе Айсылу белән Миңлегөлне дә Юлдашка алып китте. 
Ләйсән белән Илнур Зирек¬тәге туганнарында кунакта иде, шуның өчен бара алмый калдылар. Ни дисәң дә, алар бәләкәй бит әле, нәрсә аңларлар икән?
Көн аяз, кояшлы. Гөлназ апаны соңгы юлга озатырга бик күп кеше җыелган иде. Дәү әнисенең бөтен балалары да кайткан. Алар, кадерле сеңелләрен җибәрмәскә тырышкан кебек, һаман Гөлназ янында басып торалар. Ул күзләрен йомган, менә-менә зур итеп ачып җибәрер дә, мин исән бит, нигә барыгыз да елашасыз, дип елмаер кебек тоела.
Гөлназ гаиләләрендә иң кече бала иде. Алар барлыгы тугыз бала булганнар, өченче кызлары да яшьли үлгән. Шулай итеп, алар хәзер җидәү калганнар. Аңа нибары егерме дүрт кенә яшь иде бит әле! Әтиләре, Бөек Ватан сугышыннан исән кайтып, Гөлҗимеш әбекәй белән балаларын бер-гәләп аякка бастырганнар, дөнья көткәннәр. Менә иң кече кыз¬лары да үсеп җитте дигәндә генә, якты дөньяны калдырып, мәңгелеккә күзләрен йомды. Җыелган халык та:
- Гөрләтеп туй үткәрер урынга, Гөлназны кара җир астына озатабыз инде, - дип елашалар. 
- И-и, Айсылу балам, дип торам. Бигрәк тә охшагансың мәрхүмә апаңа, койган да кап¬лаган менә, - дип бер әби Айсылуның башыннан сыйпады.
Ә аның башында һаман бер сорау бөтерелә иде: “Нигә гел яхшы кешеләр генә иртә үлә икән?..”
 
* * *
Шул көннән бирле Айсылуга ак каеннар гел сагышлы кебек тоела башладылар. Кырда үсеп утырган чәчәкләрне ул бер дә өзмәс булды. Аларны болай да кыска гомерләреннән мәхрүм итәсе килмәде. Якты дөньяга куанып, кояш нурларына манчылып, иртәнге саф чык тамчыларын эчеп яши бирсеннәр, әйдә! Явыз куллар кагылмасын аларга! 
Әй- й, кешеләр! Ишетәсезме? Үзегезнең йөзегездә елмаю уяткан табигатьнең иң матур бү-ләкләре булган чәчәкләргә тимәгез! Бакчаларыгызда һәрвакыт чәчәкләр үсеп утыр¬сын. Алар сезнең яхшы күңелле, кече күңелле кеше икәнегезне генә күрсәтерләр. Күңел дөньясы бай булган кешеләр генә чәчәкләрне сөя, тәрбияли белә.
Айсылуның кешеләргә ишет¬терәсе килгән сүзләре иде бу. Ул үзе беркайчан да чәчкә өстеннән басып үтмәс, ак каеннарның бер яфрагын да бер¬кайчан да өзмәс...
 
7
Кем генә комсомолга керү турында хыялланмый икән Айсылу кебек яшь чакта? Алар бит комсомолларның күрсәткән батырлыкларына, эшләгән эш¬ләренә карап горурланалар. Шуның өчен менә ничә көн инде Зилә апалары пионерларга ВЛКСМ Уставын, демократик централизмны аңлата. Нинди кеше комсомол була ала, комсомол алдында нинди бурычлар куелган?.. Шул сорауларга җавап бирергә тырышалар алар. Шул ук вакытта пионер эшләрен дә онытырга ярамый. Пионерның кем икәнен белми торып, комсомолга керүе һич тә мөмкин түгел. Айсылу моны бик яхшы аңлый. Ә пионер эшләренә килгәндә, аның үз тәртибе бар. Өченче ел инде ул дружина советы председателе булып эшли. 
«Орленок» пионерлагереннан кайткач, дружина эшләрен тагын да җанландырып  җи¬бәрде. Лагерьдагы вожатыйлары өйрәткәнчә, һәр минуты да файдалы үткән пионер тормышы башланды. Үзе өйрәнеп кайткан җырларны, биюләрне барысын да пионерларга җиткерергә тырышты. Аны һәр көнне пионер бүлмәсендә өстәл артында нинди дә булса кичәгә әзерләнгән вакытта, яки стенгазетага рәсем төшереп утырганда күрергә була иде. Үзеннән кечерәк балалар аңа олылап, ихтирам белән «Айсылу апа» дип дәшәләр иде. Айсылу аларның юатучысы да, киңәшчесе дә була ала. Шуның өчен Зилә апасы аның белән горурланып:
 
- Хәзер Айсылу үзе өлкән пионервожатый булып эшләрлек инде, тәҗрибәсе бар. Балалар да үзен яраталар, - ди торган иде. 
Балалар арасында кайнашып йөргәндә, Айсылу үзенең кайгыларын да, йөрәгенең авырт¬канын да оныта, җаны-тәне белән эшкә чума иде. Пионер эше белән ул укуын да онытмый - гел яхшы билгеләргә генә укый. Җавап бирмәгән дәресен хәтерләми ул. Иптәшләре алдында гына түгел, үзенә дә оят булыр кебек тоела аңа. 
 
* * *
Кызыл галстук белән хушлашу кичәсе булырга тиеш иде бүген. Укучылар, белдерүгә карап:
- Нинди кичә икән бу? Без¬дә бер дә андый кичә булганы юк иде, - дип, бер-берсе белән сөйләшә-сөйләшә, залга юнәлделәр. 
Бүген комсомолга яңа гына аяк баскан егерме укучы кызыл галстуклары, пионер еллары белән хушлашалар иде. Айсылуның пионер елларындагы иң истәлекле көннәре «Орленок» пионерлагеренда үт¬те. Кичәдә ул әнә шул турыда сөйләргә әзерләнгән иде. Фәния - кызыклы үткән экскурсия, походлар турында, Лена - үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашкан иптәшләре, бию, җыр белән күңелне күтәргән көннәр турында, Гали тимурчылар командасы турында сөйләде. 
Сөйләгәндә каушармын дип, Айсылу һич кенә дә уйламаган иде. Дулкынланудан, хәтта аның күзләренә яшьләр тыгылды, шуңа күрә соңга таба язуына карый алмый башлады. Тавышын көч-хәл белән чыгарып сөйләп бетергәндә, иптәшләренең үзенә елмаеп карап торганнарын күргәч, ал бите буйлап шатлык яшьләре тәгәрәп төште. Бераздан аның кулында өр-яңа комсомол билеты иде...
 
8
Айсылу яз көне авырып, озак кына больницада ятып чыкты. Шуңа күрә сигезенче класстан соң иптәшләре белән имтиханнарны бирә алмады. Ләкин аны олы куаныч көтә иде.
Мәктәптә укулар тәмам¬ла¬нырга санаулы гына көннәр калган чак. Беркөнне директор Айсылуны үз кабинетына чакырып кертте дә:
- Сине районның мәгариф бүлеге башкалабыз Мәскәүгә бару өчен путевка белән бү¬ләкләде. Беләсеңме, Айсылу, районнан бер сине генә! Сиңа күрсәтелгән зур ышаныч бу! - диде.
Кыз аптырап калды. 
- Ни өчен?- дип сораганын үзе дә сизми калды.
Ни өчен аны гына? Юкса районда аның кебек укучы бет¬кәнмени? Иптәшләре ни уйлар? Ул бит алар кебек үк гади укучы. Ни өчен?
- Аны үзең дә аңларга тиеш. Син - мәктәпнең иң яхшы укучысы, активисты бит.
- Юк, мин бара алмыйм, Ну¬ри абый. Районда минем кебек укучылар бик күп бит. Берәрсенә бирсеннәр ул путевканы, - дип, Айсылу борылып чыгып китә үк башлады.
- Туктап тор әле. Сине рай¬ком җыелышы раслады бит инде, Уфага харак¬те¬рис¬тикаңны да җибәр-дек. Ничек тә каршы килә алмыйсың, Айсылу, аңла. 
- Алай булса, рәхмәт, Нури абый. Мәскәүне бер күреп кайту - үзе зур бәхет бит ул! Ышанычыгыз өчен тагын да рәхмәт, - диде кыз, дулкынланудан калтырап.
- Менә, әллә кайчан шулай кирәк иде. Бар инде, дәресеңне укы, - дип, Нури абыйсы аңа чыгып китәргә рөхсәт итте. 
Директор үзе дә нинди шат иде бит! Укучысы шундый бү¬ләккә лаек булсын әле!
Айсылу Нури абыйсын алар¬ның мәктәбенә эшкә кил¬гән көненнән үк якын күрде. Кечкенә генә буйлы, балаларга һәрвакыт ягымлы карашта булган, елмаеп торган абыйның һәр хәрәкәтен, йөрешен, хәтта йөзен дә Владимир Ильич Ленинга охшата иде Айсылу. Менә шул абыйсы бүген аңа шатлык¬лы хәбәр әйтте. 
Ул Мәскәүне хәзер якыннан беләчәк, музейларында йө¬риячәк, һәйкәлләргә чәчәк салачак. Шундый татлы уйларга чумып, Айсылу класс бүлмәсенә кереп китте. 
 
* * *
...Җәйге башкала бигрәк тә матур икән! Урамнарда искиткеч тигез итеп үскән куаклар, бәрхет кебек яшел үлән һәм кәүсәләре ак буяуга буялган агачлар карашыңны иркәлиләр. Ә чәчәкләр? Кая гына карама - урман болынына килеп керәсең кебек! Боларның барысы да кеше хезмәте җимешләре икәне күренеп тора иде. 
Башкортостан мәк¬тәп¬лә¬рен¬нән җыелган иң алдынгы 68 комсомол бүген Мәскәү урамнары буйлап атлый. Сөйләшкән тавыш ишетелми. Ишетелмәс тә. Алар бит күптән түгел генә Ленин мавзолеенда булдылар. Шунда алган тәэсирдән, тиз арада гадәти хәлгә күчеп, сөйләшеп китәргә аларга йө-рәкләре базмады. 
Бераздан инде алар автобуска утырып, даһи юлбашчы соңгы елларда яшәгән һәм эшләгән Горки авылына юл тоттылар.
Автобустан төшкәч тә, Айсылу алдына музей кебек бер йорт килеп чыгар, дип уйлаган иде ул. Ләкин аны бөтенләй башка күренеш тетрәндерде дә, куандырды да. Мондый бакчаны Айсылуның әле беркайчан да, беркайда да күргәне булмагандыр. Күкләргә ашкан наратлар, усаклар, каеннар арасыннан кояш нурлары үтеп кереп, ап-ак төскә буялган эскәмияләргә төшәләр. Тибрәнгән яфраклар күләгәсенә карап торсаң, менә әле яңа гына шушы урындыктан Ленин үзе торып киткән кебек тоела. 
Аяк астында йомшак хәтфә үлән үсә. Аңа аяк белән басарга кыймый торасың, рәнҗерләр кебек тоела. Гүя Ленин да шушы яктыга үрелгән үсентеләргә бас¬мыйча гына аларның башларыннан сыйпап үткән. 
Бу табигатьнең гүзәллегенә сокланмыйча мөмкин түгел иде. Агач, үләннәрдән бөркелгән хуш ис җанны тынычландыра, ял биргән кебек тоела. Владимир Ильич та бу бакчада ял итәргә яраткан, урманның саф, шифалы һавасын сулаган.
Сукмак буйлап бара торгач, Айсылу ачыклыкка килеп чыкты. Каршында ике зур гына ак йорт тора иде. Ә алар янындагы клумбада - розалар, Айсылу белгән бөтен төсләр дә бар иде монда. 
Кеше... Ниләр генә эшли алмый ул! Әнә бит Ленин да чын кеше булган. Әгәр ул халыкларга юл күрсәтмәсә, азатлыкка чыгармаса, Айсылу хәзер менә шулай йөри алыр идеме? Бүлмәләрдә йөргәндә ул әнә шул сорауларга җавап эзли иде. 
Ленинның аяклары басып үткән идәннәр, аның кулы тигән өстәлләр, күз нурларын чәчеп укыган, үзе язган китаплар...
 
* * *
Башкалада үткән берничә көн эчендә кайларда гына булмадылар алар! Владимир Ленин музеенда да, Тарих музеенда да, СССРның кораллы көчләр музеенда да. Санап бетерерлек түгел. Ә күпме тәэсирләр, истәлекләр алды Айсылу!? Ул күргәннәрен язып та бирә алмас, рәсемгә тө¬шереп тә күрсәтә алмас иде, мөгаен. Үз күзләрең бе¬лән күреп, күңел күзең аша үткәрергә кирәк боларның барысын да. Чөнки бик күп бөек кешеләр яшәгән, күпне күргән, күпне кичергән башкала бит ул. Аны шуның өчен үз күзең белән күрмичә сөйләп бирерлек түгел. Кем ничектер, ә Айсылу нәкъ шулай уйлады. 
Төнге тын шәһәр күген Кремль курантлары яңгыратып, «Тыныч йокы сезгә, тыныч йокы сезгә», дип кабатлыйлар сыман иде.
 
9
Тугызынчы класста Айсылуга уку авыррак бирелә баш¬лады. Башка еллардагыга караганда, программасы катлаулырак кебек тоелды. Ләкин һәрвакытта да тыры¬шып, һәр дәрескә әзерләнеп йө-рер¬гә өйрәнгәнлектән, ул дружи¬нада пионер эшләрен дә алып барырга, яхшы укырга да өлгерде. Моның сәбәбе, бәлки, Айсылуның көннең һәр минутын дөрес файдалана белүеннәндер. Ул бит һәр кич¬не, дәресләрен әзерләп бе¬тергәч, иртәгесе көнгә план төзеп куя иде. Һәр иртә саен физзарядка ясарга да онытмый.
 
- Зарядкадан соң мин үзем¬не көн буе яхшы хис итәм, гел хәрәкәтләнәсе генә килеп тора, - дип җавап бирә иде ул сораган иптәшләренә. 
Дәресләр беткәч, пионер бүлмәсенә барып, ни дә булса эшләмичә, өенә кайтмый иде ул. Бер дә эш булмаса, дружина көндәлеген тутырып куя, яисә газета-журнал укый. Ул бигрәк тә «Вожатый» журналын укырга ярата иде. Чөнки анда бүгенге көндә үзеңә кирәк булган файдалы мәкаләне тапмыйча калмыйсың. Илебездәге пионер дружиналарының эшенә карап соклана иде ул. «Безгә дә менә шушы сборны әзерләргә була!» - дип хыяллана да башлый. Үзенең дәфтәренә дә язып куя әле, Зилә апасына да күрсәтә.
Өйгә кайтып төшке ашны ашап алгач, Айсылу суга барып кайта, өйләрне җыештырып ала да кыш булса - чаңгы шуарга, ә җәй булса - йөгерергә чыгып китә. Саф һавада күңелен күтәреп кайтканнан соң, кичке ашны әзерләргә керешә. Бергәләп ашап-эчеп алгач, ул дәресләрен укый башлый. Вакыты калса, иртәгедән соң керә торган предметларны да карап куя. 
 
Бу вакытта бөтен гаилә йок¬ларга әзерләнә. Ләкин Айсылу ятарга ашыкмый әле. Ул кулына кичә генә библиотекадан алып кайткан Николай Островскийның «Корыч ничек чыныккан» романын ала. Ул бу романның киносын да караган иде, бервакыт китабын да укып чыккан иде. Ләкин, тормышны күбрәк аңлый башлагангамы, аны тагын бер кат укыйсы килеп китте. 
Дружина эшләре белән күбрәк мәшгуль булгангадыр инде Айсылуның әдәби китап¬лар укырга вакыты күп калмый. Шуның өчен, төнлә генә булса да, ул кулына китап алырга тырыша. Укыган саен үзендә яшәү көче сизә, чөнки китап тормышта үз урыныңны табарга булыша, чынбарлыкны һәм үткән тормышны чагыштырып карарга өйрәтә. Кайгы килгәндә, китап аның юатучысы, киңәшчесе булды. 
Айсылу үзенә ошаган җөм¬ләләрне аерым бер блокнотка күчереп яза бара. Күптән түгел генә ул Ш.Рәкыйповның «Таңнар һаман матурмы?» повестен, Габдрахман Әп¬са¬лә¬мовның «Күк күкрәр» романын, Х.Дәүләтшинаның «Ыргыз» романын укып, үзенә ошаган урыннарын язып алган иде. Аның блокнотында фән, хезмәт турында бөек кешеләрнең әй¬темнәре, халык мәкальләре язылган: «Хәтер белән түгел, бәлки үз зиһенең белән үзләштергән белем генә чын белем» (Лев Толстой); «Артык күп укуга караганда, мәгънәсенә тирәнрәк төшенеп уку яхшырак» (Надежда Крупская); «Укудан туктаган кеше уйлаудан туктый» (М.Дидро) һәм башкалар.
 
...Берничә көннән Айсылу блокнотына Николай Ос¬тров¬скийның яшәү, тормыш турындагы уйларын да язып куйды. «Самое дорогое у человека - это жизнь. Она дается ему один раз и прожить ее надо так, чтобы умирая смог сказать: вся жизнь и все силы были отданы самому прекрасному в мире - борьбе за освобождение человечества». 
 
 
11
Җәйге аяз көн. Кояш аяусыз кыздыра. Хәтта йортта йөргән тавыклар да күләгәдән чыгарга куркып җим чуплиләр. 
Айсылуның бик нык итеп эчәсе килә башлады. «Эх, булса иде хәзер безнең чишмә суы. Сусау шундук басылыр иде», - дип, күз кырые белән генә кояшка карап куя ул. Су сорар иде дә, Ләйсән дә, Илнур да күренмиләр. Ә үзе алып эчә алмый, чөнки куллары буяуга батып беткән. Ул яшел үлән төсендәге коймаларга ак чәчәкләр төшерә. Бер урында таҗ яфракларын җәеп ике чә¬чәк утыра. Берничә адым киткәч, тагын шундый ук ак чәчәкләр калкып чыга. Бакчада үсеп утырган чын чәчәкләр диярсең! Эше тәмамлангач та, Айсылу, үзенең иҗатына карап, озак кына басып тора. Йорттагы, урамдагы коймаларда, җирдән үк, чәчәкләр үсеп чыккан иде. Сокланып тора-тора, Айсылуның сусавы басылган кебек тоелды. Үзеңнең эшеңне күреп куанудан да зур бәхет бармы икән?! Хәзер ул кайдан кайтып керсә дә, аны ак чәчәкләр каршы алачак. Кип¬кәнме икән дип, кыз бер таҗ яфрагына кулын тидереп карады. Кипкән! Шушы кояшта да кипмәсә инде!
 
Ул өйгә кереп китте. Анда да кичә төшереп бетерергә өл¬гермәгән рәсеме көтә иде аны.
...Кып-кызыл кояш диңгез ар¬тына яшеренергә маташа. Аның нурлары күперенеп утырган болытларны ал төскә манчыган. Нинди гүзәллек! Диңгез дә кичке шәфәкъ нурларына төренгән. Аның куе кызыл төскә кергән дулкыннары кояшка кул болгыйлар кебек тоела.
Адашып килеп кергән болыт кисәкчеге кояшның бер күзен кысарга мәҗбүр иткән. Ах, нинди шаян, ә! Кояшы да бит әле күңелле генә елмаеп торган кебек, һаман диңгез артына төшеп китәргә җыенмый. Һаман күктә, саубуллашырга теләмәгәндәй, асылынып тора. Айсылу менә шушы күренешне күздән кичереп ясаган иде дә инде рәсемне. Чыннан да ул уйлаганча килеп чыккан бит. Аның күңел дөньясына шатлык китергән, шифа биргән бу рәсемгә рәхмәт әйтәсе килеп китте. Ул һәр уңышлы рәсеме өчен шулай сөенә иде. 
 
Айсылу, быел яз көне авырып, өч ай буена Уфада больницада ятты. Кайтуының икенче көнендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме булырга тиеш иде. Больницада ятканда, ул әдәби китаплар укырга тырышты, яңа һөнәрләргә дә өйрәнде. Төр¬ле төстәге кәтүк җебеннән челтәрләп шапка бәйләргә, җиз калайга тишекләп рәсем ясарга, хәтта открыткалардан шкатулка ясарга да өйрәнде. Ул вакытын бушка уздырмады. Авыруын онытырга тырышты. Өйгә кайткач та әле ул әнисенә биш почмаклы, өстенә йолдыз кебек капкач ясалган шкатулка ясап бирде. Теш пастасыннан бушаган савытларның эчен тышка әйләндереп, чеканка да ясап карады. Үзенә җәй көне кияр өчен челтәрләп шапка бәйләде, кулъяулыкларның читләрен би¬зәде. Менә шул вакытта ниш¬ләптер рәсем төшерү белән дә ныклап мавыгып китте. Ул, үзең уйлап төшергән рәсем генә чын рәсем була, дип уйлый иде. Һәм рәсемнәрен һәрвакытта да күз алдына китереп, яки натурадан карап ясый иде. Һәр рәсем саен Айсылуның кисточкасы шомарак йөри, төсләре матурлана бара. Төшергән саен төшерәсе генә килеп тора иде аның. «Гимнастка кыз», «Кичке шәфәкъ нурларында», «Яз сулары», «Март ае», «Гөлчәчәк апа һәм тамчы гөле», «Романтика» дип аталган рәсемнәрен ошата иде ул. 
 
«Алмаз» санаториясенә ял итәргә баргач та, ул буш вакытын гел рәсем төшереп үт¬кәр¬де. «Җиләк җыйганда», «Һәр рәсемдә кояш» дигән рә¬сем¬нә¬рен иптәшләре дә яраттылар. 
Монда Айсылу үзенә яңа дуслар тапты. Алар бигрәк тә Гүзәл исемле кыз белән тату иделәр. Ул үзе Уфада яши. Хат язышып торырга сүз куештылар. Айсылу «Орленок»тагы дуслары белән дә хат алышып тора әле. Бөтен ил буенча дусларың булу - нинди зур куаныч икән ул! 
Кара диңгез Айсылуны һа¬ман да булса үзенә тартып тора иде. Канатлары булса, «Орленок»ка очып кына барып кайтыр иде дә бит! Бигрәк сагынды шул...
 
Үткән ел көз көне асфальт¬ка рәсем ясау конкурсында да Айсылу үзе ял иткән «Звездная» дружинасы бинасын, аның янында уйнап йөргән балаларны төшергән иде. Иң өскә «Бәхетле балачагыбыз өчен рәх¬мәт сиңа, туган илебез!» дип язып та куйды. Шул бәйгедә аңа икенче урын биргәннәр иде. Ә Ай¬сылу анда мәктәп исеменнән кат¬нашыр өчен генә килгән иде бит. 
Тормыш шулай уйламаганда гына аның алдына йә шатлыгын, йә кайгысын китерә дә сала иде. Бәлки, шулай кинәт булгангадыр, Айсылу күп вакытта, ни эшләргә, нидән башларга белмичә, югалып кала иде. 
 
Менә мәктәпне тәмамларга да бер ел гына калган, ә ул үзе¬нең кем булырга тәләвен әле белми дә. Әлбәттә, ул яшьтән үк балаларны яратты, укытучы булырга хыялланды. Ә башка профессияләр беткәнмени? Мәсәлән, ул рәсем төшерергә ярата. Бәлки, аңа шушы юл буенча һөнәр сайларгадыр? Дөрес, соңгы вакытта Айсылу китапханәдән гел рәссамнар турында китаплар ала башлады. Андагы рәсемнәргә озак кына карап утырырга ярата, рәссамнарның ни уйлаганын, тойгыларын аңларга тырыша иде ул. Рәссамнарның күзләре аңа, башка кешеләрнекенә караганда, сизгеррәк тә, серлерәк тә кебек тоела. Ә үзенең дөнь¬я¬га карашы нинди булуын белми иде әле ул. Кайвакыт, шул турыда уйланып, тирән уйга баткан кеше кебек, озак кына дәшми-тынмый утыра иде. 
 
Нәрсә уйлый икән ул? Әллә аның күзләре дә сизгерләр дә, серлеләр дә микән? Әллә башка фикерләр чагыламы анда? Бәлки, сагыштыр, ә бәлки, кем белә бит, кайчан да булса балкып чыгарга җыенып, бәхет нурлары яшеренеп ятадыр? 
Кеше алдан барысын да белеп торса, яшәве дә күңелле булмас иде шул. Яши-яши, ул үзендә һәр көнне нинди дә булса яңалык таба, үстерә, гадәткә әверелдерә, тискәре якларыннан арынырга тырыша. Кеше әнә шулай үз-үзе белән көне-төне көрәш алып бара. Көрәш кенә аңа яшәү көче бирә, начар якларын җиңеп чыгарга ярдәм итә.
Һәр кеше ул - үзе бер тормыш. Нинди генә булса да, ул бәхетле булырга тиеш. Ләкин, кызганычка, тормыш барлык ке¬шеләргә дә бәхетне тигез бүлеп бирми шул. Аны үзеңә эзләргә һәм табарга туры килә. 
Әнә шундый уйлар борчый зур тормышка аяк басарга әзерләнгән яшүсмер кызны. Ул күп нәрсәне белми шул әле. «Син бәхетлеме?» дигән сорау¬га да әлегә җавап бирә алмас иде... 
 
12
Еллар үткән саен, яз сулары аккан саен Айсылу да үсә торды. Ул хәзер уйлабрак эш итә, әнисеннән киңәш сорый, кайгы-шатлыклары белән бүлешә. 
Стенада әнисенең фотокарточкасы эленеп тора. Озын кара толымнарын җыеп төйнәгән, үзе шат, елмая. Игътибарлы күзләрен кыса төшеп, Айсылуга көлеп карап торган кебек тоела. Елмайган иреннәре арасында ап-ак тыгыз тешләре күренеп тора. 
Ул вакытта Гөлгенә бик яшь булган әле, бәлки, Айсылуның да дөньяда булмаган чагы бул-гандыр. Нинди чибәр һәм бәхетле булган аның әнисе! Ә хәзер Айсылу әнисенең шулай бәхетле елмайган чагын күргәне бармы икән? Юк, ахрысы. Булса да, бик сирәктер. 
Мәктәптә ул татар те¬ле һәм әдәбияты, матема¬ти¬ка дәресләре укыта. Ай¬сы¬луга әнисенең темବны аң¬ла¬еш¬лы, ачык һәм гади итеп аңлатуы ошый иде. Тәр¬бия сә¬гатьләрендә аның сөй¬лә¬гән¬нә¬рен балалар тын да алмыйча тың¬лап торалар да соңыннан бу те¬мага фикер алышалар. Чөнки Гөл¬генә апа гел тормыштан мисал¬лар китереп сөйли, шуның өчен тәрбия сәгатьләре балалар өчен бер күңелле дә¬рес була иде. 
 
Айсылу үзенең әнисе бе¬лән чын күңеленнән горурлана. Чөнки балалар аны киң күңелле, мөлаем йөзле булуы өчен бик яраталар иде. Мәктәптә Гөлгенә апа үзен тыныч тота, шуңа балаларның күңеле аңа тартыла. Ә Айсылу әнисен өйдә башкача итеп күрә иде. Авырлыкларга түзәргә, эш белән генә кайгысын басарга өйрәнгән әнисенең карашы салкыная, күңеле сагыш белән тула. Ничек түзә икән ул? Әтисе бит аңа юньләп дәшкәне дә юк. Дәү әнисе әтисенә нәрсәне булса да икенче төрле сөйли дә, әтисе юкка-барга тавыш чыгара. Көн буе мәктәптә балалар белән эшләп кайткач, өйдә, йортта да күп эшләп арыган әнисен ник җәберли икән ул? Эх, Айсылуның әтисенә җавап кайтарырлык, аның дөрес эш¬ләмәвен аңлатырлык хокукы булса икән? Юк шул. Аның өчен Айсылу чүп тә түгел. “Әле син әтиеңне өйрәтәсеңмени, эт баласы!” - дип кенә җикерә ул аңа. Нигә шундый шәфкатьсез, җансыз икән ул? Берәр кайчан сабыйлыктан чыгып, акылга утырырмы икән? Айсылу балачагыннан ук көтте бу үзгәрешне. Менә-менә ул төзәлер, әнигә дә, миңа да тимәс. Ул да кеше баласы бит, дип көтә-көтә, бик күп еллар үтеп китте. Ләкин ул төзәлмәде, хәтта уйламады да бугай. 
 
Хәер, соңгы елларда ул бик сирәк эчә. Чөнки аяклары көч-хәл белән атлап йөри башлады. Ләкин эш анда мени? Аек акыл белән кешенең җанын әрнетү үзе бер газап түгелмени? “Мин шулай авырып китеп, балаларым һәм хатыным кулына калырмын”, - дип уйламыймы икән ул? 
Айсылуның колак төбендә әле дә котычкыч сүзләр яңгырап тора: “Син аңа пычак ат!” Әйе, әти дигән кеше шулай диде! Үзенең туган әтисе. Иртән йокыдан торганда ишетте ул бу сүзләрне. Әнисе сыер саварга чыгып киткән иде. Ләйсән дә, Илнур да йоклыйлар әле. Дәү әнисе “Айсылу, Айсылу” дип нидер сөйли. Сүз нәрсә турында барганын Айсылу ишетмичә калды. Дәү әнисе колакка катырак булганлыктан әтисенә кычкырып сөйләргә туры килә. Шуңа күрә “Син аңа пычак ат!” дигән сүзләрне ул ачык ишетте. Айсылуга, димәк, пычак ат... Ул берни дә ишетмәгән кебек юрган астына кереп чумды да үкси-үкси елады. Әнисе уятырга килгәндә инде яшьләре кипкән иде..
Дәрестә дә бу сүзләр аңа тынгы бирмәделәр. Исенә тө¬шерә дә, тамагына төер килеп тыгыла. Менә-менә елап җи¬бәрәм дип торганда, кешеләр арасында булуы исенә төшә... Юк, юк – түзәргә кирәк. 
 
Тарих дәресе бара. Нури абыйсы, тактага тырышып яза-яза, нидер сөйли. Ә Айсылу беренче парта артында утырса да, аны ишетми... Колагында теге котычкыч сүзләр яңгырый. Күз яшьләре үзеннән-үзе тәгәрәп төшәләр, аларны тыеп кына булмый бит. Нури Галимович кинәт туктап калды. Аннан соң ягымлы тавыш белән:
- Әллә авырыйсыңмы, Айсылу? - дип сорады.
Айсылу башын какты. Ни дип әйтсен инде ул шушы яхшы күңелле кешегә. Сөйләсә дә, ышанмаслык нәрсә бит. 
 
* * * 
Дәрес вакытында Айсылу әнисеннән күзен алмыйча тыңлый иде. Соңгы елларда аның чем кара чәчләре арасында ак чәчләр дә күренгәли башлады, сагыш ябык йөзендә сырлы эзләр калдырды. Күзләре дә яшь чагындагы кебек елмаеп тормыйлар, эчтән генә сулкылдыйлар кебек. Тик елмайганда гына ак тешләре тезелешеп күренеп калалар да, йөзе яктырып киткәндәй була. 
 
Шушы тормыш авырлыкларына түзеп яшәргә өйрәнгән әнисе һаман яхшы күңелле, мөлаем йөзле булып кала бирде. Айсылуның әнисеннән башка бер якын кешесе дә юк иде. Ул аны шатландырыр өчен, һәр бәйрәм саен үз куллары белән ясап бүләкләр әзерли иде. Ләкин аның бер шарты бар: кибеттән әнисенә дигән открытканың иң матурын, гадиен, әнисенә охшаганын сайлап, тик берне генә ала иде. Хәтта “Орленок” пионерлагереннан да ул берне генә – зәңгәр күк йөзе төсендәге чәчәкләр төшкән 8 Март открыткасы алып кайтты, иртәгә бәйрәм дигән көнне генә әнисенә, йөрәгеннән чыккан теләкләрне теләп, бүләк итте. Ә иртән торуга... Айсылу куйган урында открытка юк иде. Ул радио өстен, астын, яннарын берничә мәртәбә карап чыкты. Ләкин аның әнисенә биргән бүләкләре юк иде. Энесенең керүен көтеп алды ул. 
- Илнур, син ары-бире без¬нең бүләкләрне күрмәдеңме? Әни алып куйдымы икән әллә?! - дип аптырады. Илнур башта әйтергәме-әйтмәскәме, дип уйлап торды да:
 
- Иртән мин уянганда, әти синең открытканы укып утыра иде. Аннан соң: “Күрсәтермен мин сиңа “сөекле әниеңне”, - дип, открытканы ертып, мичкә ташлады, - дип, апасына дө¬ре¬сен әйтмичә булдыра алмады. 
Айсылуның күзенә яшьләр килеп тыгылды. Елаганын ишет¬термәс өчен, ул өйдән чы¬гып китте. Әтисенең шундый җансыз булуына ачынып-ачынып елады ул. Менә ничә ел инде 8 Март көне шулай үтә иде Айсылу өчен. Үч иткән кебек, әтисе шушы көнне генә эчеп кайтып, тавыш чыгара иде. Әнисе өчен бәйрәм әсәре дә калмый.
 
Менә тагын йөрәгенең бер изге өлеше кисеп алынган кебек өзелеп төште. Бу гаиләдә әнисенең хәлен Айсылу гына аңлыйдыр. Әнисен кызганып күпме генә күз яшьләре түкмәде ул! Әтисе аңа берәр начар сүз әйтсә, ул, әнисен яклап, бер сүз әйтергә кыймый, авызын ачып кына кала шул. Әйтергә хокукы юк. Ә “әти” дип аталган кеше әнисен тагын да ныграк кыерсытырга керешә. Имеш, алтын тишектән төшкән балаң хәзер атасын чүпкә дә санамый, син өйрәттең аны, дип әллә нәрсәләргә кереп китеп, әнисенең җанын ашый башлый. 
Айсылу бер журналда бала¬ларның әтиләре турында язган хатны укыган иде. Бәлки, безгә дә ярдәм итәрләр, әнинең язмышын җиңеләйтерләр, дип Айсылу да хат язды.  
 
Ул вакытта аңа 10 гына яшь иде әле. Ни сәбәпледер хатны икенче көнне җибәрмәде кыз. Әтисенең яхшыруына, әнисенә карата кешелекле булачагына ышанып, уеннан кайтты. Ләкин, кыерсытулар дәвам иткәч, хат исенә төшеп, эзли башлады, ләкин куйган урыныннан таба алмады. 
Әнисе генә алып куйган булырга тиеш иде аны. Айсылу, әлбәттә, әнисеннән сорарга кый¬мады, ә хат редакциягә бармыйча калды... 
ДӘВАМЫ БАР.
 

Тәслимә ГӘРӘЕВА
Бердәмлек
№ --- | 18.03.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»