поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.12.2010 Җәмгыять

Кайда да бер кояш

Элек-электән хәлле кешеләр ялчылар, асраулар, бала караучылар, балаларына сабак бирүче укымышлы кешеләр тотканнар. Әүвәл мондый кешеләрне табу белән кемнәр шөгыльләнгәндер, белмим, хәзер исә атлаган саен агентлыклар бар. Акчаларын кая куярга белмәгән байларга бала караучыдан алып... эт караучыга кадәр шулар табып бирә. Илдә эшсезләр армиясе ишәя барган саен, байларга ялланып хезмәт итәргә теләүчеләр дә артканнан-арта. Бөтен кешенең дә, эш эзләп, чит илгә китәргә мөмкинлеге юк бит. Акча түләсәләр чучка да көтәрсең, эт урынына бай йортын да сакларсың.

Университетта бергә укыган иптәш кызым Руфия үз эшен ачты. Ул заказ бирүчеләргә гувернанткалар, экономкалар, сакчылар, бала караучылар һәм башка төр хезмәт күрсәтүчеләр табып бирә. Күпләр бирегә кемгәдер баш иеп, бил бөгеп хезмәт итәргә теләүдән түгел, ә акчасына алданып килә (хезмәт хаклары унбиш-егерме биш мең). Бер көнне бу миңа: “Бер бай хатын яңа туган баласына профессиональ “няня” эзли. Иртәгә кандидатлар белән сөйләшү була. Син кешеләрне аера беләсең бит. Соңыннан үз фикереңне әйтер идең...“– дигәч, көләсем килеп китте. “Кемнең кем икәнен каян беләсең? Ул бит кәнфит түгел, кабып карап булмый. Шулай да килермен”, – дидем. “Әһәмиятле” кеше булып күренер өчен түгел, няня эзләүче бай хатынны (ул няняларны атна саен алыштырып кына тора икән) күрәсем килгәнгә генә ризалык бирдем. Кая килеп җиттек без? Элек әниләребез урак урганда да балаларын имезүдән мәхрүм итмәгәннәр. Ә хәзерге бай хатыннары бер җирдә эшләмәсәләр дә, балаларын карарга вакыт тапмыйлар, гәүдәм бозыла дип, имезүдән баш тарталар...

 

Бала караучы эзләүче хатын белән очрашкач: “Сезнеңчә, профессиональ няня нинди булырга тиеш? Ул балага ана назы бирә алыр дип уйлыйсызмы?“ – дип сорамыйча булдыра алмадым. Ханым: “Бу нишләп миннән сорау алып утыра әле?“ – дигән сыман карап куйды да:

 

– Ул югары белемле, бераз педагог һәм медик булсын. Мин аңа акча түлим бит. Няня барысын да белергә тиеш, – дип җавап бирде.

 

Ходай биргән талантың булмаса, бала-чаганы яратмасаң, биш югары уку йорты тәмамласаң да юк инде ул. Акча бөтен нәрсәне дә хәл итеп бетерми шул. Бөтен нәрсәне дә сатып алып булмый. Аңлашылды. Моңа чикылдап торган укытучы кирәк. Бер урынга биш кеше дәгъва кыла. Няня булып эшләргә теләүчеләр берәм-берәм сөйләшүгә керә башладылар.

 

– Моңа кадәр кайларда эшләдегез? Тәҗрибәгез бармы?

 

– Балалар бакчасында ун елга якын тәрбияче булып эшләдем. Группада егермегә якын бала. Күпчелегенең әти-әнисе – яшьләр. Аларга әле тегесе-әле монысы ярамый. Берсе югалган кулъяулык, икенчесе сыңар оекбаш таптыра. Хезмәт хакы бик түбән.

 

– Беләсезме, – мин әйтәм. – Балалар бакчасында эшләве авырдыр, ләкин кешедә эшләве йөз тапкыр җаваплырак һәм авыррак. Синең һәр адымың күзәтү астында. Ун-унике сәгатькә чыдасагыз, физик һәм психологик яктан нык булсагыз – эшли алырсыз. Байлар үз рәхәтлекләре өчен акчаны жәлләмиләр, ә кешегә түләү ягына килгәндә җиде кат тиреңне тунамыйча бирергә ашыкмыйлар.

 

Икенче, өченче кергән кешегә дә бер үк сорауны бирәм. Барысында да зар-моң. Җүнле эш юк. Андый эш табылса – акчасы юк. Мин боларның берсенә дә яңа туган сабыемны ышанып тапшырмас идем. Тормыш ыгызыгысыннан, фәкыйрьлектән туйган кешеләр болар. Башларын кая куярга белмәгән тәрбиячеләр, укытучылар. Дүртенчесе – лаеклы ялга чыккан фән кандидаты. Аның белән таныштыргач, теге бай хатынның күзләре очкынланып китте. Шушында нокта куябыз дигән сыман, аның һәр сөйләгән сүзенә башын кагып утырды. Няня булырга теләгән кешеләр белән сөйләшү төгәлләнгәннән соң шушы фән кандидатына тукталдылар. Теге ханым аны бер ай сынау шарты белән үзенә эшкә чакырды.

 

Бераз вакыт узгач иптәш кызымнан тегеләр хакында сораштым. “Бер ай түгел, бер атна да эшли алмаган ул, – дип җавап бирде ул. – Әйберләрен дә алмыйча качкан. Әле бер көнне аларда эшләп киткән асрау: “Буш урыныгыз юкмы?” – дип килгән иде. Хуҗабикәнең бик саран һәм пырдымсыз булуыннан зарланды. Аларда эшләүчеләр үзләрен коллар кебек хис итәләр икән. Бернинди хокуклары да юк. Каршы дәшсәң, штраф сала яки хезмәт хакын тулысынча түләми икән... Хуҗабикә кәефе булмаса юк-барга сәбәп табып тавыш чыгара да, эштән куа икән. Бу сүзләрне ишеткәч тәнемдә бала йоннарым кабарды, урамда бит егерме беренче гасыр, цивилизация чәчәк аткан илдә яшибез...

 

– Нинди, кайдагы цивилизация турында сөйлисең син?! – диде иптәш хатыным. – Бер яшь кенә кызны няня итеп, яхшы гына хезмәт хакына эшкә урнаштырдым. Бер-ике ай эшләгәч, сөйләшенгән акчасын түләмәгәннәр. Үзен эштән дә җибәрмиләр. Беркөнне чылтыратып ашыга-ашыга сөйли: ”Мине дачаларында бикләп тоталар. Телефонымны да алдылар. Коткарыгыз!” – диде дә, элемтә өзелде. Хәзер менә шул баланы коткару артыннан йөрисе була.

 

Малае югары уку йортына кергәч, гомере буе авылда физика-математика укыткан Гөлфия улына ияреп Казанга килде. Укучылар саны тулмагач, мәктәпләрен япканнар. Эшсез калган. Монда да аны колач җәеп каршы алучы юк. Йөри торгач, аптыраганнан бер байның ике баласын карарга алынды. Торыр җире дә булмагач шуларда яши ( шундый шарт белән генә алганнар). Атна башыннан шимбә көнне кичке алтыга кадәр эшли. “Бик авыр түгелме соң?” – дигән идем, “Әллә инде?” – дип, иңнәрен генә җыерып куйды да, дәвам итте: ”Кая барасың, синең укытучылыгың кемгә кирәк? Авыр булса да, түзәсең инде. Иртән-иртүк торасың, бөтенесе ятканнан соң гына караватка барып түнәсең. Ал-ял юк. Балаларга гына түгел, гаиләдә ничә кеше – барысына да ярарга кирәк. “Шул унсигез мең акча өчен егерме дүрт сәгать эшләргә туры киләмени?” – дигәч дәшмәде.

 

Моңарчы әлләни игътибар иткәнем юк иде. Хәзер кая барсам да, бала җитәкләгән, арба тарткан хатын-кызларга, апаларга күзем төшә. Ял итәргә баргач лифтта бер татар кызы белән таныштым. Янында ике бала, арбада бер нәни утыра. Чит җирдә балалар белән үз телебездә сөйләшкәнне ишеткәч рәхәт булып китте. ”Афәрин, сеңлем! Үзең яшь кенә булсаң да балаларың белән татарча рәхәтләнеп сөйләшәсең. Курыкмыйча өчне алып кайткансың әле җитмәсә?” – дигән идем, бик матур итеп елмайды да: ”Апа, болар минеке түгел,улым өйдә калды. Мин бу балаларның нянялары. Әти-әнисе белән бергәләп ял итәргә килдек”, – диде.

 

Кич белән урамга чыккач мин аны тагын очраттым. Бала арбасы тарткан ике чит хатын белән сөйләшеп тора иде. Мине күргәч әллә кайдан исәнләшеп, үзләре янына чакырды. “Менә без монда өчебез дә нянялар. Минем исемем Чәчкә”, – дип кулын сузды. Без аның белән якташлар булып чыктык. Инна Мәскәүдән килгән, Вера – Краснодар ягыннан. Алар көн саен кич белән урамга балаларны һава суларга алып чыгалар. Инна кызып-кызып хуҗабикәсе турында сөйли башлады: “Күрдегезме сез аны? Кипкән балык бит ул. Карарлык җире булса иде. Ә ничек яши! Аның алган киемнәреннән өй тулды инде. Кат-кат өелеп тора... Мине нигә алып килделәр инде монда. Интексен дип. Үләм мин монда. Минем дә кеше кебек ял итеп яшисем килә...” Ул ничек итеп чәшке тун алуы турында сөйли башлаган иде, коляскада утырган кыз елый башлады. “Нәрсә син дә нервыда уйнап торасың!” – дип Инна сабыйга җикеренде дә, дыңгыр-дыңгыр итеп баланы селкетә башлады. Бераз сабыр итеп тордым да, түзә алмадым: “Утырып арган инде ул. Кулыңа алып кара. Тәпи-тәпи йөрт”, – дидем. Моны ишеткәч, няня миңа күзләренең агы белән карады: “Хәзер, күтәргән ди! Умырткам авырта, миңа авыр күтәрергә ярамый. Тәпи йөртер өчен иелергә кирәк, билем авырта”.

 

– Инна, сер булмаса, син күпме хезмәт хакы аласың? – дигән идем, аның җавабын да көтмичә, янымда торган хатыннар: “Илле мең”, – дигәч авызымны ачып калдым. Әле атна саен өйләренә кайтканда юлына, аннан соң бәйрәм саен егерме меңләп акча кулына да тоттыралар икән. “Инна, син бит бу баланы яратмыйсың. Шулай булгач, нигә бер гөнаһсыз сабыйны интектерәсең?” – дигәч тә үзенекен сөйләп тора. Мин бу хатынны тора-тора искә төшерәм. Кемнәрдер хуҗаларына, аларның балаларына ничек ярарга белмичә чәчләре белән идән генә себерми, ә аларга Инна ала торган акчаның яртысын да түләмиләр. Артык хәрәкәт тә ясарга иренгән няняга баласын ышанып тапшырган, әле аңа байтак акча түләгән әти-әни нәрсә уйлый икән?!

 

Якташым Чәчкә эшеннән дә, хуҗаларыннан да зарланмады. “Әйбәт кешеләр алар. Ял итәргә үзләре белән алсалар, гаиләңнән аердык дип, кайткач хезмәт хакын икеләтә түлиләр. Гел бүләкләр алып торалар. Китә генә күрмә, диләр. Тагын бер няня алдылар, ул өйдә калды. Алмашлап эшлибез. Бәләкәчкә ике яшь тулганын көтәм дә, үз эшемә чыгам, Алла боерса”, – диде. Караган өч баласын бер мизгелгә дә күзеннән ычкындырмый. Әле берсе, әле икенчесе белән уйнап ала. Эшчән, җитез, һәр нәрсәгә өлгерә торган кеше икәне әллә кайдан күренеп тора. “Менә, ичмасам, чын няня бу. Бала күңелен яулый белә. Ходай моңа сабырлык та, акылны да мулдан биргән“, – дип эчемнән генә уйлап куйдым. Балаң янында мондый кеше булса, әлбәттә, күңелең тыныч.

 

Шуны әйтәсем килә: байларда эшләү яки аларның өйдәшләре булу бик авыр хезмәт. Акчасы кызыктырса да (дәүләт түләмәгәч кая барасың?), сәламәтлек аннан мең тапкыр кыйммәтрәк тора. Нахак сүзләр, көннәр буе видео күзәтүе астында булу, психологик стресслар – барысы да кеше сәламәтлеген какшата...Тора-тора бер гыйбарә искә төшә: оныгын караган бер әбинең хәлен сорагач, ул: “Өч ел төрмәдә булдым“, – дип җавап биргән. Бу эшкә алынырга теләүчеләргә киңәш бирер идем: бервакытта да үзегезне кимсетергә юл куймагыз.Аңлашыл-маучылык килеп чыкмасын өчен алдан ук сез дә хуҗаларга үз таләпләрегезне куегыз. Хокукларыгызны белеп эш итегез. Буласы хуҗагыз нинди кеше? Укымышлы, интеллигент гаилә була икән, сезне юкка-барга рәнҗетмәсләр. Әгәр акча кирәк булган өчен генә барасыз икән, ялгышасыз. Әйткәнемчә, бу эштә дә Ходай биргән талант кирәк.


Дания ШӘРИПОВА
Татарстан яшьләре
№ 72 | 16.12.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»