поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.03.2022 Җәмгыять

"Өйгә акча алып кайтмасаң да тамагың тук, өстең бөтен”

Сүземне бер кыйссадан башлыйм әле. Шулай бервакыт профессор дәрәҗәсе алган абзыйга гади генә киенгән, бик тыйнак күренгән ир туганы килә һәм әңгәмә корганда йорт хуҗасы, кунакның фикерен бүлдермичә, игътибар белән тыңлап, җөпләп утыра. Ир чыгып киткәч, малае: «Әти, синең бүтәннәрне өйрәтүче фән кешесе була торып, шул мужикны тыңлап утырганыңа мин бик аптырадым», – ди.

Әтисе аңа болай җавап бирә: «Улым, мин фәкать биология фәннәре докторы, ә ул чын тормыш эчендә кайнаган, тамак туйдырырлык акчасын кара тир түгеп тапкан чын эш кешесе, андыйлардан, һичшиксез, өйрәнергә кирәк».
 
Мин үзем балачактан авыр эшкә җигелеп, чыдамлыкны, туземлекне арттыра барып, карусыз-кундәм булдым. Биш бала белән тол калып, беркемнән дә ярдәм көтмичә, биш баланы аякка бастырган әниемнең тәвәккәл тынгысызлыгы, эчкерсез һәм юашрак булуы миңа да геннар буенча күчкәндер. Шуңа күрә пошмас, гамьсез бәндәләргә артык исем китмичә, тормыш йөгенең иң авырын үзем өстерәп бардым, бервакытта да зур җаваплылык алудан курыкмадым, бу сыйфат миңа сынмыйча, зарланмыйча яшәргә, нәтиҗәле эшләргә көч бирде. Яшь чакта Уралның мартен мичләрен ремонтлауда 6 ел эшләвем дә миңа зур тәжрибә тупларга, чыдамлыкны арттырырга ярдәм иткәндер.
 
Ә хәзер, инде олыгайгач, башыма: “Мин дөрес яшәмәдем, ташып торган энергиямне ашыгып, саулыкны кайгырта белмичә сарыф иттем бугай”, – дигән уй килә. Хисле, ихлас күңелгә авыр таш булып яткан үкенечләр, тормышта очраган гаделсезлек, мәгънәсезлек күренешләренә бәя бирергә тормыш чынбарлыгы туплаган тәҗрибә генә җитми, сорауларыма җавап эзләп, акыллы фикерләр ялтыраган китап-журналларга, дини вәгазьләргә мөрәҗәгать итәм. Ни гаҗәп, чагыштырып анализлый торгач, алар дөрес юнәлеш табарга, күңел тынычлыгына ирешергә ярдәм итә.
 
Шуларның кайберләрен, беркадәр үзебезнең халыкчан телгә якынайтып, сезнең игътибарга да тәкъдим итеп карыйм әле. Бәлки кемгәдер файдасы тияр. Җанына җылылык җитмәгәннәргә кояш эзләп көньякка чабасы түгел, якыннарының җылы мөнәсәбәтен тоеп, күңелләренә нур кунар, яшәү мәгънәсе миһербанлыкка, игелеккә корылса, унай энергиягез артып торыр.
 
* * *
 
Бу дөньяның проблемасы шунда – көндәлек тормышта тупас һәм әрсез адәмнәр үзләрен артык ышанычлы тота, үзләрен генә хаклыга саный, ә акыллыларның исә, һәрнәрсәгә шикләнеп караганга күрә, фикерләү ныклыгы һәм каршы тору сәләте җитмичә, оттырган чаклары да була.
 
* * *
 
Сиңа ничек кенә кыен булмасын, юмарт җан сизгерлеген, күңел матурлыгын, салкын ташка тиң каты бәгырьгә алыштырма. Нахак гаепкә, яисә көтелмәгән явызлыкка гарьләнеп, күңел кылларың өзелергә җитсә дә, таш астыннан чыккан чирәм кебек нык һәм чыдам бул, таптап үтәргә тырышучылар булса да, күтәрелергә көч тап, беркайчан да бирешмә!
 
* * *
 
Әгәр тормышта ялгышып, яисә өметләрең акланмыйча, корган ниятләрең ниндидер сәбәпләр аркасында тормышка ашмаса, чигенеп, нәтиҗә яса, аннары үзең хыялланган бәхеткә ирешү хакына үткәннәрне уеңнан кисеп ташла да, кыюлык, тәвәккәллек һәм төпле акыл белән яңа юнәлеш алып, уң гамәлләргә ирешү юлында Аллаһ Тәгалә ризалыгына таянып эш ит.
 
Кылган яхшылыгымның әҗере күренми дип бервакытта да хафаланма, күктә барысын исәптә тоткан фәрештәләр синең юлыңа чыгып, иминлегеңне кайгыртыр, эш-гамәлең уң булсын өчен рәхмәт фәрештәләре изге теләктә торыр. Кайчандыр эшли алган ихлас саваплы гамәлең бер көтелмәгән жирдән уңыш-куаныч булып үзеңә кайтыр.
 
* * *
 
Үзеңә ышанып, яхшылык эшләгән, иң авыр вакытларда ярдәм кулы сузган дусларыңа, туганнарыңа бервакытта да хыянәт итмә. Үзеңнең ихтыяр көчеңнең хуҗасы, намусыңның тугрылыклы хезмәтчесе бул, кайсы ягы белән булса да синнән уздырганнардан көнләшмә, хөсетләнмә, булдырганыңа, ирешкәнеңә шөкер итеп, намусны пычратмыйча, җан тынычлыгына ирешү күпкә кадерлерәк булыр.
 
* * *
 
Хәзер эчкечелек белән бергә компьютер уенына бәйлелек тә тарала бара, аңа хәтта балалар гына түгел, өлкәнрәкләр дә бирешә. Кырык яшьне тутырган берәү шул уеннар белән мавыга торгач, эштә дә гаме калмаган, хатыны күпме орышса да, файдасы булмаган, хәтта төн уртасына хәтле уйнап, йокыга да вакыты калмаган, төп вазыйфасын юньләп башкара алмагач, эшенән куганнар.
 
Бервакыт ул шулай бик мавыгып уйнап турыганда, 11 яшьлек улы янына килеп баскан да: “Әти, мине дә уйнарга өйрәт әле”, – дигән. “Сиңа нәрсәгә, – дигән әтисе, дорфа гына, – бар дәресеңне өйрән”. Шунда улы: “Миңа уку нәрсәгә кирәк? Әнә, син өйгә акча алып кайтмасаң да тамагың тук, өстең бөтен”, – димәсенме!
 
Әтисе малайның хак сүзне маңгайга бәреп әйткәненә бик гаҗәпләнеп, уйлана торгач, зур ялгышын танып, компьютердан уенны бөтенләй алып аткан, әкренләп тәртибен үзгәртеп, эшкә урнашкан. Кайчагында үзәгеңә үткәреп әйтелгән хак сүз, зирәк бала авызыннан чыкса, нәтиҗәлерәк була шул.
 
* * *
 
Тормышта нинди генә катлаулы хәл килеп чыкса да, яхшыга үзгәреп булачагына өметегезне өзмәгез. Кайвакыт уңышсызлык китергән начар сабак, анализ ясап хатаңны төзәтергә омтылыш ясатса, һичшиксез, яхшыга үзгәрергә этәргеч булачак. Төшенкелеккә, өметсезлеккә бирелү шайтан коткысына эләгүеңне аңлата. Саулыкны какшата торган бу халәттән фәкать дога белән арынып булачагын истә тот, явызлык-нәфрәт тойгысына бирешеп, рәхмәт фәрештәләреңне качырма.
 
* * *
 
Үз тормышыңның син көткәнчә барып чыкмаганына кемнедер гаепләү төпле акыл җитлекмәү билгесе. Бәхет өчен көрәштә җиңү көч һәм үҗәтлектән, үзеңнең максатчан булуыңнан тора. Уйлап җиткермичә ясаган ялгыш адымнарың һәм хаталарың да бик нәтиҗәле сабак биреп, һичшиксез үзгәрергә ярдәм итәчәк. Тормышта максатчан уңай ниятен булса, барысын да уңай якка үзгәртергә һич соң түгел.
 
Фәридә ШАКИРОВА. Балтач.

Фәридә ШАКИРОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 17.03.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»