поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.12.2010 Бәйрәм

Кыш бабай «кайф тота» (ФОТО)

“Супер-тамада” Гамил Нур Яңа елда эшләүне шифаханәдә ял итүгә тиңли. “Эш түгел, кайф тоту”, - ди ул.

- Алай булгач, көндәшләр күптер инде?

- Күп түгел. Электән үк эшләүче шабашник-артистлар бар инде. Быел тагын үземнең биш-алты дустым һәм укучым Кыш бабай булып эшләргә тели.

- Икмәкне бүлешүдән ни файда?

- Күп булсыннар! Татартелле бабайлар урыстелле гаиләләргә мәгърифәт тарата ала. Тик аларга әллә ни зур “икмәк” эләкми. Миңа да хобби кебек кенә ул. Зур акчаны кызыл чапан киеп түгел, тамада булып эшлим. Аның каравы, Кыш бабай булып искитәрлек күп позитив алырга була. Самими балаларны сөендерү зур шатлык бирә. Алар бит бабайга чынлап ышана.

- Ышанмаганнары нишли?

- Зурайган балалар да ышанган сыман кылана. Бүләк аласылары килә.

ТӨРЕКЛӘР ЯРАТМЫЙ

- Кемнәр Кыш бабайны чакырмый?

- Менә төрекләр һәм гарәпләр аны яратмый. Татарлар исә ярата, тик заказ бирүчеләре бик аз. Бу базар, монда статистиканы алдап булмый ич. Татартелле кешенең барысы да акчалы түрә түгел бит. Дөрес, Казанда татарча сөйләшүче ата-аналар саны артты кебек. Егерме ел буе авылда, “коммунизм төзим”, дип алданып яшәгәннән соң, куп халык шушы арада гына шәһәргә күченеп килде. Алар әле телен югалтырга өлгермәде. Тик татартелле кеше исраф яратмый, акчасы да азрак. Кыш бабайлар шуңа күрә урысча эшли. Татартелле мәгариф учакларында да урысча эшләү бар. Биш ел элек без Резеда Саифуллина белән 10 мең сумлык реклама бирдек, татарча Кыш бабай дип. Бер генә татарча заказ булды. Таныш әби урыстелле балаларын орыша-орыша оныкларына татарча бабай чакыртты. Шуңа игътибар иттем, оныклары татарча шактый сукалый иде. Чыгымнарны исә урысча заказлар, Резеданың “корпоротивкалары” каплады. Гайрәт чикте.

ПСИХОТЕРАПЕВТ БАБАЙ 

- Шулай да кабаттан башлагансыз.

- Өч елдан соң Илфат Фәйзрахманов белән Раиф Усманов бушлай реклама бирергә тәкъдим итте дә кабат ак сакал кидем. Эксперимент кызык килеп чыкты. Өч төрле шалтыратулар китте. Бабай нарколог яки психиатр, димче һәм хезмәткә урнаштыручы булып куйды. Беренчесе: балалыкта калган ир-атлар. Эчеп алалар да Кыш бабайга шалтыратып бушаналар. Шулай ук бала акылында калган сырхаулар аптыратты. Башлары эшләп җитмәсә дә, “бир” сүзен беләләр. Чаңгы, тимераяк, кесә телефоны сорап газапладылар. Икенчесе: авыл клубларына килеп маскарад ясап кит әле, диючеләр. Өченчесе: авылдагы ялгыз һәм фәкыйр хатын-кызлар. Аларының шалтыратырга акчасы җитми. “Дозвон” ясыйлар яки смс кына салалар. Кыш бабайдан я кияү, я эш сорыйлар. Нинди эш дисәң, штукатур маляр, сатучы, җыештыручы яки вахта эшен таптырталар. “Единая Россия” урынында булсам, Кыш бабайны зарлар тыңлар өчен эшка алыр идем!

- Хәзер кемнәргә йөрисез?

- Иске танышларга шатлык өләшәм. Берничә балалар бакчасында эшлим.

МӘСКӘҮ КЕРЕМ КЕРТӘ

- 31 декабрьдә чакыручылар бармы?

- Без 30-31ендә Мәскәүдә эшлибез.

- Татарларгамы?  

- Юк. Татарларга Мәскәүдә Лина Арифуллина әкияти мюзикл куячак. Анда Сөмбел Билалова, Радик Яруллиннар уйнаячак. Ә минем клиент милли түгел – халыкара ширкәт. Урысча һәм бераз инглизчә эшлибез. Бер зур фирма ике ел рәттән чакыра. Кар кызын, эчтәлекне генә ел саен алмаштырырга куша. Узган ел Гөлгенә Кәлимуллина белән бардым, быел Ләйсән Халикованы алам. Ул канат тагып, курайда Моцартны уйнап сәхнәгә чыгачак. Мәскәү урыслары хәйрия чыгымнарын да каплый, керем дә кертә.  

ИСЛАМ САНТА КЛАУСТАН ШИКЛӘНӘ

- Сез дини даирәләргә дә хезмәт күрсәтәсез. Алар Кыш бабайны сорыймы?

- Диндарлар Яңа ел бәйрәменә битараф. Тик балаларга моны аңлату авыр шул. Алар да бу көннәрдә могҗиза көтә. Шуңа күрә зур-зур муллалар да чакыргалый, чөнки Кыш Бабай – христиан түгел бит. “Безнең бабай – текә, ул татарча сөйли, догалар укыта”, - дип аннары балалары горурлана. Америкадагы татар балалары исә христиан Санта Клаустан котлау көтә икән. Андагы төрекләр Хозыр Ильясны уйлап чыгарды. Тик анысы да уңышлы килеп чыкмады. Ә татарны Кыш бабае коткара. Аптыраган аналар Казаннан татарча, мөселманча итеп ролик-котлау сората. Телефоннан шалтыратып та балаларын сөйләштерәләр.

26 ДЕКАБРЬГӘ КАДӘР ШАЛТЫРАТ!

- Ролик салу белән телефоннан сөйләшү кыйммәткә төшәме?

- Хыялланма инде! Бушка! Тик 26 декабрьга кадәр шалтыратып өлгерсеннәр: 89872966029. Яки Интернетка (http://www.facebook.com/gamil.nur) язсыннар! Ә йортка чакырсагыз, ул каприз өчен түләргә туры килер.

Кыш бабай Сезне бик ярата!

 


 

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 19.12.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»