поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.07.2008 Сәясәт

ТӘГӘРМӘЧНЕ КИРЕГӘ ӘЙЛӘНДЕРҮ АЙ-ҺАЙ АВЫР

Федераль үзәкнең гомуми урта белем бирү системасында милли-төбәк компонентын бетерү омтылышы Россия республикаларында, аерым алганда, Татарстанда зур ризасызлык тудырды. Узган атна ахырында республика вәкилләре шушы мәсьәләне уртага салып сөйләшү өчен Мәскәүгә барды. Делегация әгъзасы, ТР Дәүләт Советының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев хәбәрчебез Рәшит Минһаҗга әлеге сәфәр хакында сөйләде.

 – Милли төбәк компонентының зарурлыгы хакында газеталар да язып чыкты, радио-телевидениедә дә бәян иттек. Дәүләт Советы сессияләрендә дә бу хакта җитди сүзләр булды.  Иң югары дәрәҗәдә сөйләшүләр булса да бу мәсьәлә әле дә хәл ителеп бетмәгән.

 

Соңгы вакытта бу җәһәттә эшләнгән иң зур эшебез, минемчә, ТР Дәүләт Советының  РФ Дәүләт Думасына мөрәҗәгате булды. Беренче мөрәҗәгать узган елның 28 сентябрендә  булган иде. Монысында инде Россиянең мәгариф турындагы һәм югары белем бирү хакындагы законнарына үзгәрешләр кертергә тәкъдим иттек. Ул Дума комитетында бер мәртәбә каралып,  Россия субъектларына җибәрелде. Хәзер инде Россия субъектлары ТР Дәүләт Советына үз карарларын җибәрә башлады. Инде бер дистәдән артык субъект хуплавын белдерде. Күз тимәсен: әлегә бер генә каршы килүче дә юк. Әмма эш катлаулы.  Чөнки Россия Хөкүмәте әлеге закон проектын әзерләп, аны Думага керткән, ул анда кабул ителеп Федерация Советы аша узган, аңа РФ Президенты кул куйган икән, бу тәгәрмәчне кирегә әйләндерү ай-һай авыр. Татарстанның бер үзенә генә бигрәк тә авыр. Чөнки без  милли хокукларны яклауда тулаем диярлек ялгыз калган идек. Аллага шөкер, безнең бу талпынуыбызны башка республика-өлкәләр дә күтәреп ала башлады. Россия менә шушы Милли-төбәк компоненты проблемасын китереп чыгарып илебездә милли аңыбызның бераз уянуына сәбәпче булды.

 

Милли үзенчәлекләрне бетерергә теләп кабул ителгән закон милли хисләрне тагын да көчәйтеп җибәрде. Әйтик, Башкортстан Татарстан шикелле закон проекты әзерләде,  хәтта Думага гына түгел, Россия Конституция судына да мөрәҗәгать итте. Инде хәрәкәт көннән-көн көчәя бара. Әмма Россия җитәкчелеге әлегә әлләни пошынмый, хәлне үзгәртергә җыенмый. Менә шуларны истә тотып, закон проектының артыннан ук диярлек аның хәл-әхвәлен белешергә Мәскәүгә барып төштек. РФ Дәүләт Думасына барып,  андагы мәгариф комитетында бик зур сөйләшү, әңгәмә үткәрдек. Без дигәнем – ТР Дәүләт Советыннан хокук идарәсе җитәкчесе Шакир Яһудин, закон өчен җаваплы кеше буларак мин һәм Дума депутаты Илдар Гыйльметдинов (ул да җаваплы), мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, министрлыкның милли мәгарифне үстерү бүлеге мөдире Раиф Зиннәтуллин. Безгә РФдәге Татарстан вәкиллегеннән Алмаз Фәйзуллин белән Рафис Измайлов кушылды. Федераль хакимият ягыннан РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, шушы проблема белән шөгыльләнүче бүлек җитәкчеләре, Думаның  экспертлар советы,  аппарат вәкилләре катнашты. Бик тә югары дәрәҗәдәге, төпле сөйләшү булды бу. Алар өчен аңлашып җитмәгән кайбер урыннарга ачыклык керттек. Мәгариф министрлыгы вәкилләре, бу закон проектын әзерләүчеләр буларак, мәсьәләгә бик оптимистик карый.

 

– Без бу мәсьәләне уку-укыту программалары, боерык-әмерләребез, инструкция-күрсәтмәләребез нигезендә хәл итәчәкбез. Мәктәпләрдә туган телне, туган як тарихын, милли төбәк компонентына элек кергән башка фәннәрне өйрәнү хәл ителәчәк, – дип  алар безне тынычландырмакчы булды.

 

– Без инструкция, әмер-күрсәтмәләр буенча яшәргә теләмибез. Без хокукый дәүләттә яшәргә омтылабыз. Сез әйткән нәрсәләр бөтенесе дә законда күрсәтелергә тиеш. Законда булмаса, инструкция-боерык үзгәреп торырга мөмкин. Уку-укыту планнарын ел саен үзгәртергә була. Законда язылганны үзгәртү кыен.  Моңа нигез – Россия Конституциясе.  РФ Конституциясенең  68 нче маддәсендә: “Россиядәге һәр милләт, һәр халык туган телен ирекле үстерергә хаклы. Моны Россия дәүләте гарантияли”,– диелгән. Конституциясенең  27 нче маддәсендә исә, мәгариф ул уртак вәкаләткә керә, дип язылган. Димәк, федераль һәм төбәк вәкаләтенә карый бу мәсьәлә. Шулай булгач, Милли-төбәк компоненты федераль законда да, төбәкләр законнарында да булырга тиеш. Шушы законнар нигезендә башка  төрле закончалык актлары кабул ителергә, уку-укыту планнары төзелергә тиеш,– дип җавап бирдек без аларга.

 

Ә менә алар: “Без инде башлангыч мәктәпләр өчен  уку-укыту планнарын әзерләп җибәрдек”, – диләр. “Без аны алдык. Аның дүрт варианты бар. Шуның ике вариантында туган телне өйрәнү гомумән, юк. Бер вариантында туган телгә – атнасына 3 сәгать, ә менә рус телен өйрәнүгә 5 сәгать бирелгән. Безнең республикада, ике дәүләт теле дә бертигез күләмдә укытыла дигән закон бар. Бу закон Россия Конституциясе суды тарафыннан законлы, РФ  Конституциясенә каршы килми, дип табылды. Конституция суды карарын беркем дә үзгәртә алмый. Димәк, Конституция суды безгә ике телне бер тигез укытырга мөмкинлек бирә. Ә сез үзегезнең база планында, министрлык әмере белән Конституция судының карарын юкка чыгармакчы буласыз. Моңа нәрсә әйтерсез? – дип сорадык без алардан. Алар Конституция судының мондый карары булуын бөтенләй истән чыгарган. Безнең бик көчле дәлилебез булды бу. Алар моны берничек тә кире кага алмады.

 

Аннан соң Шакир Яһудин халыкара законнар буенча да безнең нинди хокукларга ия булуыбыз турында сөйләде. Мәгариф министрлыгы вәкилләре исә, әлеге закон гамәлгә кергән очракта  бездә 2300  татар теле укытучысы эшсез калачак, дип белдерде. Шуннан соң инде болар бераз гына чигенә, бигрәк тә мәгариф комитеты рәисе Балыкин әфәнде мәсьәләнең асылын  аңлый башлады.

 

Соңыннан бер уртак фикергә килдек. Без аларны Татарстанга Дума мәгариф комитетының күчмә утырышын үткәрергә чакырдык. Алар октябрь аенда килергә вәгъдә бирде. Бер үк вакытта  милли мәсьәләләр комитеты  вәкилләре дә киләчәк Казанга. Шушы күчмә утырыштан соң күп кенә нәрсә уңай хәл ителер дип уйлыйм.  Мәскәүдәге шушы әңгәмә-сөйләшү әлеге җитди мәсьәләнең асылын Мәскәүдәге депутатларга, чиновникларга аңлатуда зур адым булды дип уйлыйм. Хәтта алар, мәктәпләрдә, уку йортларында әлеге  законны гамәлгә ашыруны 2008 елның  1 сентябреннән түгел,  ә 2009 елның 1 сентябреннән башларга, дигән үзгәреш кертте. Бу инде аларның чигенүе, безнең алга таба баруыбызның бер дәлиле.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 138 | 09.07.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»