|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2022 Җәмгыять
Каһарман солдат белән хушлашу вакыты һәм урыны әйтелмиУкраинада махсус операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә Чаллыдан Артур Шәрәфиев һәлак булды. Аңа 21 яшь иде. Артур Чаллыда туып-үскән, Яр Чаллы политехник көллиятен тәмамлаган. Ул 2021 елда Россия кораллы көчләренә контракт буенча хезмәткә киткән. Аның әнисе отставкадагы полиция подполковнигы.
Ватанны саклауда һәлак булган якташыбызның урыны җәннәттә булсын, туганнарына, дусларына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык бирсен.
Батырлык һәм каһарманлык өчен Артур Шәрәфиевне вафатыннан соң «Батырлык ордены»на тәкъдим иткәннәр.
Шәһәр җитәкчеләре каһарман егетнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Башкарма комитетта хәбәр итүләренчә, әлегә каһарман солдат белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле түгел.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|