|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2022 Криминал
Депутат инвалидның гомерен өзгәнБашкортстанның Тикшерү комитетыннан хәбәр итүләренчә, Мәләвездә яшәүче 30 яшьлек иргә кеше үтерүдә ахыргы гаеп белдерелгән (Русия Федерациясе Җинаять кодексының 105 мәтдәсе 1 өлеше). Ведомстводан хәбәр итүләренчә, ир инвалидны кыйнап үтергән. 2021 елның 5 августына каршы төндә ул 38 яшьлек өченче группа инвалид ир белән аның остаханәсендә эчеп утырган. Анда алар арасында ызгыш була, аның барышында җинаять эше фигуранты куллары һәм аяклары, шулай ук кул астындагы предметлар белән инвалидка 33 тапкыр суга. Нәтиҗәдә, зыян күрүче вафат була.
Гаепләнүче мәетне урамга чыгара, ә аннары вакыйга урынына әйләнеп кайта, ашыгыч ярдәм чакырта һәм үзенең танышын инде үлгән дип хәбәр итә.
Экспертиза әлеге версияне тулысынча кире какты, әмма моңа карамастан, гаепләнүче үз гаебен танымады. Хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерү ахырына якынлаша.
--- |
Иң күп укылган
|