поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.03.2022 Җәмгыять

Казанда җимерек йортта яшәүче ветеран яңа фатирга күчәчәк

Казанның Полевая урамындагы 30 нчы номерлы авария хәлендәге йортта яшәүче хезмәт ветераны Гөлфирә Вәлиева бу атна ахырына кадәр «Салават күпере»ндәге төзекләндерелгән фатирга күчәчәк. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Казанда яшәүче 84 яшьлек ханым узган ел ахырында ук Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенә кирәкле документларны рәсмиләштерү өчен гариза биргән, әмма процедура озакка сузылган. Казан Мэры Илсур Метшин катнашуыннан соң, хезмәт тикшерүе үткәрелеп, шәһәр Башкарма комитеты хезмәткәрләре җаваплылыкка тартылды.
 
Полевая урамындагы 30 нчы номерлы йорт 2014 елда авария хәлендә һәм сүтелергә тиешле дип табылды. 14 торак бина күчерелергә тиеш иде, шуларның 9 ы – гражданнар милкендә, 5 се – муниципаль милектә. Бүгенге көндә муниципаль программаның 2022 ел этабы кысаларында 12 фатирда яшәүчеләр «Салават Күпере» торак комплексында төзекләндерелгән фатирлардан ачкыч алдылар.
 
Гөлфирә Вәлиева яши торган фатир муниципаль милектә санала. Авария хәлендәге торактан күчерү һәм яңа фатир алу өчен аңа социаль наем шартнамәсе буенча өстәмә килешү рәсмиләштерергә кирәк булган. Әмма бу документны рәсмиләштерү ТКХ комитетында озакка сузылган. Хезмәт ветераны турындагы әлеге хәлне Казан Мэры Илсур Метшин белгәч, хезмәт тикшерүе башланган. Аның нәтиҗәләре буенча шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык һәм Гражданнарны яклау мәсьәләләрен алып баручы урынбасары кисәтү алды, ә ТКХ комитеты рәисе урынбасары вазыйфасын вакытлыча башкаручыга шелтә белдерелде.
 
Илсур Метшин фикеренчә, барысын да закон буенча эшләп һәм төрле белешмәләрне таләп итеп, процесс шулкадәр катлаулана ки, кеше, хезмәт ветераны үзе икенче планга күчә. Кайчагында, мәсьәлә тулысынча хәл ителсен өчен, телефон аша шалтырату яки өйгә килү дә җитә.
 
Торак сәясәте идарәсендә хәбәр итүләренчә, бүген хезмәт ветераны Гөлфирә Вәлиеваның гаиләсе яңа фатирны карап чыккан һәм бу атна ахырына кадәр анда күченергә җыена.
Фото: пиксабай

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.03.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»