|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.03.2022 Язмыш
"Яңалыклар карама, тынычлан" диде...Украинада барган махсус хәрби операциянең корбаннары арасында Татарстан егетләре дә бар. 26 февральдә һәлак булган Түбән Кама егете Илнур Сибгатуллин белән хушлашырга да өлгермәдек, тагын кайгылы хәбәр — Баулы районыннан Станислав Герасимов вафат. Егетләр икесе дә контракт буенча хезмәт иткән. Егетне барысы да, тыйнак иде, диләр. Аның Кырымда, Чечнядагы хәрби операцияләрдә катнашуын кайбер туганнары белми дә калган. Батырлыгы өчен алган 7 медален күбесе аны җирләгәндә генә күрде. Илнур күптән түгел генә өйләнгән булган. Кызганыч, 30 яшьлек егетнең гомере бик иртә өзелде. Аның белән хушлашырга шактый кеше килгән иде. Егетне Түбән Каманың мөселманнар зиратында “Геройлар аллеясе”ндә җирләделәр. Район башлыгы, җитәкчеләр дә аны “каһарман” дип атады. Мәскәүдән килгән подполковник Михаил Давыдов Түбән Каманың бер урамына Илнур Сибгатуллин исемен бирүне сорады. — Улымның хәрби буларак башкарган гамәлләрен, кызганыч, төрле кеше төрлечә аңлый. Халык аңа теләктәшлек күрсәтә икән, димәк, минемчә, улым дөрес юлда булган, — диде Илнурның әтисе хушлашу вакытында. Спецназ сержанты Станислав Герасимов — Баулы районының Потапово-Томбарлы авылыннан. 16 мартта егеткә 28 яшь тулган булыр иде. Әмма гомер бәйрәме урынына аны соңгы юлга озатачаклар.
Хатыны Евгения социаль челтәрдә ире турында якты истәлекләр язган.
— Ул искиткеч әти, ир, дус, абый иде. Яраткан кешеләребез янәшәбездә булган минутларның кадерен белмибез. Үз һөнәренә яратып, җитди карады. Беркайчан зарланмады. Өйдән 20 гыйнварда чыгып киткән иде. 23 февральдә соңгы тапкыр телефоннан сөйләштек. Украинадагы вәзгыять турында сорагач та: “Яңалыкларны карама, тынычлан. Монда барысы да алай ук җитди түгел”, — дигән иде. Соңрак улым белән икебезгә СМС-хәбәр юллады. “Яратам, үбәм, мөмкинлек булса, шалтыратырмын”, — дигән. Шуннан бирле элемтәгә чыкмады. Үлгән дигән хәбәрен генә алдык, — дип сөйләгән Евгения ”Бизнес онлайн” газетасына. 4 яшьлек улы бүген дә әтисен көтә. Станиславны әтисе кабере янына — Баулы районы Потапово-Томбарлы авылы зиратына җирләргә телиләр.
Егетләрнең нинди шартларда, ничек һәлак булулары хакында әлегә берни әйтмиләр. Россия, Татарстан Президентлары гомерләре өзелгән якташларыбызның туганнарының кайгысын уртаклаша. Алар — барысы да каһарман, үз халкының лаеклы уллары. Цинк табут, күз яшьләре, кызыл чәчәкләр... Бу күренеш, кызганыч, тарихта гына калмаган икән шул әле. Егетләрнең үлеме — бөтен ил өчен зур югалту. Иң авыры — әти-әнисенә, якыннарына. Аллаһ сабырлык бирсен!
РФ Президенты В.Путин Украинадагы хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә закон нигезендә бер тапкыр 7 млн. 421 мең сум күләмендә пособие каралганы хакында әйтте. Моннан тыш һәлак булучыларның гаиләсенә өстәмә 5 млн. сум акча түләнәчәген дә искәртте.
— Әгәр контракт буенча хезмәт итүче хәрби, яраланып, хезмәткә яраксыз хәлгә килә икән, ул бер тапкыр 2 млн. 968 мең сум күләмендә пособие алачак, инвалид калган очракта ай саен компенсация түләнәчәк. Украинадагы махсус операциядә яраланган хәрбиләргә өстәмә 3 миллион сум түләргә кирәк дип саныйм, — диде В.Путин.
Кайберәүләргә туганыгыз әсир төшкән, фәлән суммада акча күчерегез, дип шалтырата башлаганнар. Бу мошенниклар эше, рәсми булмаган мәгълүматларга ышанмагыз, дип киңәш итә хокук саклау органнары.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|