|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.03.2022 Дин
![]() Яулыкны бер бәйләгәннән соң салу гөнаһмы?Яулык — хатын-кызның күрке. Ул гүзәт затларны бизәп кенә калмый, чит күзләрдән, начар энергиядән дә саклый. Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы “Хозур” нәшрият йорты белән берлектә “Хиҗап” китабын тәкъдим итте. Әлеге белешмәлектә хатын-кызларга яулык бәйләү фарыз икәнне дәлилли торган аять һәм хәдисләр китерелгән, мөселман киеменә кагылышлы терминология хакында аңлатмалар урын алган. Хиҗапның үзенчәлеге, яулык бәйләү турында Казанның “Миргазиян” мәчете каршындагы “Мәрьям” мәркәзе үзәге җитәкчесе Мәрьям ЗӘБИРОВА белән сөйләштек. — Мәрьям ханым, яулык бәйләмәү гөнаһмы?
— Элек-электән мөселман кызлары яулык бәйләгән. Яулык бәйләмәү гөнаһ булып санала. Чөнки бу — Аллаһы Тәгаләнең фарызы, боерыгы. Без аны үтәргә тиеш.
— Хатын-кыз өйдә дә яулык бәйләргә тиешме?
— Әгәр өйдә чит кешеләр юк икән, хатын-кыз ничек тели, шулай киенә ала. Киресенчә, ирегез алдында сыланып торган киемнәр киегез, чәчкә прическа ясагыз, дияр идем. Иренең күңеленә хуш килү өчен, хатын-кыз өйдә аңа ошаган киемнән йөрсә хәерле. Бездә, киресенчә, урамга кеше янына чыкканда гүзәл зат бизәнә, ясана, матур киемнәрен кия, ә өйдә ничек тә ярый дип, иске халаттан йөри, чәчен җыймаска, үзенә игътибар бирмәскә мөмкин. Тик хатын-кыз ире өчен иң матуры булсын. Яулык исә гүзәл затның сәламәтлеген саклый, күз тиюдән дә кисәтә.
— Ә кайсы ир-ат туганнар алдында яулыксыз йөрү рөхсәт ителә?
— Ире, әтисе, каенатасы, үзенең ир туганы, уллары, иренең башка хатыннан балалары, бертуганының ир балалары алдында яулыксыз йөрергә ярый. Бу хакта Коръәннең “Нур” сүрәсендә әйтелә.
— Мөселман татарларга гарәп стилендә яулык бәйләү дөресме?
— Гарәп модасына ияреп, яулык бәйлиләр дигәнне ишетергә туры килә. Әмма моны кеше ялгыш аңлый дип уйлыйм. Беренчедән, дин ул мода түгел. Ислам — хаклык дине, тормыш тәртибе һәм мәдәнияте. Дин милләткә карамый, ул гарәпләрнеке, татарларныкы гына да була алмый. Хиҗап дигәч, кайбер кеше калфак, кыска яулыкны күз алдына китерәдер. Татар хатын-кызлары электән зур яулык япкан. Кеше белем күбрәк алган саен яңалык үзләштерә. Башка төрле стильдә яулык ябарга да өйрәнә. Кызлар яулыкны ничек тели, шулай бәйләсен, иң мөһиме — бу шәригать кагыйдәләренә туры килсен.
— Муенны күрсәтеп тюрбан киюгә ничек карыйсыз?
— Муен шулай ук гаурәткә керә. Шуңа да без аны күрсәтергә тиеш түгел. Бу хакта Коръәндә “Нур” сүрәсенең 31 нче аятендә: “Аллаһ мөселман булган хатын-кызларга чәчләрен, муеннарын, беләкләрен, тубыкларын... ят ирләргә күрсәтүдән тыйды”, — диелә. Бары йөз, ике кул һәм табан гына гаурәт булып саналмый. Муенны күрсәтеп яулык бәйләү, фигураны белгертер өчен махсус кысан кием кию — гөнаһ. Үтә күренмәле, сыланып торган кием хиҗап түгел. Бу рәвешле киенүчеләр җәннәтнең исен дә тоймас, диелә хәдисләрдә, Аллаһ сакласын.
— Яулыкны бер бәйләгәннән соң салучылар бар, бу очракта нишләргә?
— Яулык япканнан соң аны салу гөнаһ булып санала. Беребез дә фәрештә түгел. Кеше ялгышырга мөмкин. Фарызны үтәп яулыктан йөргәннән соң, хатын-кыз аны салган икән, тәүбәгә килсен, кире туры юлга кайтырга тырышсын. Иманлы, игелекле кешеләр белән күбрәк аралашсын. Алар туры юлга өндәп торыр. Җәннәттә туба агачы бар. Ә җәһәннәмдә зәкъкум агачы үсә. Үзебездә кайсын үстерәсен һәркем үзе хәл итә. Аллаһ биргән акылны кулланып, иманны юлдаш итеп яшәргә язсын.
Фото: пиксабай
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|