|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2022 Шоу-бизнес
Җырчы Сөмбел Билалова: "Ни басып, ни утырып тора алмыйм, авыртуга түзәрлек түгел"Җырчы Сөмбел Билалова — Казан кызы. Профессиональ сәхнәдә 2005 елдан иҗат итә. Башта “Айфара” төркеме белән эшли, алар студиясендә тәүге җырын яздыра. Бүгенгә өч альбомы бар. Беренче гастрольләргә җырчы Лилия Хәмитова төркеме белән чыккан. — 18-20 яшьлек чагымны сагынам, — ди Сөмбел. — Ул вакытта иҗат итү дә җайлырак, үзара мөнәсәбәтләр дә башкачарак иде. Хәзер сәхнә тоту, радио-телевидениедән ишетелү-күренү бик кыйммәткә төшә. Бүген эстрадада кайнау җиңел эш түгел. Көндәшлек тә зур. Әмма күңел барыбер сәхнә эшен сорый. Башка урыннарда үз тәлинкәмдә кебек түгел. Иҗаты гөрли башлагач кына, 2010 елда тормышка чыгып, Сөмбел Мәскәүгә күчеп киткән иде. Анда төрле кичәләр алып барды, чаралар оештырды. Тик берничә ел яшәгәннән соң, ире Рафаэль белән аерылышып, Казанга кайтты.
— Казанда сәхнә эшен кабат торгызу җиңел булмагандыр, Сөмбел?
— Үзебезгә кайткач, активрак эшли башладым. Тик шунысы бераз киртә ясады: Мәскәүдә торганда, син Казанда түгелмени, дип гаҗәпләнәләр иде. Ә Казанга кайткач, әле шактый вакыт, син Мәскәүдә түгелмени, диделәр.
— Кайткач, әти-әниең белән яши башладыңмы?
— Казанда фатирым бар, тик аны арендалап торалар иде, тиз генә чыгарып булмый бит. Әти-әни Көек бистәсендә үз йорты белән яши. Башта анда төпләндем. Елга якын алар белән тордым. Яшермим, бер дә җайлы түгел иде. Аерылуыма бик борчылдылар, аеруча әти авыр кичерде. Мәскәүдән кайткач, бик нык контрольгә алды. Бала-чага түгел бит мин, соң да кайтыла. Күченергә уйладым. Хәзер фатирда үзем генә яшим, рәхәт. Әти-әни озак еллар РКБда эшләп, пенсиягә чыктылар. Апам Энҗе тормышта, өч баласы бар. Шулар белән мәш киләбез.
Сөмбел Казанга кайткач, башта “Алиш” мәдәният йортында эшли, аннары Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятендә мәдәният бүлегендә хезмәт куя. Хәзер — Казан шәһәр филармониясе җырчысы, алып баручысы.
— Үземнән бигрәк, әти рәсми һәм режимлы эштә эшләвемне теләде. Әмма кәгазь боткасы, документ эше минеке түгел. Иҗат, сәхнә, ирек кирәк миңа. Мәдәният бүлегендә үземне читлеккә бикләп куелган кебек тойдым, — дип дәвам итте Сөмбел. — Атна саен ялларда Мәскәүгә чаралар алып барырга йөри идем. Ә иҗат тукталды, җырлар язылмады. Бу эштә бер ел түзеп эшләдем. Шул чорда сәламәтлек белән проблемалар башланды, хастаханә юлын таптарга тотындым.
2018 ел иде. Кышын Юдино бистәсенең 100 еллыгын көне буе урамда үткәрдек. Кичкә хәлем начарланды, көчкә эшләп бетердем. Ни басып, ни утырып тора алмыйм, авыртуга түзәрлек түгел. Туктаусыз тикшеренү, анализлар... Үзем тора алмый ятам, үзем эшне уйлыйм. Бер айда 10 кг га ябыктым. Администрациядән эштән китәргә гариза яздым.
— Тернәкләнү озакка сузылдымы?
— Ярты еллап вакыт кирәк булды. Хәзер хәлем яхшы. Нәрсә генә борчыса да, вакытында барып тикшеренергә кирәк.
— Филармониягә кайчан урнаштың?
— Сәламәтлегем яхшыргач, 2019 елда филармониядә эшли башладым. Кастинг узып кердем. Башта бәби ялына киткән җырчы урынына алдылар. Аннары ул чыккач та үз урынымда калдырдылар. Эшем бик ошый. Бу — минеке. Артист өчен төп эш урыны булу мөһим. Фильмнар төшерәбез, театральләштерелгән концерт, балалар өчен әкиятләр дә әзерлибез. Эштә үз урынымны таптым, дип әйтә алам.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|