поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.03.2022 Шоу-бизнес

Илсур Мортаза: "Мине комагай, туймас тамак дип уйлыйсыздыр?”

Алып баручы, җырлар авторы, сценарист, режиссер, театр артисты, рәссам Илсур Мортаза үткәннәрдә калган кызыклы балачак хатирәләре белән бүлешкән. Татарстанның атказанган артисты болай дип яза:

“Дучмак, бәрәңге пәрәмәче, шәңге, кәкәш... Исеме күп булса да, бу тәмле татар ашларының берсе. Инде аңлаганыгызча, һәр татар милли ризыгының исеме төрле булырга мөмкин. Бу юлысы сүзем бәрәңге пәрәмәче турында барачак. Минем әнкәй аны “пәрәмәч” кенә дия иде, кайвакыт бәрәңге кабартмасы. Ә менә Чувашия республикасындагы Татар Согыты авылында, аны “якмыш” диләр. Минем әби кебек (Мәүлидәнең әнисе) пешерүчене күргәнем юк. Ул пешергән “якмыш”ның кабартмасы чын мәгънәсендә авызда эри торган була иде (әбинең күмәчләре дә искиткеч тәмле була иде). Мин озак еллар, әбинең “якмыш”ын ашар өчен, алардагы дәү мичне сүттермичә саклап тота алдым. Инде белмәүчеләргә бу ризык турында бераз аңлатып китәм. Әлеге ризыкны бары тик дәү мичтә пешергәндә генә дөрес һәм чынлап торып тәмле була. Теге гөмбәзгә сыланып яна торган утта пешерелә бит ул.
 
Иң беренче, кабартмасын пешерәләр, аннан әзер бәрәңге боламыгын ягалар, ул боламыкның үзенчәлеге бар, аңа йомырка кушалар... Бу дәү мичтә пешкәндә боламыкның өске өлеше көрән төстәге кабык белән каплансын өчен кирәк. Инде әзер кабартмага, әзер боламыкны яккач, яңадан дәү мичкә тыгалар, әлеге кабык хасил булгач, ризык әзер дип санала. Карап торышка гади генә сыман, ләкин аның тәмлелеге!.. Әле шуны да хәтерлим, әнкәй һәрвакытта да бәрәңге боламыгын әзерләгән вакытта, бәрәңгене төйгәндә, дөресрәге төеп бетергәч, тукмакта сыланып калган бәрәңгене юып төшергәнче, миңа яларга бирә иде. Менә кайда ул чын “затлы ризык” (деликатес)! Ялаганыгыз бардыр мөгаен? 
 
Минем олы абыем Илдар (дәү абый) бик ярата аны, бәрәңге пәрәмәчен. Бала чакта хәтерлим, абый солдатка киткәнче шикәр чөгендерен ала торган махсус комбайнда эшләде. Әлеге комбайнны тракторга тагып йөртәләр.
 
Хәтерләүчеләрегез булса, элек зәңгәр төстәге КДП-35 тракторы бар иде... Безнең очракта Тракторчысы Нуретдинов Хатип абый (минем сыйныфташым Маратның әтисе). Минем абый хәтта районда икенче урын алды шунда эшләп. Аңа зур “Рубин” дигән телевизор бирделәр, аның экраны гына да безнең иске “Рассвет” телевизоры кадәр. Бик вакытлы булды ул, чөнки үзебезнең телевизор яхшы ук искергән иде инде, боргычлары урынына плоскогубцы һәм сукмыйча эшләми иде (бу гамәлне күпләрегез хәтерли). Әлбәттә боларны ник язып тора инде дигән сорау туачак, бәйләнеше бер дә юк шикелле. Алда әйткәнемчә, абый бик ярата бәрәңге пәрәмәчен, ул эшкә “әче таң”нан китә иде, иртәнге биштә. Әнкәйнең, “Илдар ярата!” – дип, шул иртәнге бишкә пешереп өлгерткәнен хәтерлим. 
 
Безнең өйдә дәү мичне шактый иртә бетерделәр, җитмешенче еллар ахырында ук. Чөнки торбалардагы кайнар су ярдәмендә җылыта торган “парлы җылыткыч”ка күчтеләр, дәү мич урынны күп ала. Мин дә бик яратканга күрә, инде без Казанда яши башлаган чорларда да, әнкәй әлеге “пәрәмәч”не без авылга кайткан вакытта мунча мичендә пешергәли иде. Әнкәй инде җитмешне узган, кабат без кайткач, мунча мичендә пешерде. Алып керде, карап торышка да ниндидер сәер төстә бу, бәрәңгесе кызгылт төсмер бирә. Кабып караган идем, тәме дә үзенчәлекле, тозы да бик аз сыман. “Әнкәй, моңа борчак оны куштың мәллә?” – дип сорадым. “Юуууук, нишләп борчак оны кушыйм инде?!” – ди. Үзе кабып карады да: “Вәт мин “сукыр тавык”, тоз урынына чәй содасы салганмын!” – дип үзен сүкте. Ризыкны әрәм итеп булмый бит, шул көенә ашап бетерергә туры килде инде. Ризыклар турында язганга, мине комагай, туймас тамак дип уйлыйсыздыр? Әйе, мин ашарга яратам, ләкин тәмле итеп ашарга, мин гурман. Бу инде ашказанын тутыру өчен генә түгел, ризыктан ләззәт алу өчен ашыйм дигәнне аңлата. Сезгә теләгем шул, һәрвакыт ләззәт табып ашарлык ризыкларыгыз мул булсын, барлыкта яшәгез... " дигән Илсур Мортаза.
Фото: артистның ВКонтакте сәхифәсеннән
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 14.03.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»