|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2022 Шоу-бизнес
«Җан рәхәтем» — Салаватның килене никах фотоларын күрсәттеСоциаль челтәрләрдә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм белән килене Рузиянең никах фотолары чыкты. Алар белән җырчының екилен үзе уртаклаша. Фотолар астына Рузия «җан рәхәтем, Рөстәм» дип язган.
Исегезгә төшерәбез, кичә "Матбугат.ру"да Салават Фәтхетдиновларда туй мәҗлесе гөрли: җырчының 19 яшьлек улы Рөстәм белән кәләш Рузия Бәшированың никах көне, дип хәбәр иттек. Мәҗлес «Туган авылым» ресторанында узган. Аны Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова алып барган. Бик күп кунаклар җыелган.
Моңа кадәр "Матбугат.ру"да Рөстәмнең Чаллыда автоузышлар вакытында сөйгән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясавын хәбәр иткән идек. Егет «Салават кубогына» узышлар вакытында бөтен кеше каршында Рузиягә йөзек бүләк итте. Кәләш бәхетеннән елаган иде хәтта.
--- |
Иң күп укылган
|