поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.03.2022 Дин

Намаз укымаган кеше “әссәләмәгаләйкүм!” дип исәнләшергә тиеш түгел?

Матур җәйге иртәләрнең берсендә булды бу хәл. Су буенда берсеннән-берсе уздырып кошлар сайрый, суда вак балыклар сикерешә, һава тып-тын, суларга искиткеч рәхәт. Мин сыер арканларга төшәм. Көтү күптән бетте бездә, шуңа күрә сыер-бозауларны су буендагы иркенрәк, үләнлерәк җирләргә арканлап куябыз.

Аркан казыгын кагып бетереп, башымны гына күтәргән идем, каршымда бер адәм барлыкка килде. Беләм мин аны. Шушы тирәдә тора ул. Кәҗәсен арканга куеп кайтып килеше. Мин аның мәчеткә йөргәнлеген дә беләм. Шуңа күрә кече күңелләнеп, “әссәләмәгаләйкүм!” дип кулымны суздым. Ул бик текәлеп, бер мәл миңа карап торды да, “намаз укыйсыңмы?” дигән сорау бирде. Маңгайга бәреп әйтелгән бу сораудан мин имәнеп киттем. “Юк” минәйтәм. “Алайса, алай дип әйтмә. Намаз укымаган кеше “әссәләмәгаләйкүм!” дип исәнләшергә тиеш түгел. Исәнмесез дип исәнләш”, – диде ул. “Нишләп, гөнаһ буламыни?” – дип сорадым мин. “Рия була. Намаз укыган кеше генә “әссәләмәгаләйкүм!” дип исәнләшә ала”, – дип шаккатырды ул мине.
 
“Рия”ның мәгънәсен бик әйбәт беләм мин. Рия – кешеләр арасында үзеңне күрсәтергә маташу була ул. Аллаһка түгел, кешеләргә әйбәт, яхшы булып күренергә тырышу. Димәк, мин “әссәләмәгаләйкүм” дип әйтүем белән бу адәмгә яхшы булып күренергә тырышканмын булып чыга. Юк инде, энем, мин һич кенә дә сиңа үземне күрсәтергә тырышмаган идем. Бары әдәп йөзеннән синең белән кечелекләнеп күрештем.
 
Мин бу кешенең хаклы булмаганлыгын үзенә бик әйбәтләп аңлатырга, сүзнең мәгънәсенә төшендерергә тиеш идем. Әмма наданнар белән бәхәс куертуның мәгънәсе юк. Шулай икәнлеген күп тапкырлар сынаганым бар. Шуңа күрә алга таба бүтән сөйләшеп тормадым. Казык каккан чүкечемне кулыма алдым да, кайтып киттем. Ә үзем юлда уйлыйм: “Бу кеше мине акылга өйрәттем дип уйлап калды инде. Үзен бик гыйлемле кешегә саный күрәсең. Их, аңлатырга иде аңа “әссәләмәгаләйкүм” сүзенең мәгънәсен”. Шундый начар гадәтем бар. Кешенең хаксызлыгын белсәм дә, аңа түгел, үземә үзем аңлатам.
 
Минем дини белемем юк. Ләкин мин Коръән тәфсирләре һәм шактый гына дини әдәбият укыйм. Бу темага акыл сатарга җыенмыйм, андыйлар миннән башка да күп. Мин бары үземне борчыган сорауларга җавап табарга телим. Коръәндә язылган: “Ислам дине – җиңел дин. Кем дә кем шул җиңеллеккә риза булмыйча, артык гыйбадәтләр кылырга керешсә, гаҗиз калыр да, бу дин белән көрәшә торгач җиңелер, һәрвакыт кыла торган гыйбадәтләрен дә җиренә җиткереп үти алмый башлар. Дин эшләрендә бик артык тирән кермичә, урта һәм гадел юлны ихтыяр итегез, камил гыйбадәт кыла алмасагыз, шуңа якынрак рәвештә гыйбадәт кылырга тырышыгыз...” Бу хәдис, билгеле, кешене камил рәвештә гыйбадәт кылудан тыймый, ләкин чиктән ашмаска кирәклеген искәртә. Бүген диндәге кайбер “акыллыбашлар” теге ярамый, бу ярамый дип, кешене өркетеп, мәчеттән биздереп бетерәләр. Имеш, кәләпүшсез мәчеткә кермә, яланаяк намазлыкка басма, сәдаканы уң кулың белән бир, биргәнеңне кеше күрмәсен, сәҗдәгә утырганда башта намазлыкка тезләрең тисен, бармакларыңны намазлыкка җәеп куй һәм башкалар.
 
Мин үзем “әссәләмәгаләйкүм” сүзен “исәнмесез”гә караганда яратарак төшәм. Чөнки ул “мин сезгә сәламәтек вә иминлек телим” дигән мәгънәгә туры килә. Болай исәнләшү безне татарлыгыбызга якынайта. Дуслар, иптәшләр белән очрашканда да бер-беребезгә “әссәләмәгаләйкүм!” дип кул бирәбез, син намаз укыйсыңмы дип тикшереп тормыйбыз. Аннан бит, диндә теге яки бу сүзләрне намаз укымаучылар кулланырга тиеш түгел дигән нәрсә юк. Сәхнәдә “Әссәләмәгаләйкүм” җыры яңгырый. Аны җырлаучылар мәчеткә йөриләрме икән соң?
 
Күрәсезме, бер сүз никадәр сорау китереп чыгарды. Әгәр саный китсәң, мондый сораулар баштан ашкан. Бер динче хатын-кызларга зиратка керергә ярамый ди, икенчесе ярый ди. Диндә болай икеле-микеле җаваплар булырга тиеш түгел.
 
Нәрсә ул Ислам? Гомәр разыяллаһүдән бу сорауга менә мондый җавап бар: “Көннәрдән беркөнне, без Аллаһының илчесе – Мөхәммәт галәйһиссәләм янында утырган вакытта, безнең янга актан киенгән кара чәчле бер кеше килде. Аны мосафир дип әйтеп булмый иде, һәм аны безнең арада берәү дә белүче юк иде. Ул утырды да, учларын Мөхәммәтнең (с.г.в.) тезләренә куеп: “Мөхәммәт, нәрсә ул Ислам?” – дип сорады. Мөхәммәт (с.г.в.) аңа болай дип җавап бирде: “Ислам ул – бер Аллаһы Тәгаләдән башка һичбер илаһ юк, Мөхәммәт аның илчесе дип гуаһлык бирүең; шулай ук намаз укуың, зәкят түләвең, Рамазан аенда ураза тотуың һәм, әгәр барырга мөмкинлегең булса, Мәккәгә барып, хаҗ кылуыңдыр”. “Дөрес!” – диде әлеге кеше”. Бу кеше Җәбраил була. Күр әле: гап-гади һәм ап-ачык ләбаса. Димәк, безнең динебез шул нәрсәләрдән гыйбарәт икән. Хакыйкый мөселман Ислам диненең барлык күрсәтмәләрен дә үз вакытында үтәргә һәм бу диннең төп нигезләрен сакларга, нинди генә каршылыклар, киртәләр булса да, хак юлдан тайпылмаска тиеш. Ә безнең мәчетләрдә имамнар нәрсә ди: “Машина алма, йорт салма – шул акчаларыңны җыеп, Хаҗга бар!” Моны каяндыр, ниндидер акчалар юнәтеп, үзләре берничә тапкыр барып кайткан хаҗилар, яхшы машиналарда йөрүче, затлы өйләрдә яшәүче динчеләр әйтә. Динебез бит Хаҗга бару мәҗбүри димәгән, мөмкинлегең булса гына барырга кушкан. Берара Хаҗга бару район түрәләре өчен модага әйләнеп алды. Артлары бер тапкыр комган күрмәгән чиновниклар, Хаҗдан кайткач, эчүләрен дә ташламадылар, сөяркәләре катына йөрүдән дә туктамадылар. Менә шундый хәлләрне күреп-белеп торган, мәчеткә йөргән кешеләр нәрсә уйларга, дингә нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш?
 
Әйтергә теләгән сүзләр күп булса да, шушы урында нокта куям. Без, татарлар, бер-беребезгә “әссәләмәгаләйкүм!” дип эндәшсәк күркәм һәм ихласрак булыр. Әгәр шушы мәсьәләдә гыйлемлерәк кешеләр кушылып, күтәрелгән сорауга җавап бирүдә катнашсалар, бик шат булыр идем.
 
Фәрит ВАФИН. Арча районы, Яңа Кенәр авылы
Фото: пиксабай

Фәрит ВАФИН
Татарстан яшьләре
№ --- | 13.03.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»