|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2022 Җәмгыять
Нәни кыз әнисен үлемнән коткарганАКШның Монтгомери шәһәрендә яшәүче 7 яшьлек кыз ковидның сирәк очрый торган билгеләре аркасында һушын югалткан әнисен үлемнән коткарган. Эмажай Хенри үзен начар хис итә. Ул шулкадәр хәлсез була ки, йөри һәм сөйли алмас була, шуңа ярдәм артыннан мөрәҗәгать итә алмый. “Үпкәләремдә һава калмаган иде төсле. Тын алу да шулкадәр авыр иде”, – дип соңрак үзенең халәтен тасвирлый ул.
Хатын күршеләренә ярдәм сорап бармакчы була, әмма кинәт егыла һәм һушын югалта. Хенриның 7 яшьлек кызы һәм аның сеңлесе паникага бирелә. “Сеңлем әнине сыйпый-сыйпый үксеп елый башлады. Мин нишләргә дә белмәдем, бик курыктым”, – дип сөйли кыз.
Кыз баланың коткару хезмәтенә шалтыратырга башы эшли. Ул диспетчерга яшәгән адресларын хәбәр итә һәм әнисе һушын югалтуын сөйли.
Соңрак Хенриның COVID-19 йоктыруы һәм аңарда вирусның сирәк очрый торган билгеләре пәйда булуы ачыклана.
Дәваханәдән терелеп чыккач, Хенри аны үлемнән коткарган кызы турында: “Аның югалып калмавы белән шулкадәр горурланам. Күп балалар, хәер, балалар гына түгел, өлкәннәр дә, нишләргә белмәс иде. Янымда булып, коткару хезмәтенә шалтыратуы өчен кызыма рәхмәтлемен”, – ди.
Фото: пиксабай
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|