поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.12.2010 Мәдәният

Аттила урынында булсам...

Без Зөлфәт Хәким әсәрләрен көтеп алабыз. Матбугатта чыккан язмалары, сәхнәгә куелган пьесалары укучыны бервакытта да битараф калдырмады. Үзенең тәүге иҗаты белән Татар илен уятырга теләгән Зөлфәт Хәким бүген дә әсәрләре, җырлары аша милләтнең бүгенге һәм киләчәге хакында сөрән салып тора. Кемнәрдер "өстәгеләр" кушканча, "заказлы" әсәрләр язганда, Совет иленә дан җырын җырлаганда, ул мәдхия җырлаучылар төркеменнән аерылып чыкты, үз кыйбласын булдырды.

Зөлфәт Хәким ике дистә ел элек язган "Татар иле", "Газиз халкым", "Мосафирга эндәшү" кебек җырлары белән еллар узгач та сәхнә тотып, сикәлтә-киртәләрне үтеп, һәрвакытта да татар халкына үтемле сүзен, саллы фикерен җиткерә торды. Аның күптән түгел "Казан утлары" журналында дөнья күргән "Кайда син, Аттила?" әсәрен укучылар бик яратып кабул итте һәм ул бик күпләрне уйланырга мәҗбүр итте.

 

– Зөлфәт абый, "Кайда син, Аттила?" пьесасының тарихи әсәр булуын белгәч, куркыбрак калдым. Гадәттә, андый әсәрләргә укучы бик тартылмый. Ә сезнең пьесагыз җырлап укыла...

 

– Гадәттә, тарихи әсәр язганда кулланылыштан төшеп калган сүзләрне файдаланырга омтылалар. Бәлки бу – тарихилыкны ассызыклауның бер алымыдыр. Мин мондый максат куймадым. Бар кешегә дә аңлашыла торган телдә язарга булдым. Борынгы, тарихи тел дип, әсәрләрен гарәп, фарсы сүзләре белән чуарлап бетергән әдипләрне дә кабул итеп бетерә алмыйм. Дөрес, бу алынмалар безгә дин белән бергә кергән, әмма гарәп, фарсы сүзләре белән кирәгеннән артык мавыкмаска кирәк, чөнки алар безнең тел түгел. Әгәр борынгы төрки кәлимәләр куллансалар, моны аңларга була әле. Ә минем әсәргә килгәндә, җиңел укылырга тиеш, чөнки ул сәхнә өчен язылган. Бу пьесаны язар алдыннан бик нык әзерләндем. Тарихи чыганакларда шактый казындым. Тарихи язмалар, документлар белән беррәттән төрле телләрдән тәрҗемә ителгән әдәби әсәрләрне, хәтта Америка язучыларының Аттила турындагы романнарын да укып чыктым. Бер караганда, гади генә әсәрләр кебек, әмма ул әсәрләр барысы да кызыклы, мәгълүматларга бай һәм тарихи яктан бик дөрес бирелгән.

 

– Соңгы вакытта татар театрларында тарихи спектакльләр куелмый башлады. Гомумән, күбрәк көндәлек мәшәкатьләрне үз эченә алган, "җиңел холыклы" спектакльләр белән мавыгып киттеләр. Миңа калса, "Кайда син, Аттила?" спектакле татар театрын яңа үргә күтәрер иде.

 

– "Кайда син, Аттила?" кебек спектакльләрнең сәхнәгә менәчәгенә мин әле өметләнәм. Театрларда һаман бер төрле "сәясәт" бармаячак. Нигә тарихи спектакльләр куелмый, дигән сорауны театр җитәкчеләренә, режиссерларына бирергә кирәктер, мөгаен. Тарихыбызны барлау, әсәрләребездә ерак бабаларыбызның яшәешен калкыту ул – безнең бурычыбыз. Бигрәк тә хәзерге заманда тамырларыбызны җуймау турында көн саен уйларга тиешбез. Әгәр дә без үткәннәребезне ихтирам итмәсәк, бүгенгебезне яңа буын ихтирам итмәячәк. Ә үзен-үзе хөрмәт итмәгән халыкны беркем дә танымаячак. Бу дөньяда һәр нәрсә бер-берсе белән ниндидер багланышта тора, һәр мизгел бер-берсенә тоташкан. Безнең һәр буыныбыз бер-берсенә бәйле. Һуннар заманында һәрберебезнең ерак бабасы шушы Җир шарында яшәгән, алар шушы Кояш астында урын алган. Бу дөньяда бер нәрсә дә тикмәгә яралмаган, бер кеше дә тикмәгә тумый. Ничек инде зур бер милләтнең тарихына битараф булырга мөмкин?!

 

– Студентлык чорында тарих укытучыларыннан Аттила хакында тискәре фикер генә ишетергә туры килде. Сез исә аны бөтенләй икенче яктан ачкансыз. Димәк, без тарихны тарихчылар язганча, бер яклы гына күрергә күнеккән.

 

– Төркиләрнең ерак бабалары булган халыкның дөньяны тетрәтүе кемнәрнеңдер сәясәтенә туры килмидер, күрәсең. Тирәнтен эзләнү дә җитенкерәми бугай. Югыйсә һуннарның кайдан килеп чыкканы, аларның нинди кавемнән икәне күптән исбатланды. Дөрес, Көнбатыш тарихчылары да һуннарны төркиләр дип танырга атлыгып тормый. Әмма араларында объектив рәвештә исбатларга теләүчеләр бар. Инглиз тарихчысы Джон Мэн – бик күп хезмәт куйган кеше. Аттила – тарих юллары кисешендә яшәгән халыкларның илбашы. Дала булып күчеп йөргән ыруларның ике юлы гына кала – йә Рим империясен җиңәргә, йә ил-көн буларак юкка чыгарга. Язучы, галим Приск Паннийский, Аттила белән очрашып, аның турында бик кызыклы мәгълүматлар язып калдырган. Аның язмаларында Аттила кансыз, вәхши тиран булып түгел, ә бәлки бөек хаким, кодрәтле илбашы булып тасвирлана. Каты куллы, кызып китүчән, хәйләкәр булуы белән беррәттән ул үзенең ыруы өчен җан атуы, иленең киләчәге өчен кайгыруы, үзенә тугры булган кешеләрне ихтирам итә белүе белән дан казанган. Приск Паннийский болай дип язып калдырган: "... Бу кеше җирдә яшәүчеләрне котсыз калдырырга яралгандыр. Аяк атлаулары, тишеп чыгардай күз карашы аның эчке куәтен, горурлыгын күрсәтә. Әйе, ул чын сугышчы иде, шул ук вакытта аңа сабырлык һәм үзен кулда тоту да хас иде. Киңәшләрне ул игътибар белән тыңлый белә, ялваручыларның хәленә керә, яклау эстәүчеләргә мәрхәмәтле иде..." Рим империясенең котын алып торган илбашы Аттила аскет булган, үзе агач савыттан ашаган, беркайчан кыйммәтле әйберләргә, алтын-көмешкә кызыкмаган. Приск Паннийскийның язмаларында Аттила Европа тарихының юнәлешен үзгәрткән шәхес буларак күренә.

 

– Миңа калса, "Кайда син, Аттила?" пьесасы "Яңа татар пьесасы" конкурсында җиңүчеләр рәтендә торырлык сәхнә әсәре була алыр иде. Сез аны тәкъдим иткән идегезме?

 

– Тәкъдим иткән идем. Без мондый спектакль куярга әзер түгел, диделәр. Гомумән, безнең татар театрларында мондый масштаблы спектакльләргә алынырга куркалар бугай. Шуны да әйтергә кирәк: андый әсәрләрне куяр өчен милли җанлы булырга кирәк, үзеңнең тарихыңны, халкыңны яратырга һәм ихтирам итәргә кирәк. Кызганыч, андыйлар бездә юк диярлек. Мин барыбер милли рухлы режиссерлар киләчәгенә ышанам әле. Яшәү бит бүгенге көн белән генә бармый. Мин бу фикерне кемнәндер зарланасы килгәннән генә әйтмим. Әйтик, кайчандыр СССР таркаласын да белми идек бит. Мондый вәзгыять тә озак дәвам итәр дип ышанып булмый. Дөнья гел үзгәреп тора һәм шуның белән кызыклы. Яхшы әсәрләр барыбер кайтачак.

 

– Тарихи дидем дә, бу бит – безнең көнне чагылдырган әсәр. Дәүләтен югалткан татар халкының язмышын чагылдыргансыз. Вакыйгалар параллель дөньяда барган кебек.

 

– Әйе, бу әсәремдә мин бүгенге көн белән параллельләр үткәрәм. Алдан тарихи материаллар әзерли башлаганда ук шаккаттым – Аттила заманында да халык нәкъ бүгенге халәттә булган. Шул ук ришвәтчелек, бердәмсезлек, таркаулык хөкем сөргән. Бүген җәмгыятьтә, ил-көндә татарны нинди мәсьәләләр борчыса, Аттила җитәкләгән һуннар "станы"нда шундый ук проблемалар булган. Аттила үзенең яраннары, ясаулларының баюны үзмаксат итеп куюларыннан зарлана. Теге яки бу вазыйфаны башкаручы түрәләренең комсызлыгына шаккатып, торымнан-торымга пыр туза. Ил-көн турында кайгырасы урынга, барысы да үз бүксәсен кайгырта, дип ярсый Аттила. Ил-көнебезнең бүгенгесенә охшаган түгелме?..

 

– Сезгә үз героегыз ошыймы?

 

– Әлбәттә. Ошамаса, мин аның турында язарга тотынмаган булыр идем. Патшалар, корольләр, тирәнрәк карап баксаң, халыкның җитәкчесе генә түгел, аның колы да булган. Аттила да бит үз ыруының колы була. Ул үзе генә берни эшли алмый. Каты куллы илбашы булса да, шул ук вакытта халык, гавам ихтыярына да буйсына. Аттила үзенең ил-көнен саклау өчен, исән калдырыр өчен яуга барырга мәҗбүр. Ул тик тора алмый. Әгәр ул яуга бармаса, бетәчәк, үләчәк.

 

– Зөлфәт абый, әгәр Аттила урынында булсагыз, үз асылыгызга – кояш чыккан тарафка кайтыр идегезме?

 

– Әсәрдә кояш чыккан якка таба кайту турында фәлсәфи уйлануларымны бирдем мин. Бу бит үзең атлаган сукмактан кире кайту гына түгел. Үз асылыңа, яшәгән гомереңнең ниндидер яхшы, кыйммәтле чагылышларын табып, шул тарафка юл алу турында сүз бара. Атакам Аттиланы ерак бабаларының кануннары буенча, шуларның яшәү рәвеше белән көн күрергә өнди. Аттила ахыр чиктә үзен тоткын кебек хис итә башлый. Аның артка чигенергә мөмкинлеге юк. Әгәр мин кире юлдан кояш чыгышына таба кайтырга чыксам, халкым аңламаячак, ди ул. Алар фәкать бер юнәлештә – көнбатышка таба гына бара алалар. Аттиланың фаҗигасе дә нәкъ шунда. Дунайның уң ярына чыкканнан соң аның инде бер юлы гына кала. Аттила урынында булсам, мин дә ыруыма буйсынмый булдыра алмас идем.

 

– Мондый пьесаларны барыбер сәхнәгә куймыйлар дип, "Кайда син, Аттила?" рухындагы тарихи әсәрләр язудан туктамыйсыздыр бит?

 

– Аңа карап кына язудан туктамыйм. Алга таба да тарихи әсәрләр язачакмын. Әлбәттә, андый әсәрләрне утырып шундук язарга тотыну мөмкин түгел. Алдан зур әзерлек кирәк. Тарихи чыганакларда казынып, интернеттан мәгълүматлар җыйнап, энциклопедияләрдән хроник даталарны тикшереп, "түл" җыйганнан соң гына яза башларга мөмкин. Һәм инде язганда да, параллель рәвештә әле тарихи материалларда бик озак казынырга туры килә.

 

– 50 яшьлек юбилеегызны Камал театрында билгеләп үтәргә җыенасыз икән. Сезнең тугрылыклы, яраткан укучыларыгыз, тамашачыларыгыз моны күптән көтә инде.

 

 – Бик нык икеләнеп йөргәннән соң юбилейны үткәрергә булдым. Чөнки төрле жанрларда иҗат итеп, ун китап чыгарып, утызлап пьеса, дистәләгән-дистәләгән җырлар язып, тамашачы алдында ниндидер хисап ясарга тиешмендер инде. Соңгы концертларымнан аермалы буларак, иҗат кичәмдә яңа җырлар да башкарачакмын. Романнарымнан өзекләрне, сатира-юмор әсәрләремне укыячаклар. Юморескаларның барысын да яшь актерлар башкара, шуңа күрә бераз күңелдә шөбһәләнү бар, чөнки сатира-юмор әсәрләрен укып тамашачыга җиткерү җиңел эш түгел. Кызганычка, спектаклемнән өзекләр экраннан гына күрсәтеләчәк. Чөнки Камал театры Балтыйк буе илләренә гастрольгә китә. Минем "Телсез күке" спектаклемне дә алып баралар. Шулай итеп, Камал театрының күп өлеше гастрольгә китә, ә мин монда мәш килеп юбилей кичәмне уздырачакмын. Уйлавымча, программа кызык булачак. Режиссеры – Илдар Хәйруллин. Аллага тапшырабыз инде.

 

– Быел "Татар җыры" фестивалендә сезнең исемне күрмәдек. Әллә җырламаска булдыгызмы?

 

– Мин быел "Татар җыры"нда катнашудан баш тарттым. Чакырулары өчен зур рәхмәт, әмма юбилейга әзерләнәсем бар. Мин концертларым алдыннан бик нык кыбырсый торган кеше, шуңа күрә башка җирләрдә чыгыш ясаудан тыелып торам. Бу минем үзенчәлегем инде – гафу итсеннәр.

 

– Илле яшьтән соң иҗат кешесе үзгәрә, диләр. Ярты гасырдан соң Зөлфәт Хәким татар әдәбиятына, җыр сәнгатенә нинди үзгәрешләр алып килергә җыена? Шуны беләсе иде.

 

– Моңа кадәр ничек иҗат иткән булсам, шул рухта дәвам итәчәкмен. Элеккечә романнар, повестьлар, пьесалар һәм җырлар язачакмын. Мөмкин булса, гел яхшы якка гына үзгәрергә исәп. Моннан егерме-егерме ике ел элек: "Алга таба да барлык жанрларда иҗат итә алырсызмы икән?" – дип сорыйлар иде. Мин бер дә икеләнмичә: "Барлык жанрларда иҗат итәчәкмен!" – дип җавап бирә идем. Аллага шөкер, сүземдә тордым. Һәм алга таба да, Ходай исәнлек бирсә, насыйп итсә, барлык жанрларда да иҗат итәчәкмен. Гомерем шуңа багышланган инде минем. Никтер моңсу булып китте әле. Миңа да 50 яшь бит инде! Ләкин шуны да онытмаска кирәк: яшәү ул кешенең шәхси казанышы түгел. Дөньяда ничә ел яшәсә дә, яшәгәне өчен генә кешене күккә чөяргә кирәкми. Сәламәтлегең булса, яшисең инде ул. Ташбака өч йөз ел яши. Яшәвеңне мәгънәле итәргә омтылырга кирәк! Иң беренче чиратта үзең өчен яшәү мәгънәсен табу мәслихәт. Яшәүнең мәгънәсен тапкан кешенең гомере башкаларга да буш булып күренмәячәк.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 251 | 17.12.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»