поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.03.2022 Язмыш

Өч кызы белән тол калган ир: «Сизенсәм дә, терелүенә өметләндем»

Чирмешәндә яшәүче Рифат Мөхәммәтшин өч кызы белән ялгызы кала. Хатыны Галияне югалтканына бер ай да юк әле.

Алар үрнәк гаилә булып яши. Йорт-җирнең төзеклеге, бакчаларның матурлыгы, өйдәге чисталык буенча аларга тиңнәр булмый. Кунакка килгән кешеләр дә йортта бер генә артык әйбер булмауга, пөхтәлеккә сокланып китә. Боларның барысы да Галиянең тырыш хезмәте нәтиҗәсе була. Ашка-суга уңган, нәрсәгә тотынса, шуны башкара торган ханым була ул. Тик матур тормышларына күз тия. Балаларга әнинең иң кирәк вакытында ул китеп бара. Галиягә бары тик 39 яшь була.
 
– Хатынымны бик яраттым. Бергә 14 ел яшәп калдык. Кәркәле авылы кызы иде ул. Әти-әнием дә якын итеп каршы алдылар үзен. Бик тә кешелекле иде. Әтисен дә тәрбияләргә булышты. Аны ике ел элек җирләдек. Әнисенең сәламәтлеге какшагач, аның янына да барып йөрде. Бик тә игелекле иде, – дип искә ала ире Рифат. – 30 яшьтән дин юлына бастым. Башта ураза тотып карадым. Ул күңелне чистарта икән. Шуннан дингә тартыла башладым. Галия миңа кадәр дә намаз укый иде.
 
Мөхәммәтшиннар өч кыз үстерә. Олысы – 7 нче сыйныфта, икенчесе 1 нчедә укый, кечкенәләренә 3 яшь тулган. Галия «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән.
 
 
– Өченче балабыз белән декреттан чыккач, бер ай эшләп калды. Ковид белән авырый башлады. Бер ай хастаханәдә ятты. Инде савыгып бетте дигәндә, тагын авырый башлады. Бу юлы ашказаны тирәсендә авыртуга зарланды. Тикшерелә торгач, ковидның ашказаны асты бизенә зыян салуын, чирнең катлаулануын әйттеләр, – ди Рифат.
 
Галиягә беренче операцияне Чирмешәндә ясыйлар. Бар да уңышлы килеп чыга. Әмма чир чигенми. Аны Казанга күчерергә карар кылына. Биредә  тагын ике тапкыр операция ясала. Галия бер дә начар уйлар белән яшәми. Авыруны җиңәм, балаларым янына өйгә кайтам, ди ул. Сабыйлар әниләре белән телефоннан видеоэлемтә аша сөйләшеп  тора. Хәле дә яхшырган төсле була. Әмма Галия тагын авырып китә. Шул көнне Рифат Казанга килә. Төнлә Галияне реанимациягә күчерәләр. Тагын бер операция кирәген әйтәләр. Әмма табиб Рифатка алып калып булмасын сиздерә. Кан анализларының да яхшы түгеллеген әйтәләр. Ашказаны асты бизе бөтенләй эштән чыккан була.
 
–  Үзем дә сизендем. Әмма яхшыга өметләндем. Яшәр дигән идем. Тик язмыштан узмыш юк.  Диндә булгач, кайчан да булса, фани дөньядан китәсен аңлап яшисең. Балаларым да көчле булырга тырышты. Кечкенәсе әле дә әнисе каядыр киткән  дип уйлый. Олыраклары аңлады инде, – ди Рифат. – Әни мәхәббәтен, назын бирә алмасам да, балаларымны ничек тә аякка бастырырга тырышырмын. Үз әнием дә ярдәм итеп тора. Бергәләп ничек тә бу хәсрәтне күтәрерлек көч табарбыз.
 
Әниләре үлгәч, сабыйларга ярдәм итүчеләр күп булган. Рифат баштарак бу хәлгә уңайсызланган да. Әмма якыннары, сәдака бирүчеләр, балаларыңа дип бирәбез дигәч, каршы килмәгән. Ул безнең дә газета аша ярдәм оештыруыбызга каршы килде.
 
– Кеше кайгысын үзенеке итүче кешеләр шулкадәр күп икән. Галияне озатырга да йөзләгән кеше килде. Бер белмәгән кешеләр булышты. Галия авырганда да күпме кеше хәлен сорап торды, ярдәм күрсәтте. Безнең гаиләне авыр вакытта ташламаган һәр кешегә чиксез рәхмәтемне җиткерәм, – ди Рифат. – Гомер – мизгел генә. Шуңа да аның кадерен белеп, яныңдагы кешеләргә яратуыңы күрсәтеп яшәп калырга кирәк!
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.03.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»