поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.03.2022 Шоу-бизнес

"Эй, малай, алып кил өчпочмак...": җырмы бу?

Корткычлар бакчага зыян салган кебек, күп кенә җырлаучылар (җыр шыгырдатучылар дисәк дөресрәк булыр!) татар җырына, моңына, теленә һәм хәтта милләтенә зыян китерә. Көлке тоелган җырлар зәвыгы, холкы ныгымаган үсмерләргә зур йогынты ясавын аңлап та бетермибез бугай. Шул җырлар аша тормышка карашлары да берникадәр формалаша.

Шундый зур зыян салучыларның берсе дип Лэйнаны саныйм. Әйе, исеме үк сәер һәм безнеңчә түгел. Хәзер мөгез чыгарып танылырга тырышу күренеше киң таралды шул. Моң белән җәлеп итә алмагач, нишләсеннәр соң инде? Ә популяр буласы килә! Татар исеменнән ваз кичкән җырчыларны татар эстрадасына якын китермәскә кирәк дип саныйм. Андыйлар башта татар исеменнән баш тартса, соңрак милләттән дә йөз чөерәчәк.
 
Лэйна шау-шу тудырган “Малай на белом барсе” җыры белән танылды. Ютуб каналында урнаштырылган клибын 3,4 миллион кеше караган. Бу бик аяныч хәл!
 
“Эй, малай, алып кил өчпочмак,
Без него мне просто никак.
Я сижу у озера Кабан,
Монда элек Хан булган”.
 
Телен җуя барган татарларга шушы җыр гына җитми иде! Әллә соң бу кыз милләтебез дошманнары тарафыннан махсус җибәрелгәнме? Аңа Хан сүзен телгә алу да язык сыман.
 
Шаккатуымның иң югары ноктасы түбәндәге юллар булды:
 
“Мунчада әти кычкыра: «Себерке!»
Обругал или просто потерял?”
 
“Тәрбияви” сүзне дә кыстырырга онытмаганнар бит, ә! Җыр (алай дип түгел, такмак дип атау да артык, әлбәттә!) болай тәмамлана:
 
“Вместо слов ай лав ю
Мин сине яратам говорю.
Мин җырлыйм Сабантуйда:
“Мой Татарстан – булдырабыз бергә!”
 
Бу тозлы кыярга шикәр комы сибеп ашаган кебегрәк булды. Хәер, анысы тәмлерәктер дә әле. Кечкенә чакта аш пешерәбез дип, кулга нәрсә эләксә, шуны савытка салып болгата идек: чирәм, төрле үлән, вак ташлар, су, балчык. Менә бу “җыр” да шуннан артык булмаган. Әмма без ул ашны ашамый идек, ә бу “җыр”ны әвәләп кенә калмаганнар, киң җәмәгатьчелеккә дә тәкъдим иткәннәр. Сезнең ничектер – белмим, тик минем тамакта чуерташлары утырып калды.
 
Лэйнаның тагын бер җырына тап булдым. Монысы гел татар сүзләреннән генә тора дип сөенүем беренче куплетны тыңлауга чәлпәрәмә килде.
 
“Җилкәмдә елыйсың бер син,
Теләкләремне беләсең.
Калмады башка беркем,
Син киләсең дә китәсең...
Мин кайдадыр аста калдым,
Син юкта авыр суладым.
Бер тапкыр янда булсаң,
Авырлыклар миңа очрамас.
Ааа, төштем, ардым. Оныттың мине.
 
Кушымта:
Онытма кичер мине,
Синнән башка ардым мин.
Сөйгән ярың чикми синнән.
Синең күзләр минем хәтердә,
Үткәндә карарсың да китәрсең,
Яратканны син бит беләсең.
Безнең тарих артта кала,
Ә йөрәк һаман сине ярата”.
 
Моның “шагыйре” дә Лэйна үзедер дигән тоемлау бар миндә. Татар эстрадасында антипремия булдыра калсалар, беренче урынны яулар дигән ышаныч та бар.
 
P.s.: Җавап хаты язабыз дисәгез, языгыз, җәмәгать. Сезнең фикер безнең өчен дә мөһим.
 
Фото: https://pixabay.com/ru
 

Дания НӘГЫЙМ
Шәһри Казан
№ --- | 10.03.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»