поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.03.2022 Шоу-бизнес

Ришат Фазлыйәхмәтов: Ир-ат булсам да, еладым - яңадан тудым!

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов хастаханәгә эләккән, дип хәбәр иткән идек. Төнлә бик авыр хәлдә ашыгыч ярдәм белән алып киткәннәр. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, җырчы бер атна авырган. Температурасы күтәрелеп, тын алуы авырлашкан. Үзенең хәле турында Ришат болай дип уртаклаша:

"Хәлсезлектән интегеп, кая барып бәрелергә белми йөрдем, бөтен тәнем, һәр күзәнәгем сызлады бугай. Температураны ни белән дә төшереп булмады. Ни булса да, мунча рәткә китерер дип, концертта тамашачыларым бүләк иткән себерке белән чабынып, мунча кереп чыктым. Чәй дә тамактан узмады, суларга кыен була башлады. Ятып торыйм әле дип урынымнан торып киткәч, күз алларын томан каплады. Колакта Тәтишкамның: "Ришат, уян!",- дигән сүзләре генә яңгыраганы истә.

Аңга килгәч, сөйләшүләр буенча, больницада икәнемне аңладым, ләкин күзләрне никтер ача алмадым, әйтерсең лә кемдер кысып тотып тора иде, бу дөньяны күрсәтәсе килмәгән төсле. Тән әрни, йөрәк әрни. Күңелемнән: "Ахырым шушы микән лә минем?",- дип уйлап куйдым. Каршыма Әни сүрәте басты, ул миңа елмаеп: "Улым, догамнан ташламыйм, син бирешмә!",- диде һәм югалды. Еракта Тәтишкамның врачлар белән сөйләшүе ишетелә: "Әле яши, Алла бирса!" Шушы мизгелдә мин иң бәхетле кеше икәнемне аңладым: инде мәрхүмә булса да, Әнием дә догада тора икән,  Тәтишкам да янымда.

"Әлбәттә яшим! Әле күпме җырлыйсы җырларым бар! Гомерем буе үз халкыма хезмәт итәсем бар, изге эшләр кыласым бар, менә күзләремне генә ачыйм да!"

Ачтым... Яшәүнең нинди зур бәхет һәм бүләк икәнен аңладым. Бөтенләй яңа көч тойдым үзәктә. Яшәрмен! Яшнәрмен!

Сездән килгән изге теләкләрне укып, ир-ат булсам да, еладым. Мин әле шулкадәр кешегә кирәк булганда, ничек инде ташлап китәсең бу якты дөньяны! Һәрбер хатта җылылык, минем өчен борчылу... Телефон бер өзлексез шалтырап торды, бер уйламан кешеләр миңа, бар эшен ташлап, ярдәмгә килергә омтылды. Тормышымның иң кадерле мизгеле, яңадан тудым! Һәрберегез каршында баш иям!

Гомер бер уйламаганда өзелергә мөмкин икән, шуңа күрә, тагын да ныгырак эшләвемне дәвам итәрмен, татарымның милли хәзинәсен баету, тарихта үз эземне калдыру өстендә эшләрмен.

Терелеп кенә бетим, май аенда концертымда күрешербез, Алла бирса!" - ди Ришат Фазлыйәхмәтов.
Фото: https://www.instagram.com/rishat_fazliakhmetov/

---
Матбугат.ру
№ --- | 10.03.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»