|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2022 Җәмгыять
Чистай районында туган Семен Соловьевның хатыны һәм 3 баласы калганУкраинадагы махсус хәрби операциядә Семен Соловьев һәлак булган. Кече сержант Семен Владимирович 1983 елда Чистай районында туган. Аның гаиләсенә бу хәбәрне хәрби-сәяси эш буенча бригада урынбасары, майор Р.Ф.Пушков җиткергән, дип яза район газетасы. Кече сержантның әти-әнисе Галактионово авылында яши. Хәрби комиссар Андрей Пичушкин һәм Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов мәрхүмнең гаиләсенең кайгысын уртаклашкан.
Соңгы елларда Семен Соловьев гаиләсе белән Алушта шәһәрендә яшәгән, хатыны белән өч бала тәрбияләгән.
Семен Соловьевны Кырым Республикасының Феодосия шәһәрендә җирләячәкләр.
Чистай халкы үзләренең якташ-геройлары белән горурлана, мәрхүмнең якыннары һәм туганнарының кайгысын уртаклаша.
--- |
Иң күп укылган
|