|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2022 Җәмгыять
Күпбалалы гаиләләрне торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат итәргә мөмкиннәрДәүләт Думасында Россиядәге күпбалалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен 100% субсидияләр түләргә тәкъдим иткәннәр. Бу хакта Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Светлана Разворотнева хәбәр итте, дип яза "Известия". Шулай итеп, өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат ителергә мөмкиннәр.
"Матбугат.ру" билгеләп үтүенчә, кризис чорында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итү чараларында - 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүнең 70%ын субсидияләү, гражданнар өчен "коммуналка" түләгәндә банклар комиссиясен гамәлдән чыгару һәм идарәче компанияләр өчен 0,1%ка кадәр чикләү каралган.
Тәкъдимнәрне раслау өчен Төзелеш министрлыгына җибәргәннәр инде. Якын арада аларны министрлар кабинетына да тәкъдим итәргә исәп тоталар.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|