|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2022 Сәясәт
Россия Саклану министрлыгы кулга алынган хәрби хезмәткәрләрне азат итү буенча чаралар күрелүен әйттеУкраинадагы махсус операцияләрдә катнашучы Россия Кораллы көчләре частьларында срочниклар булу фактлары ачыкланган. «Мондый хәрбиләрнең барысы да диярлек Россия территориясенә чыгарылган инде», — диде РФ Оборона министрлыгының рәсми вәкиле генерал-майор Игорь Конашенков. «Татар-информ» РИА Новостига сылтама белән язуынча, тыл тәэмин итү бурычларын үтәгән бүлекчәләрнең берсенә милли батальонның диверсион төркеме һөҗүм иткән, һәм берничә хәрби хезмәткәр, шул исәптән срочниклар кулга алынган.
«Срочникларны хәрби хәрәкәтләр районнарына җибәрмәү һәм кулга алынган хәрби хезмәткәрләрне азат итү буенча чаралар күрелә», — дип йомгаклады Конашенков.
23 февральдә Донецк һәм Луганск халык республикалары җитәкчеләре РФ Президенты Владимир Путинга Украина агрессиясен чикләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. 24 февраль иртәсендә дәүләт башлыгы видеомөрәҗәгать белән чыгыш ясады, анда Донбасста махсус хәрби операция уздыру турында белдерде.
--- |
Иң күп укылган
|