поиск новостей
  • 05.12 "Рөстәм маҗаралары", 12+, Кариев театры, 15:00
  • 06.12 "Гөлчәчәк", 12+, Кариев театры, 21:00
  • 08.12 "Алтынч[ае]ч", 16+, Кариев театры, 13:00
  • 09.12-18.12 Илсөя бәдретдинова. Уникс. 18:00
  • 10.12 "Ромео һәм Джульетта", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 11.12 "Йосыф", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 14.12 "Былбыл бакчасы", Лилия Зщйнуллинаның юбилей концерты, 6+, Кариев театры, 18:30
  • 16.12 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:30
  • 17.12 "Бәхетле көнем", 0+, Кариев театры, 13:00
  • 17.12 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 19.12 "Агыйдел" дэулэт жыр-бию ансамбленен юбилей концерты.Г.Тукай ис.филармония концертлар залы, !8:30
  • 20.12-27.12 "Галәм кунаклары һәм яңа ел", 0+, Кариев театры, 10:00, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Декабрь
  • Владимир Алекно - спортчы
  • Сибгат Хәким (1911-1986) - язучы
  • Фәиз Зөлкәрнәй (1951-1997) - язучы
  • Марианна Вәлишева - язучы
  • Елена Ненашева - актриса
  • Роберт Гайсин - рәссам
  • Гвардейская урамында урнашкан 2 булмэле фатирга озак вакытка татар кызларын,яки татар гаилэсен кертэбез.Бэясе 20 мен+ ком тулэулэр.89050259315
  • Ит өчен һәм асрар өчен нәселле буаз сарыклар сатыла. Телефон: 895200302799
  • Казан шэхэре батыршина урамында урнашкан 2 булмэле фатир арендага бирелэ.Яшэу очен барлык унайлыклар да бар.89274086591 Риелторларны борчымауларын сорыйм.
  • Зеленодольск районы, Карәтмән авылында (Казаннан якынча 40 км) 25 сутый тигез җир участогы сатыла. Йортка фундаменты да бар. Газ, су, электричество участокка кадәр китерелгән. Бәясе 850 мең сум. Тел. 89179068047
  • Бюджет оешмасына библиотекарь кирэк. тел.8(843)236-97-91
  • Продаю козу дойную нубийскую 15т Лаишевский район 89872137756 а также есть индоутки
  • Казан шэхэренең Киров районында фатир эзлим. Эшли торган татар кызына. Ватсап 89393966212
  • Печэн сатыла Дэу рулон,кечерэк рулон.Питрэч районы Юнусова авылы.89093080463 Альфинур
  • Срочно сниму квартиру проспект победы от хозяина 89869243128
  • Саба районы Югары Симет авылында газ. су кергән һәм сарае булган җир участогы сатыла. Белешмәләр өчен тел. 89393389703

 

Архив
 

 

09.03.2022 Җәмгыять

Илфат Әскаров: «Суыткыч тулы тавык, кыяр, ә «заварка» алырга акча юк...»

Татарстанның атказанган артисты, Чаллы татар дәүләт драма театрның әйдәп баручы артисты Илфат Әскаров – үзенә бирелгән барлык рольләрне оста уйнап, тамашачы күңелендә тирән эз калдырган талантлы артист. Аның театрның яңа бинасында куелган «Шәһәр. Нокта. Брежнев», «Без китәбез, сез каласыз» спектакльләрендәге рольләрен дә тамашачылар яратты.

Илфат гаиләсен тормыш өчен бар нәрсә белән тәэмин итүче ышанычлы ир, яраткан әти, тугры дус. Болардан тыш, ул – гадел, күктә «очучылар»ны җиргә төшерә белә торган, начар юлга керүчеләргә маяк булырдай олы йөрәкле кеше. Ул Татарстанның атказанган артисты исемен йөртә, берничә тапкыр сезонның иң яхшы артисты исеменә, күп санлы мактау грамотларына, рәхмәт хатларына лаек булды.
 
Илфатны Чаллы татар дәүләт драма театрына Саба районы,  Олы Кибәче авылы бүләк иткән. Ул туган ягын бик ярата, җае чыккан саен шунда ашкынып кайта. Мәрхүм булган әтисе Мансур, бүгенге көндә гаилә җылысын саклаучы әнисе Рушанияне телгә алганда аның сүзләрендә җаваплылык та, ярату да сизелә. «Мин гомерем буе «Мансур малае шулай иткән икән» дигән сүздән, әти-әнинең йөзенә кызыллык китерүдән куркып яшим», – ди ул. Мәктәпне тәмамлагач, туган авылыннан башкалага чыгып китә. Артист булырга хыялланган егет Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенә укырга керә. Биредә Илдар Хәйруллин, Наил Дунаев кебек олпат актерлардан дәресләр ала, Камал театрының кече сәхнәсендә куна-төнә артист һөнәрен үзләштерә. Уку дәверендә әле үлән, әле хайван булып этюд күрсәтүләр, драматург Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектаклендә Амур ролен уйнап, диплом спектаклен тапшырулар, татар халкының мәшһүр җырчысы Әлфия Афзалова белән Себер якларына гастрольгә барулар – барысы да яшьлек елларының матур мизгелләре булып саклана.
 
Институтны тәмамлап, диктор Эльмира Хамматова «Татарстан яңа гасыр» каналының «Чулпан» программасына эшкә чакыргач, дусларының: «Син нәрсә, 5 ел буе артистлыкка укып, кеше язган текстны укып утырырга җыенасыңмы?» –  диюе сәбәп булды микән, 4 ел буе тулай торакта бергә яшәгән дусты, Чаллы егете Айдарның: «Әйдә, Чаллыга киттек», –  диюе  тәэсир иткәнме, 1996 елда Илфат курсташлары Равил Гыйләҗев, Нияз Гыйсмәтуллин белән бергә Чаллы Татар дәүләт драма театрына эшкә килә. Һәм ялгышмый, монда ул артист буларак таныла, матур гаилә кора.
 
– Мин беркайчан да рольсез тормадым. Театрга килүгә, «Кодача», «Җәйге кырау», «Дон-Жуан Балчыклыда», «Үп мине, Зәйтүнә» спектакльләрендә уйнадым. Катлаулы еллар, әкәмәт заман иде ул. Акча бирмиләр, хезмәт хакын тавыклата, кыярлата... түлиләр. Без, артистлар, тулай торакның сигез бүлмәсендә яшибез –  суыткыч тулы тавык, кыяр, ә «заварка» алырга акча юк. Шул чорда иң түземлеләр генә театрда калды... Нияз студент чагында ук өйләнгән иде, гаиләне дә туендырырга кирәк бит — ул китеп барды. Ә без Равил белән бүгенгәчә театрда эшлибез. Яшермим, мин дә китеп карадым. Концертлар белән гастрольгә барырга кирәк иде, театрдан рөхсәт юк. Аптырагач, хәйләгә бардым: кулымны сындырдым, дип, гипс салып килдем. «Мондый кул белән дә уйнарга була», – диде режиссерыбыз Фаил Ибраһимов. Шуннан тоттым да эштән китәргә гариза яздым... Соңыннан, Фаил абый очрап: «Син, малай, кайтасыңмы, юкмы?» – дигәч, театрга кайттым.
 
Илфат Әскәровның Чаллы татар дәүләт драма театры тарихында калган рольләре байтак. Алар арасында Каракаш (Р.Батулла, «Яшь аралаш көлү»), Насыйбулла (Р.Сабыр, «Абага алмасы ачы була»), Ир (К.Абэ, «Ком ял итми») рольләре бар. «Алар хуҗаларына беркадәр охшап, философ та, бунтарь холыклы да, нечкә күңелле дә. «Яшь аралаш көлү»дәге Каракаш –  гаҗәеп каршылыклы хисләрдән торган образ. Илфат Әскаров уенында ул тамашачы алдына шәхси мәнфәгатьләрдән элек халык, милләт мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүче, кире, үзсүзле, көнче, шул ук вакытта сентименталь, күңел матурлыгына ия шәхес буларак килеп баса. Актерның күз карашы, һәр хәрәкәте, мимикасы шушы катлаулы образны тулаем ачып бирүгә хезмәт итә. Хатыны Саргөл (Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шиһапова) белән икесен рухи якынлык һәм аңлашудан битәр физик тартылу гына бәйләп торганлыкны артык сүзләр түгел, ым-хәрәкәтләр күрсәтә. Каракашның ни дәрәҗәдә сабый җанлы икәнен аның үз куллары белән ясаган бишеккә төбәлгән күзләре ачып сала. Хыянәт ачысының никадәр авыр икәнен йодрыкка йомарланган куллары тасвирлый... Күтәрелгән проблемаларның тормышчанлыгы, артистлар уенындагы табигыйлек нәтиҗәсендә әлеге әсәр театр репертуарында саллы урын биләп тора. Аны тамашачылар да ярата», - ди Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Имамова.
 
«Ком ял итми» – татар тамашачысы өчен беркадәр ят рухы белән үзенчәлекле тоелса да, гомумкешелек фәлсәфәсен чагылдыруы ягыннан кызыклы. «Ул, беренчедән, актерларга үзләрен өр-яңа яктан ачарга мөмкинлек бирде, икенчедән, театр репертуарын затлы әсәр белән баетты, өченчедән, көнкүреш пьесаларын якын күргән тамашачыны фәлсәфи театрга якынайтты. Өстәгеләрнең тук тормышы өчен бертуктамый бил бөгәргә мәҗбүр «астагылар» тормышы, курку психологиясе, адәм баласыннан бер адымга да ерак йөрмәгән физик мәнфәгатьләр – болар барысы да төрле сәхнә алымнары, гаять нечкә һәм сыгылмалы хәрәкәтләр ярдәмендә тамашачыга тәкъдим ителә. Илфат Әскаров гәүдәләндергән герой тормышның төп фәлсәфәсен: адәм баласының һаман югарыга омтылуын, үзеннән читтә барган тормышны нигәдер гел аллы-гөлле төсләрдә күзаллавын, ахыр чиктә кайда да бер кояш икәнен аңлавын чагылдыра кебек», – ди театрның әдәби бүлек мөдире, язучы  шәһәрдәшебез Айгөл Әхмәтгалиева.
 
«Абага алмасы ачы була» драмасында Илфат Әскәров тәне генә түгел, җаны теткәләнеп бетсә дә, кеше булып кала алган көчле рухлы ир-егетне чагылдыра. Сталин лагерьлары, сугыш кыры, немец әсирлеге, совет төрмәсе - болар барысы да туган җирен, хатынын өзелеп сөйгән, мәхәббәт хакына гына исән калган ирнең гомер юлы. Канга баткан, хәлсезләнгән Насыйбулланың күз карашында чатнап торган ныклыкны күргәч, кайсы гына тамашачы тетрәнеп куймагандыр?! «Улыбызны саклый алмадым!» –  дип, аягына сарылган Гөлиясенә кушылып елаганда, кем генә Илфат-Насыйбулла күзләренә бәреп чыккан яшьләрне күрми калгандыр?
 
«Насыйбулла – чыннан да, күңелемә бик якын образ. Бала темасына кагылган урыннары гына авыр тоелды. Үзем дә әти кеше булгач, шушы урында улым күз алдына килә дә, тыелып кына булмый бит! Сәхнә артына чыккач, Лилиягә (Гөлия ролендә - Лилия Минһаҗева): «Җылак тәре!»дим. «Үзеңне бел!» –  ди Лилия, миннән көлеп. Хәтерлим әле, студент чакта «Караңгылык патшалыгы» спектакленнән өзек куйдык, мин анда үз баламны тере килеш күмәргә тиеш идем. Шуны уйнап чыккан мәлдә, көзән җыерып, бармакларым катып кала, аннан кубарып утыра торган идем. Гомумән, әти-әни, бала – болар бит иң изге әйберләр, алар белән шаярып булмый», –  ди язмам герое.
 
Илфатның пар канаты Чулпан Садыйкова да театрыбызның әйдәп баручы артистларының берсе. «Мин Чаллыга килгәндә Чулпан театрда иде. Хәзер инде улыбыз Аяз төрле бәйгеләрдә җиңеп сөендерә . Икебез бергә эшләүнең уңай якларын гына күрәм, гастрольгә барсак та, кием үтүкләнгән, ашарга әзер дигәндәй... Аерым эшләп карамагач, чагыштырып әйтеп тә булмый», - ди Илфат гаиләсе белән горурланып.Чулпан юлында Илфатны очратканы өчен язмышына рәхмәтле. «Илфат – мине дөрес юлдан алып баручы дус, бәхетле иткән чын ир, яраткан әти. Ул безне бар яктан да тәэмин итәргә тырыша. Улыбыз Аязга ирләрчә тәрбия бирә. Аны шахмат мәктәбенә, бассейнга, картингка йөртте. Аңарда татар теленә мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз. Улыбыз укуда да, спортта да, сәнгатьле укуда да сынатмый. Без аны төрле яклап тәрбиялибез. Үскәч кайсы юлны сайлар, анысы аның эше. Бүгенге көндә без эшебезне Аязга яраклаштырып оештырабыз. Моннан тыш, Илфат әнисен, гаиләсен ярата. Ул изге күңелле, бик тырыш. Кулыннан килмәгән эше юк. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», дигән мәкаль аңа туры килеп тора. Әтисе вафат булгач, ул Әскәровлар гаиләсенең башлыгы булып калды. Авылда бер генә эш тә аның катнашыннан башка узмый. Аяз белән балык тотарга, гөмбә җыярга йөрергә, тәмле ашарга, тимердән, агачтан әйберләр ясарга ярата. Ул башлаган эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкара.   Тагын бер асыл сыйфаты бар: акчаны туздырмый, тир түгеп тапкан акчаны җыя белә. Кыскасы, ул безнең тормышыбызның терәге, гаиләбезнең йөрәге. Исәнлектә, бергә -бергә Аязны үстереп, олы тормыш юлына бастырырга насыйп булсын. Тормыш юлымда Илфатны очратуым белән мин бик бәхетле. Аллаһка шөкер», – ди Чулпан.
 
Илфат Әскәров үзе турында, уенын-чынын бергә кушып: «Алынган эшне җиренә җиткереп эшлим. Сәхнәгә пыяла күз, салкын борын белән чыгуны җинаять, дип саныйм. Җиңелергә яратмыйм, шуңа күрә кәрт тә уйнамыйм», – ди. Илфат Әскәров киләчәктә дә безне берсеннән-берсе матур рольләре белән шатландырсын, ә тормышта бүгенге кебек гаделлеге, тырышлыгы  белән сынауларны җиңеп, күпләргә үрнәк һәм маяк булып яшәсен.
 
Чыганак Шәһри Чаллы  

Зөлфия ГАЛИМ
Шәһри Чаллы
№ --- | 09.03.2022
Шәһри Чаллы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar