поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.12.2010 Җәмгыять

Трамвайда барганда... (яки аслы-өсле дөнья бу)

Күптән инде Казан трамвайларына утырган юк иде. Күп еллардан соң беренче тапкыр шул тимер "ташбака"га утырдым. Трамвай ничектер архаизм – үткән гасыр калдыгы булып тоела башлаган чорда яшибез.

Кайчандыр яшьлектә безнең өчен популяр булган трамвай маршрутлары инде хәзер юк, рельслар сүтелгән, урамнар буйлап автобуслар, җиңел автомобильләр генә йөгерешә. Аның каравы хәзер Казан һәм башка эре калалар "бөке"ләре белән мәшһүр. Шәһәр буйлап кирәкле урынга барып җитү өчен чын мәгънәсендә корыч нервларга ия булырга кирәк. Мин, мәсәлән, үзем Казанга Дәрвишләр бистәсе ягыннан иртәнге якта килеп кергәндә үк стресс кичермәс өчен бөтен сабырлыгымны җыям, чөнки әле шәһәр чите генә, ә инде "бөкеләр" котылгысыз. "Бөке"дә утырганда мин хәзерге Казанны яшьлектәге үзем белгән Казан белән чагыштырам: күңелдә әллә никадәр истәлекләр яңара, тормыш турында, яшәеш турында уйланасың. Менә бүген дә Казан трамваенда "бөке" тоткынлыгына эләктем дә уйга чумдым. Трамвай билетының бәясе хәзер унике сум икән. Сиксәненче елларда баш бармак киңлегендәге бу кәгазь өч тиен иде. Шуннан соң мин вуз тәмамлаган елларда реформалар башланды.

 

Мин шул чирек гасыр буена дәвам иткән реформаларның нәтиҗәләрен исәпләү белән мәшгуль. Өч тиен белән унике сум арасындагы аерма дүрт йөз тапкырга тигез. Рельстан йөрүче бу транспорт чарасы, түрәләр әйтүенә ышансаң, үзен акламый икән. Хәер, бюрократия бертуктаусыз җәмәгать транспортының бар төренә дә бәяләрне күтәрү фарыз дип колакка тукып тора. Димәк, 400 тапкыр арткан бәяләр әле пүчтәк кенә булып чыга. Моннан егерме өч ел элек, реформалар тәгәрмәче яңа әйләнә башлаганда, мин ике йөз сум хезмәт хакы ала идем. Тә-ә-әк... Чыгымнары дотацияләнә торган бу тимер арбада югалтуларсыз утырып йөрим дисәм, миңа бик аз дигәндә сиксән мең сум хезмәт хакы алу тиешле булып чыга. Реформалар минем кесәгә ун тапкыр китереп суккан болай булгач. Авыл кешесе булганга, уйлар ит-сөт бәяләре тирәсендә бөтерелә башлады. Чирек гасыр элек авыл халкы сөтнең литрын утыз тиеннән сата, сөт комбинатлары байтак кына сыекландырып әлеге ризыкны кибетләргә егерме дүрт тиеннән чыгара иде. Моны нишләптер авыл хуҗалыгын дотацияләү дип ялгыш атыйлар, чынлыкта шәһәр халкы өчен сөт бәясе киметелә, ягъни шәһәр дотацияләнә иде. Терлек асраган авыл халкы да реформаторлар тырышлыгы белән ким дигәндә ун тапкыр талана булып чыга болай булгач. Әле күптән түгел генә сөтне 4 сумнан алуларын исәпләсәк, талану масштабы утыз тапкырга җиткәнен күрербез. Математик исәп-хисапны шушы урында туктатыйк та, уй-фикерләрне башка юнәлешкә борып алыйк әле беразга гына. Никадәр генә исәпләмә, тир түгеп хезмәт белән шөгыльләнүче гади халык икътисадый яктан ун тапкырдан алып йөз тапкырларга кадәр талана булып чыгачак. Монысы – бәхәссез.

 

Хәзер инде сүзне безнең белән идарә итүче бюрократик катлау һәм аңа хезмәт итүче пропаганда машинасына таба күчереп алыйк. Яңа чор идеологларына ышансак, реформалар тормыш яхшырсын өчен башкарыла. Сайлауларда фәлән партия җиңмәсә, реформалар туктаячак, фәлән-фәләннәр президент булса, кире үткәннәргә кайту куркынычы бар, бәс шулай булгач, фәләнне сайламагыз, төгәнне сайлагыз дип түрәләр авызы белән бертуктаусыз, тукып тора мәгълүмат чаралары. Сайлау дигәннәренә минем аз гына да исем китми, кемне генә сайлама, реформалар (җимерелү дип укыгыз) барыбер дәвам итәчәк. Яшәп килүче капиталистик режимнарны тукландыручы һәм тотып торучы либераль-демократик идеология алышынмый торып, ниндидер уңай үзгәрешләр булыр дип ышану сабыйларча беркатлылык булыр иде. Кешеләр хакыйкатьне күрә һәм шуңа омтыла башламыйча һәм яшәү системасын тамырдан үзгәртмәгән килеш тормыш алга китмәячәк. Тик либераль-демократик капитализмны һәм аңа хезмәт итүче режимнарны алыштыру турында сүз алып барырга ярамый, бу сүз иреген пропагандалаучы җәмгыятьләрнең барысында да тыелган. Россиядә моңа каршы экстремизм турындагы канун ярдәмендә көрәшәләр, башка Көнбатыш державаларында да шул типтагы бер яки берничә канун либераль идеологиянең иминлеген саклый. Бу яктан капиталистик җәмгыять коммунистик тиранлык чорыннан бер нәрсәсе белән дә аерылмый.

 

Бу язмамда мин нәкъ менә шуны: бер-берсенә капма-каршы булган бу ике идеологиянең асылда бары тик бер ялганның ике тармагы гына булуын исбатларга теләгән идем. Ике идеология дә кеше табигатенең гипнозга тиз бирелүчән һәм ялганга ышанучан булуын файдалана. Кешенең сизү, күрү, тою әгъзаларын алдауның психологиядә әллә ничә төр ысулы бар. Кеше гадәттә күзләренә ышанырга гадәтләнгән. Мин күрәм, димәк, бар дип уйлый ул һәм үзенең дөрес күрүенә аз гына да шикләнми. Ләкин безнең күз дигән әгъзабыз дөньяны бөтенләй башка төрле, астын-өскә әйләндереп күрә торган итеп корылган, ягъни предметларның сурәте челтәр катламда асты өскә әйләнгән булып күренә. Бары тик тәҗрибә нәтиҗәсендә генә кайда ас, кайда өс икәнен төшенә башлыйбыз. Моны урта мәктәп программасын үткән һәркем белә. Ә менә сукыр булып туган кешеләр, берничә яшькә җиткәннән соң операция ясатып күрә башлагач, баштарак, чыннан да, бөтен нәрсәне асты-өскә әйләнгән итеп күрә.

 

Бервакыт Австрия психологы Эрисман призма пыялалы, сурәтне кирегә әйләндерә торган махсус күзлек ясый. Моны кигән кешеләр бөтен дөньяны асты-өскә әйләнгән итеп күрә, әмма, түзеп, берничә көн күзлекне йоклаганда гына салып йөрсәң, дөнья яңадан үз урынына әйләнеп кайта. Күзнең мондый хикмәте, ягъни чынбарлыкны ялгыш күрсәтә торган хасияте психологиядә күрү иллюзияләре дип атала. Адәм баласының күзе тик торган предметны хәрәкәттә, турыны кәкре, зурны кечкенә, яшелне кызыл итеп күрә торган итеп яратылган. Боларның барысын да иллюстрацияләү өчен мәйдан аз булганга күрә, мин укучыга берничә сурәт кенә тәкъдим итәм. Түбәндәге рәсемнәрдә сез сихерче һәм мошенник, патша Николай II гаиләсенә көчле йогынты ясап, монарх табыныннан тукланып яшәгән аферист Гришка Распутинны һәм "халыклар атасы" Иосиф Сталин-Джугашвилины күрәсез. Боларның икесе ике кеше һәм сурәтләре дә бер-берсенә бик әлләни охшамаган дип уйлыйсыз. Тик газетаның астын өскә әйләндереп карасагыз, Распутинның Джугашвилига, ә "халыклар атасы"ның мәшһүр авантюристка әверелүен күрерсез. Боларның сәяси портретлары да бер-берсеннән шактый аерыла кебек. Тик бу да беренче карашка гына шулай. Аерма бары тик масштабта гына. Икенчесе гипнозлап халыклар канын эчү дәрәҗәсе буенча беренчесен күп тапкырлар уздыра, бары тик шул гына.

 

 Әгәр Распутинны рус капитализмы һәм монархиясенең символы, ә коммунизм идолы булган Сталинны үз идеологиясен гәүдәләндерүче дип танысак, капитализм белән коммунизмның да аслы-өсле бер үк идеология икәненә төшенербез. Идеологияләрнең икесе дә пропаганда трюклары һәм массакүләм гипноз ярдәмендә аерым төркемнәрнең кешелек җәмгыятен имеп, аның җелеген суырып торуына нигезләнгән. Коммунизм куркыныч, тик кеше шәхесен деградацияләү һәм аны түбәнлеккә төшерү масштабы ягыннан либераль капитализм тагын да куркынычрак. Әгәр дә халыклар пропаганда трюкларының глобаль тәэсиреннән айныса, Адольф Гитлер белән Обама арасында, сионистлар Израиле белән фашистик Германия арасында, Брежнев чорындагы пенсионерлар политбюросы белән хәзерге АКШ президенты администрациясе арасында әллә ни зур аерма юк икәнен күрер иде. Бөтен хикмәт боларның сәяси портретларын астын-өскә әйләндереп карауда гына. Дөрес, хәзерге сәяси режимнар заманча политтехнологияләр һәм пиар ярдәмендә ялганны нечкәрәк җептән тукый һәм талау һәм кан эчү масштабы белән элгәрләреннән күп тапкырлар уздырып җибәрә. Үзенең хәләл канын шушы сәяси режимнарга корбан итүче мескен халык массалары бүген транс хәлендә, әлегә чын авыртуны сизми, либераль кыйммәтләр дип, шәхес иреге дип, демократик җәмгыять дип шашына, шул кыйммәтләрне яклап "террорга каршы сугыш"ка балаларын корбан итә, күтәрүе авыр булган налоглар түли.

 

Моннан берничә ай элек мин матбугатта кешелек җәмгыятенең киләчәге җир тетрәгәннән соңгы Гаитиныкы белән тәңгәл киләчәген фаразлаган идем. Франциягә, Англиягә, Италиягә карагыз. Европа сәяси тетрәнүләр, анархик баш күтәрүләр эрасына кереп бара.

 

Якындагы елларда бу эпидемия бөтен Җир шары буйлап таралачак. Күпләрнең моңа ышанасы килмәс, чөнки кризистан чыктык, яисә чыгып киләбез дип халыкны гипнозлау, финанс спекуляцияләре, төрле махинацияләр ярдәмендә капиталистик җитештерүне терелтү омтылышлары бара. Тик болар барысы да вакытлы күренеш. Капитализмның табуты инде әзер, кадак тоткан кул чүкечне күтәргән, кешелек тарихының ләззәтле газаптан торган стадиясе төгәлләнүгә бара. Моннан ике ел элек мин бу фикернең хаклыгына Би-би-си хезмәткәрләрен ышандырдым. Бер генә тапкыр булса да, алар минем катнашымда капитализм мәетенә җеназа укыган тапшыру оештырды. Ул чакта әле бу җеназаның репетициясе генә иде. Тагын берничә ел үтәр, ихтимал, Аллаһның теләге һәм рәхмәте белән бөтен мәгълүмат чаралары либераль идеологиягә матәм маршы уйнар, кешелек җәмгыяте капитализм гипнозыннан айныр. Тик әле моңарчы безгә газаплы һәм авыр юл үтәргә туры килер. Шундый көн җитәр: бүген компьютер төймәсенә басып кына йөз меңнәрне алып ятучы ак якалар урам себерүче эшенә шат булыр, миллиардерлар банкларның электрон хисапларында сакланучы саннарының парга әйләнеп юкка чыгуларын күрер һәм берничә көн өчендә сукбайдан да хәерчерәк булып калыр. Моннан ике ел элек без бу сценарийның тормышка аша башлаганын күргән идек инде. Миллиардерлар башын элмәккә тыга, рельсларга ташлана башлаган бер кискен чор булып алды. Бары тик Көнбатыш хөкүмәтләренең финанс спекуляцияләрен яңа колач белән җәелдереп җибәрүләре генә системаның газаплы үлемен бераз артка чигерде.


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 251 | 17.12.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»