|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.03.2022 Җәмгыять
Республика кинотеатрларында Камал театры спектакльләре күрсәтеләчәкКамал театры белән «Татаркино» оешмасының уртак проекты булган «Кино+театр» акциясе старт алды. «Кино+театр» акциясе кысаларында Камал театрының унике спектакленең язмасы зур экраннардан күрсәтеләчәк. «Татаркино» оешмасы әлеге акция кысаларында «Мир» кинотеатрында күрсәтү өчен дүрт спектакльне сайлап алган. Болар — «Кара чикмән», «Банкрот», «Хуҗа Насретдин», «Ханума» спектакльләре. Спектакльләргә керү бәясе — 100 сум. «Мир» кинотеатрында спектакльләрнең видеоязмасыннан соң анда катнашкан артистлар белән очрашулар да булачак.
--- |
Иң күп укылган
|